“Бердәмлек”нең 37 санында Залия Динмөхәммәтованың “Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк” исемле мәкаләсен укыгач, кыз чагыма кайтып килгәндәй булдым. Читать полностью
«Тамырларны сакларга тиешбез»
Татарлар саны кимемәсен, телебез югалмасын өчен нәрсә эшләргә?
Кызганычка, соңгы елларда туган телләр югалуы темасы иң актуальләрнең берсе булып бара. Һәр халыкның үз мәдәни мирасын, гореф-гадәтләрен, йолаларын һәм туган телен саклау өчен янып яшәүче аерым вәкилләре бар. Шундый мисалларның берсе — Самарада туып-үскән татар егете Илдар Мустафин. Читать полностью
Ригиль Курмаев: «Мы, наверно, последнее поколение, кто более или менее знает татарский язык»
С Ригилем Курмаевым мы знакомы давно. Помню, как еще лет 15 назад закадычные друзья Ригиль Курмаев и Румиль Шарипов были непременными участниками всех татарских мероприятий и самыми активными помощниками при проведении Сабантуев, Сембеле и многих других татарских праздников. А потом Ригиль на какое-то время исчез из национальной общественной жизни. Услышали мы о нем снова, когда полтора года назад он был избран вице-президентом Самарского областного татарского общества «Туган тел». Читать полностью
Көз — очрашулар һәм яңа проектлар чоры
Ни генә дисәгез дә, милләттәшләребез бер-берсе белән очрашырга, сөйләшергә, үзләре өчен яңа ачышлар ясарга яраталар да инде! Һәм элеккеге елларда күпләр татар пятачокларына, Сабан туе, Нәүрүз бәйрәмнәренә, Казан артистлары концертларына йөрүдән канәгать калсалар, бүгенге яшьләребезне моның белән генә гаҗәпләндереп булмый. Шуңа күрә алар өчен татар дискотекасы, “Татар мафиясе” кебек яңа форматтагы чаралар, төрледән-төрле осталык дәресләре оештырылып килә. Ә иң мөһиме – татарларда бер-берсе белән күрешү, үзара ана телендә аралашу, татар җырларын тыңлау, соңгы хәбәрләр һәм тенденцияләр белән танышу теләге бар. Боларның барысы да безне берләштерә.
“Психология һәм иҗат: көзге кәефсезлек яисә ил-һам?” дип аталган арт-очрашу нәкъ шундый яңа чараларның берсе булды. Аны 4 октябрьдә Идел яры буенда урнашкан бер кафеда Альфия Сулейманова Әлфия Сөләйманова студиясе үткәрде. Читать полностью
Иң оста трамвай йөртүче!
Разия Добровольская — Бөтенроссия конкурсында җиңүче
Күптән түгел Волгоградта «Иң яхшы трамвай йөртүче-2025» XX Бөтенроссия конкурсы тәмамланды. Самара Трамвай-троллейбус идарәсенең шәһәр трамвай депосы хезмәткәре Разия Добровольская, «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң яхшы белүче» номинациясендә җиңеп, гомуми зачетта лидерлар унлыгына керде. Читать полностью
Ясалма фәһем белән таныштык
15 — 17 октябрьдә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы узды
Бөтендөнья татар конгрессы оештырган чираттагы форумда Россиянең 20 төбәгеннән газета мөхәррирләре, телевидение, радио журналистлары, блогерлар катнашты. Делегатлар өчен, һәр елдагыча, бик кызыклы, тирән эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Читать полностью
Бердәмлек, татулык, хезмәттәшлек символы
Шенталы районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте
Әлеге күркәм чарада администрация башлыгы Ренат Хәлиуллин инициативасы буенча Денис авылы вәкилләре дә катнашты.
Читать полностью
Алдыгызда баш иябез!
Укытучы — иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле һәм изге һөнәрләрнең берсе. Чын мәгънәсендә ул — барлык һөнәрләрнең дә анасы. Шуңа күрә мөгаллим гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш.
Язмам геройлары – Самара өлкәсенең Камышлы районындагы Иске Ярмәк авылында гомер итүче Хәтимә Нәҗметдин кызы Сәлахова һәм Рәмзилә Искәндәр кызы Шәйхетдинова нәкъ шундый сыйфатларга ия булган, ихтирамлы һәм абруйлы укытучылар. Читать полностью
Татар дөньясында зур югалту
Танылган галимә Гүзәл Сәйфуллина вафат булды
2025 елның 9 октябрендә күренекле музыка белгече, сәнгать белеме кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең Композиторлар берлеге әгъзасы, ЮНЕСКО каршындагы Традицион музыка буенча халыкара советының төрки телле халыклар музыкасын өйрәнү буенча тикшеренү төркеме әгъзасы Гүзәл Рөстәм кызы Сәйфуллина якты дөнья белән хушлашты. Читать полностью
Бүген мөгаллим, «Әлифба» китабы авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Сәләй Гататдин Вагыйзовның туган кене!
Быел «ӘЛИФБА»бызга 60 ел тула! Ул беренче тапкыр 1965 елда басылып чыга.
1908 елның 20 октябрендә (күп интернет ресурсларда 24 октябрь дип язалар. Дөрес түгел, Байтуган музеенда сакланган туу турында таныклыгында 20 октябрь диелгән) Самар губернасы, Богырыслан өязе (хәзерге Самар өлкәсе Камышлы районы) Татар Байтуганы авылында туа. Башлангыч белемен мәдрәсәдә ала. Камышлыда Коммунистик яшьләр мәктәбендә укый. 1921 елда Богырыслан педагогия техникумына укырга керә. Шул чорда шигырьләр яза башлый. Читать полностью
«ӘЛИФ ЛӘМ МИМ» һәр татар йортында лаеклы урын алырга тиеш!
Үткән атнада «Яктылык» мәктәбендә китап авторы Лилия Гыйбадуллина белән очрашу узды
10 октябрьдә татар мәктәбендә иртәдән үк бәйрәмчә атмосфера хөкем сөрә иде. Укытучылар һәм укучылар дулкынланып, ничәмә-ничә буын татар баласына туган телебез нигезләрен өйрәтүче “Әлифба” китабының авторларына — якташыбыз Сәләй Вагыйзовка һәм аның тормыш иптәше Рәмзия Вәлитовага багышланган китапны язучы Лилия Гыйбадуллина Лилия Гыйбадуллина белән очрашуны көттеләр. Читать полностью
Яшьләргә татарча дискәтүкләр кирәк
Самарада татар яшьләре өчен бер көнне ике ял кичәсе оештырылды
Берсен, Дачная урамында урнашкан “МAD-бар”да үткәнен – берничә буын татар яшьләренә яхшы таныш булган Румил Шәрипов, икенчесен Лесная урамындагы “Сигнал” клубында Казан диджее Сөләйман (Динар Шәйдуллин) оештырганнар иде. Читать полностью
Күпме уллар калды чит җирләрдә, ирек яулап газиз халкына…
Бөек Җиңүгә миллионлаган кешеләрнең каһарманлыгы бәрабәренә ирешә алдык. Алар арасында безнең татар егетләре, татар кызлары да байтак. Минем бабам, әтием, синеке, аныкы… Сугыш афәте кагылмаган гаилә, кайгы шакымаган ишек, капка калдымы икән? Читать полностью


