11 декабрьдә Самараның “Стройкерамика” бистәсендәге “Юбилейный” мәдәният йортында “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле “Аулак өй” дип аталган программасы белән чыгыш ясады.
Читать полностью
«Шигърият дөньясында»
Үткән елның ноябрь — декабрь айларында онлайн форматта Бөтенроссия күләмендә үткәрелгән дүртенче “Шигърият дөньясында” конкурсына декабрь ахырында йомгак ясалды. Бу юлы конкурсның спонсорлары булып өлкә һәм шәһәр татар автономияләре чыктылар, ә оештыручысы шул ук Искәндәр Сәетов иде.
Читать полностью
Онытылмаслык Яңа ел
65 ел гомер үтсә дә, бу Яңа ел хатирәсе әле дә күңелдә саклана.
Безнең урамда матур, пөхтә, ап-ак сакаллы, һәрвакыт озын ак күлмәк киеп йөрүче бер бабай яши иде. Без аны Сәләй бабай, дип атый идек. Ә чын исеме Сәлахетдин булган. Алар бик хәлле булгандыр, чөнки сиртмәле коелары бар иде. Шуннан берничә урам халкы көянтәләп су ташыды. Зур, кыңгыраулы сепараторлары да булган. Авыл хатын-кызлары аларга сөт аертырга йөриләр иде. Аның өчен хуҗаларга бераз каймак биреп калдырганнар. Менә шул сепаратордан без дә куллана идек. Читать полностью
Концерт оештыру — чыгымлы эш
Самарада Татарстан, Башкортостан артистлары концертларын оештыручы Флорида Локманова 2022 ел планнары белән уртаклашты, пандемия чикләүләре белән бәйле проблемалар һәм Әнвәр Нургалиевның күптән түгел Самарада узган концерты турында сөйләде.
Читать полностью
Безнең тарих юллары бу
Волжский районының Воскресенка авылы мәктәбе укучысы Ильяс Субеев, “Бөек Ватан сугышы елларында безнең гаилә тарихы” Бөтенроссия конкурсында катнашып, I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булган.
Читать полностью
Аллаһы Тәгаләне өстен күреп
Әхмәтшамил хәзрәт Вакказов янына мин җомга намазыннан соң барырга булдым. Сәгатькә карап тору да кирәкми иде, мәчеттән берәм-берәм чыгып килгән ир-атларны куреп алгач, мин дә кузгалдым. Похвистнево районының Гали авылында динле халык яшәвен, аларның советлар заманында, дин тыелган һәм эзәрлекләнгән вакытларда да намазларын ташламауларын, гает бәйрәмнәрен үткәреп килүләре турында ишетеп белә идем. Әхмәтшамил хәзрәтне мәчет ишегеннән чыгып килгәндә очраттым. Хәл-әхвәл сорашканнан соң Гали авылында дин торышы турында сөйләшеп киттек. Читать полностью
Хезмәт Герое хөрмәтенә
Ярославльдә «Исәнме, күрше» дип аталган татар мәдәнияте көне узды. Чараны өлкә «Мирас» татар мәдәни үзәге һәм «Ак калфак» хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы оештырган иде. Бу чараны Куйбышев өлкәсендә (Самара) туып-үскән Әхмәт Ибәтулла улы Әхмәровка багышлаганнар. Ярты гасыр элек шин заводының гади эшчесе булып эшләгән Әхмәт Ибәтулла улы Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Читать полностью
Тәпи йөри башлаганчы ук бии иде
28 ноябрьдә Беренче канал эфирында чыгып килүче «Лучше всех» тапшыруында спорт биючеләре — Самара йолдызлары Сабир Мөхәммәтҗанов һәм Лиза Шереметьева катнаштылар. Миллионлаган телевизор караучыларны таң калдырган татар малае Сабир белән «Бердәмлек» укучыларын якыннанрак таныштырырбыз.
Читать полностью
Ачык дәрес кунакларга ошады
5 — 9 декабрьдә “Южный город” бистәсендәге белем бирү үзәгендә Калининград һәм Самара өлкәсе мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылары өчен «Стандарт бурычлар – креатив чишелешләр» дип аталган методик марафон үткәрелде.
«Дәрестән тыш белем бирү һәм тәрбия эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсе» секциясендә Нурия Дәүләтшә кызы Якупова чыгыш ясады. Ул үзе алып барган «Мавыктыргыч татар теле» түгәрәге эшчәнлеге турында сөйләде. Читать полностью
Үз-үзең белән гармониядә булу мөһим
7 декабрьдә опера һәм балет театрында «Самара өлкәсенең ел хатын-кызы» өлкә иҗтимагый акциясендә катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Лауреатлар арасында милләттәшебез — Камышлы районының Иске Усман авылында туып-үскән, ә хәзерге вакытта Отрадныйның “Таркетт” идән өслекләре җитештерү предприятиесендә өлкән инженер-технолог булып эшләүче Гүзәл Даниял кызы ХАЙСАНОВА да бар иде. Читать полностью
Рәшит һәм Рәшидә бизәкләре
Похвистнево районының Мәчәләй авылында яшәүче Рәшит һәм Рәшидә Сөләймановларның тормышы башкаларныкыннан бернәрсәсе белән дә аерылмый. Рәшит абзый гомер буе колхозда төрле эшләрдә эшләгән, Рәшидә апа яшь чагында фермада сыер савучы булган, колхоз чөгендерен утаган, үз йорт-бакчасын караган. “Рәшидә җиңгәкәй бик тә уңган, өе гел чиста-пөхтә, кул эшенә дә оста, кайнанасы белән дә яхшы мөнәсәбәттә, - дип сөйли Рәшит абыйның сеңелкәше Миңнур Булатова. Читать полностью
Бу кәмитне Галигә алып килмәгез!
Татарстанның “Яңа Гасыр” телеканалында күрсәтелә торган “Кәмит Җәвит” тапшыруының бер чыгарылышында татар-башкорт эстрадасы артистлары — бертуган Рәфинә һәм Люция Ганиуллиналар, игезәкләр Айдар һәм Ринат Әскәровлар, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.
Читать полностью
Лидерлар үссен өчен ни җитми?
Самара өлкәсендә мәктәпләрнең 2021 елгы эшчәнлеге тикшерелгән. Лидерлар арасында татар авыллары — Похвистнево районының Гали һәм Яңа Мансур мәктәпләре дә бар. Алар, “2021 елда Самара өлкәсенең иң яхшы белем бирү учреждениесе» исеменә лаек булып, дипломнар белән бүләкләнгәннәр.
Читать полностью