Колючевларны догаларыбыздан калдырмыйк…

????????Бүген техник фәннәр кандидаты, космик ракеталар конструкто­ры, Россия Федерациясенең һәм Татарстан Җөмһүриятенең атказанган мәдәният хезмәткәре, “Дуслык” ордены, “Самар җиренә игелекле хезмәт күрсәтү өчен” күкрәк билгесе һәм күпсанлы медальләр һәм исемнәр белән зурланган Самар өлкәсенең беренче Халык артисты Илгиз Исмәгыйль улы КОЛЮЧЕВның вафатына -  бер ел. Шушы көннәрдә аның хәләл җефете дә  гүр иясе булган икән.

Илгиз әфәнде һәм Асия ханым Аллаһының рәхмәтендә булсыннар! Догаларыбыздан калдырмыйк…


Читать полностью

«Без әнкәйнең биш баласы идек»…

Энисэ апа

Рәмзия (сулдан уңга), Әнисә апа, Сания һәм Дания

1936 елның чәчәкле язында Әминә апа белән Гата ага Шәймәрдановлар гаиләсе кү­гендә тагын бер йолдыз кабына — икенче бала булып кызлары якты дөньяга аваз сала. Сабыйга Әнисә дип исем куштыралар. Тулы гаилә булып бәхетле генә яшәп ятканда, 1941 елгы сугыш башлана. Канлы күз яшьләре түгеп, гаилә башлыгын сугышка озаталар. Читать полностью

И, хатын-кыз! Сүнәр иде тормыш, син булмасаң әгәр дөньяда!

Нурия ЯкуповаЧыннан да шулай бит. Бә­хет­ле яшәешне гүзәл затлар­дан башка күз алдына да ки­тереп булмый. Хатын-кыз – ул яңа тормыш бүләк итүче дә, йорт­ка ямь, нур, җылылык өс­тәүче дә, сабые өчен — назлы әни дә, ир-ат өчен — сөекле ха­тын да.

Җылы кояш нурларына төренеп, йөгерек гөрләвекләр­гә кушылып, язның беренче бәйрәме – 8 Март Халыкара хатын-кызлар көне якын­ла­шып килә. Бу көнне шулай ук әниләр бәйрәме дип тә атый­быз. Чөнки 8 Март көн­не барыбыз да иң элек әни­лә­ребезне шатландырырга ашы­габыз.
 

Бүгенге мәкаләмнең герое Нурия Дәүләтша кызы Якупова улы Тимур өчен генә түгел, йөзләгән укучылары өчен дә икенче әни кебек. Элек ул — Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбендә, ә хәзерге вакытта Южный город мәгариф үзәген­дә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли. Читать полностью

ГЭС та төзегән, урман да кискән

Минниса Сагировага1Самара өлкәсе, Елховка районының Алмалы авы­лында туып-үскән, хәзерге ва­кытта Самарада яшәүче Минниса Хисаметдин кызы Сәгыйровага 1 мартта 90 яшь тула. Читать полностью

Авылы, милләте өчен янып яши

Хайруллина18 февральдә — Транспорт полициясе, ә 11 мартта — Наркоконтроль көнен билгеләп үтәбез. Бу ике профессияне дә берләштерә алган шәхесләрнең берсе — Гөлшат Мидхәт кызы Хәйруллина. Читать полностью

Бергәләшеп яклап калдык

20191128-mechet1Сызран адми­нистра­ция­сенең “Фәйзулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъваны суд кире какты

2021 ел ахырында Сызран шәһәре администрациясе, өлкә арбитраж судына “Фәй­зулла” мәчетен сүтү турындагы дәгъва белән мөрәҗәгать иткәч, Россия мөселманнары тетрәнү хисләре кичерделәр, массакүләм мәгълүмат чараларында мәчетне яклау буенча күпсанлы язмалар басылып чыкты. Сызранның милли-мә­дәни автономиясе рәисе, белгечлеге буенча юрист Ринад Шәрәфетдинов шәһәр администрациясе кылган кискен ча­раларның сәбәбен болай аң­латты: дәгъвачылар 445 квадрат метрлы мәчетнең шәхси йорт җирендә төзелүенә, учас­ток чикләре бозылуына ризасызлык белдергәннәр. Читать полностью

Илебезнең данын яклаучы син!

