Идел-анабыз турында бергәләп җырлыйбыз!

и2025 елның көзендә өлкәбезнең “Өмет” исемле немец мәдәнияте үзәге, Самара шәһәре администрациясе ярдәмендә, Ватанны саклаучылар елына һәм Халыклар бердәмлеге көненә туры китереп, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга һәм тарихи хәтерне саклауга юнәлдерелгән “Идел-анабыз барыбызга да бер” дип аталган проект булдырды.

Оештыручылар үз алларына төрле милләтләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлешләре турындагы белемнәрне популярлаштыру, бүгенге неонацизмга каршы көрәшү, Самараның күпмилләтле халкы арасындагы дуслыкны, үзара аңлашуны ныгыту, төбәгебездә яшәүче халыкларның мәдәни мирасына хөрмәт тәрбияләү максатларын куйганнар.

Проектның беренче өлеше кысаларында Идел буе халыклары китапханәсендә мәктәп укучылары өчен таныштыру программасы каралган иде. Анда балалар Бөек Ватан сугышы геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар турында мәгълүмат үзләштерделәр, шулай ук Идел буе халыкларының мәдәнияте, тарихы һәм гореф-гадәтләре белән таныштылар.

“Заря” мәдәният йортында үткән милләтара концерт әлеге проектны йомгаклау чарасы булды. Биредә шәһәребезнең милли-мәдәни берләшмәләреннән иҗади коллективлар һәм җырчылар чыгыш ясадылар. Алар Ватанга мәхәббәт белән сугарылган җырлар, биюләр башкардылар, шигырьләр сөйләделәр.

Н.К. Борисова җитәкчелегендәге “Эдельвейс” немец ансамбле, “Ләйсән” башкорт халык бию төркеме (җитәкчесе – Р.Д. Шәймәрданова), “Ак булак” казах якшәмбе мәктәбе (“Поиск” мәктәптән тыш эш үзәге, җитәкчеләре – С.А. Солтанов, А.Н. Жалелова), Д. Агабабян һәм А. Карапетян җитәкчелегендәге “Наири” әрмән бию ансамбле, җырчылар — Александр Спирин, Валерий Генза, шигырь сөйләүчеләр – Анна Мещерякова һәм Ярослава Галицкая залда утыручыларга искиткеч матур тамаша бүләк иттеләр.

Әлбәттә инде, чарада татарлар да катнашмыйча калмады, һәм алар да югары дәрәҗәдә чыгыш ясадылар. Без өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Гүзәл Рамазанова белән, милләттәшләребезгә теләктәшлек йөзеннән, чарада тамашачы буларак катнаштык.

Шәһәребезнең “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле җырчылары – Сания Әминова һәм Мәдинә Шаяхмәтова “Дусларым” җырын башкардылар. “Яктылык” мәктәбе укучысы Ибраһим Газизовның (Ф.Г. Хәмидуллова җитәкчелегендә) чыгышын да тамашачылар бик яратып кабул иттеләр.

з и п м

Залия Динмөхәммәтова.

«Бердәмлек».

Просмотров: 545

Комментирование запрещено