Арабыздан китә батыр егетләр…

fUCLRuwM-GnjbqJ-qKLcJVtGuPmQzXXpYtRE6iTPRJV8zSAQqBRr0zG47oNaS1_OOoGG6Fz_eFkYxiJ0jH6XZUptСугыш — сугыш инде… Кан кою, тән җәрәхәтләре, үлем һәм гомерлек күңел әрнүе.

Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләп үткән елда, Ватан сугышы әрнүләре инде онытылып барганда, Лилия Тимербулатованың яраткан тормыш иптәше яу кырында батырларча һәлак була. Шулай япь-яшь хатын — тол, ә ике кызлары ятим калалар.

Рамил Рәшит улы Тимербулатов 1970 елның 16 апрелендә Ульян өлкәсенең Евлейка авылында туган. Балачактан уен-көлкене, тормышны яраткан. Беркайчан да күңел төшенкелегенә бирелмичә, һәрвакыт позитив кәефтә булган. Ульяновскида газ һәм электр белән эретеп ябыштыручы белгечлеген үзләштергәннән соң гомер буе сайлаган һөнәре буенча эшләгән.

1988 — 1990 елларда Россия Федерациясенең Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итеп, дәүләт каршындагы бурычын үтәгән. 1998 елда өйләнеп, хатыны Лилия белән Самарага күченгән. Биредә ике кызлары туган.

Гаилә башлыгы, тәкъва мөселман буларак, мәчеткә йөргән һәм намаз укыган. Шулай ук ул үз Ватанының чын патриоты да булган. Аның бабасы Якуб Рамазан улы Тимербулатов — Бөек Ватан сугышы ветераны. Рамил аны һәрвакыт ихтирам белән искә алган һәм горурланган.

Украинада махсус хәрби операция башлангач, ир бик нык борчыла, менә-менә сугыш туктар, дип өметләнә. Әмма аның көтүләре акланмый. 2025 елның июнендә Рамил Тимербулатов бабасы эзеннән китәргә карар кыла. Үз теләге белән Кораллы Көчләр сафларына керә һәм разведчик-гранатометчы вазыйфасында Донецк Халык Республикасында хезмәт итә башлый. Ләкин, кызганычка, изге күңелле якташыбызның гомере бик кыска булган шул. 2025 елның 15 июлендә Песчаное авылы тирәсендә хәрби бурычын үтәгән вакытта FPV-дроннар һөҗүме астында ул геройларча һәлак була.

Рамил туганнары, дуслары күңелендә һәм хәтерендә күркәм кеше, яхшы иптәш, тугры ир һәм кадерле әти буларак мәңге яшәячәк!

Хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Рамил Тимербулатов үлгәннән соң Батырлык Ордены белән бүләкләнгән.

Эльмира СӘЙФУЛЛИНА.

«Бердәмлек».

Просмотров: 527

Комментирование запрещено