Îëèìïèàäà-2022 â Ïåêèíå. Áèàòëîí. Ìóæ÷èíû. Ãîíêà ïðåñëåäîâàíèÿ4 февральдә Кытай башкаласында XXIV кышкы Олимпиада уеннары башлангач, моңа кадәр спорт белән артык кызыксын­ма­ган Самара татарлары да телевизорларына ябыштылар. Чөн­ки милләттәшебез Эдуард Латыйпов искиткеч күрсәткечләре белән татарларны гына түгел, дөньяны да шаккатыра. Читать полностью

Мин сине беркемгә дә алыштырмам (Булган хәл)

параМәхәббәтне урлап бәхет табып булмаган кебек, аны йозакка да бикләп булмый икән. Шәфигулла — авылның иң чибәр һәм акыллы, уңган һәм булган егете. Тракторчы булып эшли, гел алдынгылар рәтендә. Тик сүзгә оста түгел, кыюлыгы юк. Мөхлисә исемле чибәркәйгә күз атып йөри үзе, ләкин сүз катырга ояла. Әллә билгеле бер вакытны көтә, очрашуга җай тапмый. Мөхлисә дә аны хыялында ярата, тик бел­гертми. Менә Шәфигуллага сол­дат хезмәтенә чакыру кәга­зе килеп төшә. Нишләргә? Кызга хисләрне ничек аңлатырга? Бөтен кыюлыгын җыеп, туп-туры Мөхлисәләрнең өйләренә килә. Кыз куркып кала. Читать полностью

Алия истәлеге итеп кабул итегез

Алия 2Бу дөньяга беребез дә мәңгелеккә килмәгән. Әмма якын­нарыбызны, дус-кол­ле­га­ларыбызны югалту ачысы кү­ңелләрдә мәңге төзәлмәс­лек, һәрвакыт үзен сиздереп тору­чы яра калдыра икән. Аеруча, безнең Алиябез кебек яшь, нечкә күңелле, ачык йөзле, талантлы, тормыш сөючән дусларыбызны югалтуы бик авыр. 11 февральдә “Бер­дәмлек” газетасының талантлы һәм перспективалы хәбәрчесе, бүлек мөдире булып эшләгән Алия Арсланованың ара­быздан мәңгелек йортка кү­чүенә бер ел тулды… Читать полностью

Агыйделдән китеп барам, яшьлектән үтеп барам…

???????????????????????????????Куйбышев өлкәсенең Шенталы районы, Татар Әбдекие авылында туып-үскән, хәзерге вакытта Самарада яшәүче Гакыйль Исмәгыйль улы Әхмәтҗановка 13 февральдә 70 яшь тулды. Читать полностью

Табигать матурлыгы

БезымянныйТабигатьнең матурлыгы
Бардыр инде һәркайда,
Чын матурлыкны күрдем
                                        мин
Вәршинә урманында.
Читать полностью

Күңел җылысын саклаучы йортыбыз

дворец ветерановСамараның Җиңү паркында урнашкан Ветераннар йорты турында ишетмәгән кеше юктыр. Кайберәүләр бу йортка лаеклы ветераннар гына йөри ала, дип уйлыйдыр. Икенчеләр үзләрен карт дип санап, өйдә генә утырырга тели. Беренчеләре дә, икенчеләре дә нык ялгыша: Ветераннар йорты теләге булган һәр кешене дә кабул итәргә әзер. Анда шагыйрьләр, язучылар, танылган кешеләр белән очрашулар, истәлекле вакыйгаларга багышланган кичәләр, концертлар оештырыла. Өл­кә­безнең танылган артистлары, төрле ансамбльләр чыгыш ясыйлар, мәктәп укучылары, сәнгать уку йортында укучы студентлар чакырыла. Читать полностью

Киң итеп елмаегыз!

9 февраль- Халыкара теш табиблары көнеАсхат Сагиров

Ашаудан, төнге йокылар­дан мәхрүм иткән, үзәкләргә үтеп керүче теш сызлаулар күп­ләребезгә таныш нәрсә. Әле дә ярый шушы газаплардан арындыручы тылсымчылар — теш табиблары бар. 9 фев­ральдә шушы алтын куллы коткаручылар профессиональ бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр.
Читать полностью