Үткән гасыр ахырында Татарстанда «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек-белешмәсе төзелә һәм басмага тапшырыла. Сүзлек төзү буенча төркем җитәкчесе булган әдәбият галиме, текстолог, филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөфәр Рәмиев якташ-шагыйребез Зыя Ярмәки иҗаты белән таныша һәм 1997 елда «Зыя Ярмәки — Тукай замандашы, Тукай «иркәсе» дип аталган язма бастырып чыгара. Бу мәкаләне укучыларыбыз игътибарына Зыя Ярмәки иҗатын өйрәнүче һәм саклаучы Иске Ярмәк авылы мәчете имамы Габдулла Мөхәммәткәрим тәкъдим итте.
Читать полностью
Аларны велосипед дөньяга танытты
Гади генә «Салют» велосипедының кеше язмышын билгеләргә сәләтле булуына ышанасызмы? Әлеге мәкаләбез нәкъ менә шундый миллионлаган совет малай-шалайлары уйнап үскән велосипед бәрабәренә бөтен дөньяга танылган ике дус, ике легендар велоспортчы, ике язмыш турында. Читать полностью
Тынгы белмәс Госман абый
Бу язмам мәртәбәле дин әһеле, көр күңелле, кешелекле, тормышның ямен-тәмен белеп, бар булганына шөкерана кылып яшәүче Госман абый Латыйпов турында.
Читать полностью
Кайсы авыл яхшырак бизәлгән?
Менә Яңа ел бәйрәмнәре шаулап-гөрләп узып та китте. Күпчелек халык инде искечә Яңа елны да каршылады һәм, бизәгән чыршыларын алып, гирляндаларын икенче Яңа елга кадәр җыеп куйды. Ә менә бәйрәмчә бизәлгән йортлар, урамнар һәм учреждениеләр әле озак вакыт бәйрәм төсен саклар.
Читать полностью
Зөбәрҗәт атлы күршем бар
Исәнмесез, хөрмәтле «Бердәмлек» газетасы редакциясе. Сезне Яңа 2022 ел белән тәбрик итәм. Эшегездә, тормышыгызда уңышлар, нык исәнлек, үзегезгә дә, газетага да озын гомерләр телим.
Мин сезгә үземнең бик чибәр һәм уңган күршем турында язам.
Камышлы районының Балыклы авылында яшәүче гади колхозчылар Галимулла абый белән Зәкия апа гаиләсендә 1951 елда икенче бала булып кыз бала туа. Безнең «Ак әбиебез» — Мәшүдә әби аңа Зөбәрҗәт дип исем куша. Читать полностью
Күңелем мине юлга чакыра…
Кемдер эш урыны итеп җылы, якты уңайлы офис сайлый, ә кемдер балачактан ерак шәһәрләр, сәфәрләр турында хыяллана. Сез, бәлки, диңгезчеләр яки очучылар турында уйлап алгансыздыр… Юк. Бүгенге әңгәмәдәшем зур йөк машиналарында еракларга йөрүче егет, халыкта аларны “дальнобойщиклар” дип атыйлар.
Әмирнең фамилиясе дә бит ҖИҺАНҖИРОВ – димәк, җиһан җирләрен иңләп йөрүче. Самарада яшәсә дә, үзен авыл кешесе дип саный ул. Читать полностью
Яңа Мансурда өмет бар
Яңа Мансурда да, башка авыллардагы кебек, күп кенә йортларда картлар яши. Бакыйлыкка күчкән авылдашларыбызның йортлары бушап калган. Ятим өйләрнең караңгы тәрәзәләрен күреп күңел әрни. “Ә бит вакытында бу йортта алты бала үсте, бусында – бишәү, бусында дүртәү иде”, — дип күңелле яшь чакларыбызга кайтасың да йөрәк кысып куя. Читать полностью
Бергә-бергә гомер иткән чакта…
Бу мәкаләне газетабызның 2022 елгы беренче санының беренче битенә куярга теләгән идем. Ләкин кулым бармады. Чөнки бөтен дөнья шат авазлар, якты өметләр белән Яңа елны каршылаганда, төшенкелеккә бирелеп, зарланып утырасы килмәде. Ә Матбугат көне – ул 13 январьга туры килә. Саны да бит нинди ямьсез. Димәк, бу көнне тормыш гаделсезлегенә зарланып алырга да була. Читать полностью
«Мочалеевская лыжня!»/ Мәчәләйнең чаңгы юлы
8 января в селе Мочалеевка состоялись Открытые областные лыжные соревнования под девизом «Stop COVID-19». Читать полностью
«Идел буе халыклары китапханәсе»
28 декабрьдә Самараның Ленинградская урамында ремонттан соң «Идел буе халыклары китапханәсе» ачылды. Губернатор Дмитрий Азаров, дәүләт Думасы депутаты Александр Хинштейн, Самара шәһәре башлыгы Елена Лапушкина, «Самара өлкәсе халыклары берлеге» иҗтимагый оешмасы рәисе Ростислав Хугаев яңа стандартлар буенча җиһазландырылган заманча китапханәдә беренче кунаклар булдылар һәм, китапханә залларын һәм экспозицияләрен карап чыкканнан соң, беренче китап сөючеләргә вәкиллек билетлары тапшырдылар. Читать полностью
Яңа ел белән!
Лимүзә Бикмөхәммәтова, Шенталы районы, Денис авылы җирлеге башлыгы:
- Үтеп баручы 2021 елга йомгак ясап, ирешелгән уңышларыбызга шатланып, югалтуларыбызга көенеп, киләсе 2022 елга максатлар куя торган вакыт килеп җитте. 2021 ел Денис авылы халкы күңелендә нинди истәлекләр калдырды, алдыбызга куелган бурычларны үти ала алдыкмы соң? Читать полностью
Бергә булсак, булдырабыз!
Менә тагын бер ел үтеп китте. Кем өчен ул җиңел булды икән? Ковид дигән диагноздан вафат булган күпме дусларыбызны, туганнарыбызны, хезмәттәшләребезне авыл очына илтеп куйдык, күпме эшмәкәрләр аңардан зыян күрде, күпме артистлар үзләренең талантын халыкка күрсәтә алмыйча интекте, күпме табиблар, хастаханәләрдән чыкмыйча да, көне-төне халкыбызның тормышы өчен көрәште… Үткән елда безнең редакция дә зур югалту кичерде — сәләтле һәм перспективалы хәбәрчебез Алия Арсланованы җир куенына илтеп салганыбызга 12 февральдә бер ел тула инде. Читать полностью
Юкәле тауда Чыршы бәйрәме
Яңа ел ул һәркем өчен дә ниндидер тылсымлы бер кичү. Бер елдан – икенче елга, бер халәттән – икенче халәткә…
Минем өчен 1999 ел ахыры да шундый бер кичү булып килде. Беренчедән, бер гасырдан икенче гасырга атлыйбыз. Нинди шатлыклар, нинди бәла-казалар алып килер ул? Билгесез! Ә икенчедән, минем пар канатым сынып, егерменче гасырда үлеп калды, 21нче гасырга ялгыз кереп баруым иде. Читать полностью