26 мартта Самараның “Заря” мәдәният сараенда милләтара Нәүрүз бәйрәме гөрләп узды. Читать полностью
Хезмәтеннән тәм табып яши
Тормышта һәркем үз икмәген үзе таба. Бу беркемгә дә җиңел генә бирелми. Похвистнево районы, Гали авылының иҗади һәм иҗтимагый тормышына кагылышлы җитди мәсьәләләрне, татар телебезне, динебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда иганәче егет¬ләребезнең өлеше зур. Ә алар безнең авылда күбәү. Шуларның берсе — Халит Шәйхулла улы ЙОСЫПОВ. Читать полностью
Милли йолаларны онытмыйк
26 мартта Самараның Управленческий бистәсендәге “Чайка” мәдәният сараенда “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле тамашачыларга “Боз озату” дип аталган яңа концерт программасын тәкъдим итте. Читать полностью
Энергиясе ташып тора иде
21 мартта отставкадагы полковник, журналист, язучы Идеал Муса улы ГАЛӘҮТДИНОВ вафат булды.
Самараның Җәмигъ мәчетендә үткән җеназа намазында мөфти Талип хәзрәт Яруллин, өлкә хөкүмәте вәкиле Надежда Осипова, татар милли оешмалары җитәкчеләре Фәхретдин Канюкаев һәм Ильяс Шәкүров, Камышлы районы администрациясе һәм туган ягы Нурлат шәһәре хәрби комиссарияте вәкилләре чыгыш ясап, Идеал Муса улының иң яхшы сыйфатларын атадылар, аның күпкырлы эшчәнлегенә югары бәя бирделәр.
Мәрхүм 23 мартта шәһәрнең Иске мөселман зиратында җирләнде. Читать полностью
Самарские башкиры отметили весенний праздник Карга туй / Каргатуй башкортча
27 марта в Доме культуры «Заря» в 17 раз прошел областной башкирский национальный праздник Карга туй. В этом году он был посвящен 20-летию общественной организации «Курултай (конгресс) башкир» г. Самары и прошел при поддержке Дома дружбы народов Самарской области и Администрации городского округа Самара. Читать полностью
Яратырга килдек без бу җиргә
19 мартта Самараның «Чайка» мәдәният сараенда III «Мирас» Халыкара татар мәдәнияте конкурс-фестивале уздырылды. Читать полностью
Язны күңелле каршы алдык
19 мартта “Чайка” чаңгы базасында Самараның “Яктылык” татар мәктәбенең традицион “Сәламәтлек көне” узды. “Боз озату” дип аталган быелгы бәйрәм язны каршылауга гына түгел, “Яктылык” мәктәбенең 25 еллык юбилеена да багышланган иде. Читать полностью
Җан тартмаса, кан тарта
Исәнмесез, «Бердәмлек» газетасы редакциясе!
Мин Самара өлкәсе, Шенталы районы, Денис авылы кызы Лилия Галиуллина булам. Хәзерге вакытта Казан шәһәрендә яшим.
Сезгә үземнең хикәямне җибәрәм. Шушы хикәямне сезнең гәҗит битләрендә күрү минем күптәнге зур хыялым иде. Мөмкинлек булып, бастырып чыгарсагыз, мин бик зур рәхмәтле булыр идем! Читать полностью
Җир кешесе
Исламшәриф — 5 ел буе сугыш кырларында йөреп, 1946 елда туган авылы Галигә кайтып төшкән батыр егет. Озак та үтми, өрмәсәң дә янып китәргә торган, уңган һәм булган иң чибәр кызга өйләнә. Әнисәгә шундук шарт та куя: бер генә баланы да югалтмыйсың, Аллаһы Тәгалә күпме насыйп итсә, шул хәтлене табасың. Читать полностью
Артыннан баручылар бар…
Самара татарларының иҗтимагый оешмаларында актив эшләгән, соңгы елларда “Туган тел” һәм өлкә татар автономиясе директоры буларак хезмәт иткән Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка 22 мартта 50 яшь тулган булыр иде.
Читать полностью
Аның бөтен тормышы көрәш иде
Якташыбыз, классик көрәш буенча ике мәртәбә СССР, өч мәртәбә РСФСР чемпионы, СССР хәрби көчләренең XII җәйге спартакиадасы, Иван Поддубный истәлегенә уздырылган турнир, Болгария, ГДР, Финляндия, Швециядә уздырылган ярышлар җиңүчесе Наил ГӘРӘЕВнең тууына 22 мартта — 90 яшь, вафатына 4 апрельдә 6 ел тула.
Читать полностью
Айсылу (Автобиографик очерк)
(Дәвамы).
Шуннан соң тагын бер ел үтте. Менә Айсылу бүген дә авырып ята. Янында һаман Рөстәме. Хәзер ул аның белән зурларча сөйләшә инде. Ләкин барыбер күңеле белән генә… Шушы бер ел эчендә Айсылу сизелерлек үзгәрде. Кеше шулай үзгәрсә дә үзгәрер икән. Күңелле, шат кызга әйләнде, авырлыкларны тыныч кына кичерергә, кеше күңеленә сизгер булырга өйрәнде. Аның сүз белән түгел, хәтта карашы белән дә кешеләрне рәнҗетәсе килми иде. Ул гел шат булып күренә иде. Күренә генә иде шул… Ә үзенең йөрәгендә ут яна. Кая куярга белмичә йөри ул үзен.
Читать полностью
Клиент һәрвакыт хаклы
1980 елдан башлап мартның өченче якшәмбесендә сәүдә, көнкүреш хезмәте күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу тармак хезмәткәрләре халыкның көн-күреше җайлы, шәһәр һәм авылларыбыз чиста булсын өчен эшли. Су краны ватылса да, аяк киемебез тишелсә дә, кием-салым тегәргә кирәк булса да шушы алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез.
Читать полностью