Не может быть!

2-and-1“Акчарлак” газетасын укып утыра идем, “Не может быть” дигән мәкаләгә күзем төште. Көлә-көлә укып чыктым да кеше язмышлары охшаган булуына тагын бер кат инандым. Читать полностью

Төркия консулыннан бүләк

8b2h4p6K9j0Исмәт Эрикан — Төркия ил­челегенең Татарстандагы баш консулы, Корбан гаете уңа­еннан, Самара өлкәсе та­тарларына 60 сарык бүләк итте.
Читать полностью

Татарларда кунакта

IMG_20210730_151257 30 июльдә Самараның Петр Алабин исемендәге музеенда Алабуга дәүләт музей-тыю­лыгы оештырган күчмә күр­гәзмә ачылды.
Читать полностью

Таҗларыңны иртә койма!

nqu46jxckJgИ-и, мәхәббәт! Яшьлек ялгышлары нинди генә язмышларга дучар итми?

Гөлсинәнең мәктәпне тәмамлаган елы иде. Соңгы кыңгырау… Иң бәхетле мизгелләр, онытылмаслык хатирәләр. Тормышны үзгәр-теп, дөньяга яңа караш, якты өметләр белән беренче адымнарын атлап, иң изге теләкләрен теләп, олы юлга чыга торган көн. Гөлсинәнең хыялы – югары уку йортына кереп уку, укытучы һөнәрен үзләштергәч, үз авылына кайтып эшләү иде. Читать полностью

«Ак чәчәкләр» билгеләгән һөнәр

Кадрия Гарифуллина111Тольяттиның 5 санлы шәһәр хастаханәсенең югары категорияле табибы Кадрия Фатыйх кызы Гарифуллинага 20 июльдә 70 яшь тулды! Читать полностью

Өч көнгә утырмага…

guinea-pig-758521_1280Көннәрдән бер көнне улым тыны бетеп йөгереп кайтып керде. “Ән-ни! Бер малай миңа диңгез дуңгызын 3 көнгә биреп торырга вәгъдә итте!” — дип, түземсезлегеннән сикергәли үк башлады. Шатлыгы битенә чыккан малайдан ник өч көнгә генә дип сорап торуы да урынсыз булып тоелды миңа. Ни өчен алай икәнен ул үзе дә белми иде бугай.
Читать полностью

Аллаһының барлыгына һәм берлегенә ышаныйк

IMG_016320 июльдә Самара өлкәсенең барлык мәчетләрендә дә Корбан гаете хөрмәтенә бәйрәм намазы укылды. Аннан соң күпче­лек мөселманнар, гореф-гадәт буенча, кор­бан суйдылар. Корбан гаете йоласын бары­быз да яхшы беләбездер, дип уйлыйм. Шулай да, Самараның Промышленность урамындагы Иске мәчет имамы Ислам хәзрәт ЯРУЛЛИН белән очрашып, бу бәйрәмнең тарихын һәм әһәмиятен хәтеребездә яңартуын соралдым. Читать полностью

Алдан күреп атлау серләре

Артем ТуйкинХөрмәтле газета укучыларыбыз «Бердәмлек» татар газетасының шашка һәм шахмат уенына битараф булмавын  абайлап алганнардыр инде. Дөресен әйткәндә, беренче редакторыбыз мәрхүм Рәфгать Нәбиулловичтан башланды бу хәл. Ул үзе дә шахмат сөюче, оста уйнаучы булганлыктан, җае чыкканда, Журналистлар йорты оештырган турнирларда катнашырга, җиңүчеләр турында язып чыгарга ярата иде. “Шахмат уйнаучы кешеләр еракка карап эш итә белә”, — дип әйтә иде ул. Бәлки шуңадыр да танышлары арасында шахмат сөючеләр дә байтак булды.
Читать полностью

Кайгысы шатлыкка әйләнде

сеноСугыш елларында да, сугыштан соң да Мулла авылы колхозы үзенең бакчалары белән тирә-юнь авыллар арасында дан тотты. Безнең авыл кырларында кавын һәм карбызлар ишле уңыш бирәләр иде.
Читать полностью

Факия чишмәсе

Фэрит чишмэ111

Фәрит әнисе исемен йөрткән чишмә янында

Бу язмамны мин “Факия чишмәсе” дип атадым. Ни өчен алай икәнен, язманы укып чыккач, аңларсыз.

…Факия Хикмәтова-Иб­ра­һимова Елховка районының Мулла авылы мәк­тә­бендә гомере буе башлангыч сыйныф балаларын укытты. Ә шәхси тормышы бик катлаулы һәм кызганыч булды. Ул сугыш башланыр алдыннан дөньяга килә. Әти-әнисе, баланы бик яратып, тиешенчә тәрбияләргә тырышалар. Ләкин дөнья алар уйлаганча булып чыкмый — әтиләре сугышка китә. Күп вакыт та үтми, үлгән хәбәре килә. Баланы Бисал апага үзенә генә тәрбияләргә туры килә. Сугыш еллары бик авыр булса да, Бисал апа кыенлыкларны җиңәргә тырыша. Эшли, бер эштән дә авырсынмый. Читать полностью

Чигүле калфаклар һәм үткен кылычлар

1kVKaaP_O1wИюльдә Т.А.Иванова исемендәге Россия кинематографиясе үзәгенең (Куйбышев ур., 105 йорт) Арт-фойесында Самара губернасының 170 еллыгына багышланган «Поволжский хоровод» декоратив-гамәли иҗат һәм һөнәр осталарының эшләнмәләре күргәзмәсе ачылды.
Читать полностью

Кабереңә сибәм сиреньнәр

lilac-flowers-frame-siren-tsvety-vetki2008 елның әлеге кебек матур җәй аенда Камышлы районының Яңа Ярмәк авылында яшәүче Фәһим Сафин каты авырып китә һәм, җәмәгате белән ике баласын калдырып, бакыйлыкка күчә. Унөч ел буе аталарын сагынып искә алган балалары Раил дә, Гүзәлия белән ире Наил дә, якын кешесенә оҗмах рәхәтләре теләп торган хәләл җефете Сания дә аңа Коръән мәҗлесләре укытып, гел искә алып тордылар. Читать полностью

Розалия Әбҗәлимова: “Кыенлыкларны бергәләп җиңәбез”

Розалия АбзалимоваСамара татарлары “Ялкынлы яшьлек” ансамбленең концерт программаларын алып баручы Розалия һәм биюче Рамил Әбҗәлимовларны концертларда күреп беләләр һәм сокланалар да. Бүген хөрмәтле газета укучыларыбызны бу үрнәк гаиләнең үзәге – өч бала анасы, медалист, спортчы, артист, филолог, сценарист, медик-косметолог һәм “просто красавица” Розалия белән якыннанрак таныштырырга булдык. Бу интервьюны читтән торып эшләүче хәбәрчебез – таҗик милләтеннән булган дин кардәшебез, журналист Тилав Расул-Заде үткәрде.
Читать полностью