Самарада «Дусларым бар» дип аталган чара узды
Татарларның бергә җыелуы – шатлыклы күренеш. Күпләр өчен бу, танышлары, дуслары, туганнары белән очрашып, бергәләп күңел ачу мөмкинлеге.
Социаль челтәрләрдә Әлфия Сөләйманованың “Дусларым бар” кичәсенә чакыруын күреп алган татарлар бик теләп Идел яры буенда урнашкан “Перчини” ресторанына җыелдылар. Аларны 18 кешедән торган оештыру командасы каршы алып торды. Кунаклар өчен алдан ук дресс-код та билгеләнгән иде — элегант, татар элементлары кертелгән кием. Читать полностью













