11 июньдә Камышлы районы үзәгендә Сабан туе гөрләп узды. Авылга керә торган асфальтның уң ягындагы матур акланда үткәрелгән бәйрәм театраль тамашадан башланып китсә, сул яктагы ипподромда ат ярышлары кыза торды.
Читать полностью
Җир җиләге ап-ак чәчәктә, Сабан туе узды Ярмәктә
Менә тагын Сабан туйлары җитте! Күптән көтеп алынган ямьле мизгелләргә коронавирус дигән афәт тә, айлар буе коеп яуган яңгырлар да киртә була алмый икән, илләребез — тыныч, мәйданнарыбыз киң генә булсын! Читать полностью
Килегез сез минем авылыма!
11 июньдә Шенталы районының Денис авылы, бик куп кунаклар кабул итеп, район күләмендә гаять зур Сабан туе уздырды Читать полностью
Сәламәтлеккә ни җитә?
19 июнь — Россиядә медицина хезмәткәрләре көне
Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан бүгенге әңгәмәдәшем – терапевт, гомуми практика табибы Риф Хәйдәр улы Гыйбадуллин.
Бер гасырлык үрнәк тормыш
1941 — 1945 елгы Ватан сугышы вакыйгаларын үз күзе белән күргән, катнашкан кешеләрне хәзер бармак белән генә дә санап чыгарга да буладыр. Кайдандыр тарихыбызны икенче төрле итеп күрсәтә торган псевдотарихчылар, аналитиклар килеп чыгалар, тарихыбызны бозып күрсәтергә тырышалар. Россия патриотларының максаты шул: халык күңеленә чын дөреслекне илтеп җиткерү, фашистларның, бандерачыларның мәкерле планнарына чик кую. Советлар иле таркалгач баш калкыта башлаган милләтчеләр Украинаны әнә нинди хәлгә төшерде бит. Безнең илебез миллионлаган корбаннар бәһасенә азатлык яулады һәм, башкача беркайчан да дошманны илебезгә кертмәс өчен, аяусыз көрәш алып барачак.
Читать полностью
Безнең Галимҗан Хөсәенов
27 июньдә танылган футболчы, Куйбышевның “Динамо”, “Крылья Советов” футбол клубларында канат чыгарып, Мәскәүнең “Спартак” клубында ныгыган, данлы карьерасыннан соң балалар тренеры булып эшләгән Галимҗан Хөсәеновның тууына 85 ел тула. Аста тәкъдим ителгән мәкалә газетабызда 5 ел элек, тууына 80 яшь тулган көнне басылып чыккан иде. Бу юбилеенда да, бераз гына үзгәртеп, Татарстан һәм Самара татарлары журналисты Минвагыйз абый Зәйнетдиновның язмасын тәкъдим итәбез.
Читать полностью
В гостях у ветерана / Мөнәвәрә апада кунакта

Сеңелемә
Исеңдәме, сеңлем,
бишектәге чакта
Минем көйгә йоклап
киткәнең?
Су буенда бәбкәләр саклап,
Уйный-йөгерә бергә үскәнне? Читать полностью
Сабан туе – халыклар дуслыгы символы
Үткән шимбәдә өлкә үзәгендә һәм зур шәһәрләрендә Сабантуйлары гөрләп узды Читать полностью
Денис авылына багышланган җыр
Җәүдәт ХӨСНУЛЛА сүзләре, Рәмил МОРАТША көе
Шәһәр чаклы Денис авылы,
Күп аның урамнары,
Көне-төне тырышып эшли
Татарның уңганнары. Читать полностью
Син оя да кора белмисең! Кеше ясаган ояга кереп хуҗа буласың!” (БУЛГАН ХӘЛ)
- Фатыйма, әйдә өй-өй уйныйбыз! Бусы - безнең өебез, ди, бусы — әти чыгарган мичебез, ди…
Безгә уйнарга килгән иптәш кызым Фатыйма белән, мәш килеп, әтинең “бәләкәй өеннән” (иске өебездән төзелгән остаханәсен шулай атый идек) алып кергән шома, кырыйлары сырлы такта кисекләреннән курчак йорты ясыйбыз. Шакмакларның ниндие генә юк! Читать полностью
Пионерлар иленә сәяхәт
19 майда Советлар Союзының пионер оешмасына 100 ел тулып узды. Ул берничә буын совет кешеләренең балачагын бәхетле итеп, күңелләренә кереп калды. 70 ел буе Советлар Союзы балалары “Будь готов!” девизы астында яшәде, һәм бу авазга һәрвакыт “Всегда готов!” дигән җавап яңгырады. Ул чор барабан тавышлары, кызыл байраклар һәм галстуклар, пионер стройлары һәм макулатура җыю, походлар һәм тимурчылар хәрәкәте белән истә калган. Пионерлар башкарган эшләрне санап бетерерлек тә түгел! Пионериянең йөз еллыгы уңаеннан үткән тормышыбызга әйләнеп карарга, укучыларымны әти-әниләренең яшьлеге белән таныштырып үтәргә булдым.
19 майда Камышлы районы, Иске Ярмәк авылы мәктәбенең 6 “А” сыйныфы укучылары экскурс-дәрескә җыелдылар. Ә алдан, эзләнүчеләр буларак, әти-әниләренең генә түгел, күрше-күләннәренең дә пионер яшьлегендә төшкән фотографияләрен җыйдылар. Читать полностью
Төркия белән элемтәләр ныгый
25 майда, өлкә хөкүмәте чакыруы буенча, эшлекле визит белән Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Исмәт ЭРИКАН Самарага килеп китте. Шул ук көнне ул Самараның Тарихи мәчетендә региональ Диния нәзарәте рәисе мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән очрашты, мәчетне яңартып кору эшләре белән танышып чыкты.
Читать полностью