“Бердәмлек”нең тиражы төшә, дип еш зарланабыз. Әмма, Аллага шөкер, нинди генә авырлыклар кичерсәк тә, бердәнбер өлкә татар газетасының 35 еллык юбилеен билгеләп үтү турында уйлана башладык инде. Читать полностью
«Күптән Кытай телен өйрәнергә хыяллана идем»
Студент тормышына җайлашу җиңелме?
Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, яшүсмер үз теләге белән сайлап алган һөнәри белем гранитын кимерү кыенлыклары студент еллары белән бәйле. Без, өлкә татарлары тормышын яктыртып баручы басма буларак, “Яктылык” мәктәбен тәмамлап, олы юлга баскан яшьләребез тормышы белән гел кызыксынып торабыз. Читать полностью
Яшьләр генә юк менә…
Похвистнево районының Мәчәләй авылы Мәдәният йорты хезмәткәрләре, тырышып-тырмашып, Яңа ел кичәсе уздырдылар. Нигә “тырмашып” сүзен яздың, дип сорар берәрсе. Чөнки яшьләр юк, кунакка кайтканнары да клубка килми. Алай да аптырамадык, картлар һәм урта яшьтәге авылдашларыбызны җыеп, ис китәрлек матур кичә уздырдык. Читать полностью
Яу кырына — Яңа ел бүләкләре
Махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташларыбызга чираттагы гуманитар ярдәм илтеп тапшырылды
Узган елның ноябрь-декабрь айларында газетабызның һәр санында Самара гарнизонының МХОдә катнашучы подразделениеләре өчен гуманитар ярдәм җыю турында белдерүләр урнаштырып килгән идек. Аллага шөкер, битараф булмаган якташларыбыз, милләттәшләребез тырышлыгы белән шактый гына акча җыелды. Читать полностью
Тарихи мәчеттә музей ачылачак
Шәһәр мөселманнарының XIX-XX гасырларга караган көнкүреш әйберләрен күрергә теләсәгез…
Самараның Алексей Толстой урамындагы Тарихи мәчетендә ремонт һәм үзгәртеп кору эшләре тәмамланганнан бирле биредә намаз укулар һәм дини чаралар белән беррәттән иҗтимагый тормыш та кайный. Читать полностью
Ватанны саклаучылар елына керәбез
2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Инде билгеле булганча, Россия президенты 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз батырлыгы истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте. Читать полностью
Бигрәк матур, бигрәк ямле безнең чыршы бәйрәме
22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында балалар өчен Яңа ел бәйрәме узды. Өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы үткәргән чара сабыйлар өчен дә, ата-аналар өчен дә бик зур бүләк булды. Ул җылы атмосферада узган зур гаилә очрашуын хәтерләтте. Читать полностью
Бала көчле һәм җитез булсын өчен
Быел җәен социаль челтәрләрдәге татар төркемнәрендә бокс секциясенә балалар җыю турында белдерүләр пәйда булып, Гагарин паркында бушлай дәресләр тәкъдим ителгән иде. Күптән түгел генә безнең редакциягә «Болгар мирасы» мәчете имамы Расих хәзрәт Вакказов шалтыратып, тренер Рәфыйк Нуруллин һәм аның секциясе турында газетабызга язарга тәкъдим итте. Ачыкланганча, паркта узган бокс дәресләре һәм Идел буе дәүләт тимер юл университетында эшләп килүче балалар боксы секциясе – нәкъ шул Илназ Шәкүров һәм Рәфыйк Нуруллин җитәкләгән милли-мәдәни автономия активистлары инициативасы икән. Читать полностью
Ял көннәрен китап белән уздырыйк
Татарстан китап нәшрияты ел саен балалар һәм өлкәннәр өчен матур әдәбият, дәреслекләр, фәнни-популяр басмалар, белешмә-сүзлекләр – барлыгы ярты миллион данә китап бастырып чыгара. 2024 елда дөнья күргән китаплар арасында балалар өчен дә, олылар өчен дә кызыклы басмалар байтак. Шуларның кайберләренә кыскача күзәтү тәкъдим итәбез. Читать полностью
Төп теләгебез — тынычлык…
Редакция коллективы исеменнән сезне Яңа 2025 ел белән котлыйм һәм газетабызга тугры булып калуыгыз өчен чиксез рәхмәтләремне белдерәм. Мондый мөнәсәбәт — безнең өчен зур хәзинә, һәм без аны югары бәялибез. Татар га¬зетасының кирәклегенә, кешеләрнең үз телләрендә укырга теләвенә, һәр шимбәдә көтеп алуына ышану оптимизм өсти, илһам һәм алга барырга көч бирә. Читать полностью
Монда тарихны кадерләп саклыйлар
«Китапханәбезнең төп бурычы – иске һәм яңа китаплар тупланмасын саклау һәм арттыру»
Ислам дине гамәлгә керә башлаганнан бирле мәчетләр дини һәм рухи тормыш үзәге булып хезмәт итәләр. Биредә мөселманнар ислам дине нигезләрен генә түгел, тарих, математика, риторика, гарәб теле, әдәбияты кебек дөньяви фәннәр буенча да китаплар таба алганнар. Вакыты белән мәчетләрдә күп санлы китаплар тупланган, һәм аларны урнаштыру өчен китапханәләр барлыкка килгән. Читать полностью
Сагынулы бала чагым
Чыршы-чыршы, без сине
Сагынып көттек ел буе.
Син тагын да матуррак
Бизәлгәнсең бу юлы.
…Мин яшь чагымдагы чыршы бәйрәмнәрен исемә төшерә алмыйм. Бәлки үткәрмәгәнбездер дә. Безнең балачак сугыш елларына һәм сугыштан соңгы елларга туры килде бит. Ә менә телевизордан күрсәтелгән маҗаралар исемдә калган. Читать полностью
Төрле телдәге басмалар тату яшиләр
Халыклар дуслыгы йорты китапханәсе төбәктә яшәүче төрле милләт халыкларының милли-мәдәни һәм мәгълүмати ихтыяҗларына хезмәт итә
2001 елның 12 сентябрендә Самарада яңа дәүләт учреждениесе — өлкә Халыклар дуслыгы йорты эшли башлый. Шунда ук Россия халыклары телендә басылып чыккан китаплар, газета-журналлар тупланган китапханә дә оештырыла. Читать полностью