Басма матбугат чараларына югалу куркынычы яный
Узган атна ахырында күп кенә социаль челтәрләрдә, әле менә ел башында гына 105 еллыгын билгеләп үткән “Татарстан яшьләре” газетасы ябыла, дигән күңелсез хәбәр таралды һәм газета укучыларны тетрәндерде.
Интернет буенча басманың беренче битендә басылган “Саубуллашу сүзе” дип исемләнгән файл таралды. Мәкаләдә редакция коллективы үз укучыларына мөрәҗәгать итә.
“Без бу хатны күптән язарга җыенган идек инде. Ләкин батырчылык итмичә тордык, чөнки моңа ышанасыбыз килмәде, болай булырга тиеш түгел иде бит. Шуңа күрә: “Татарстан яшьләре” газетасы ябыла” дигән сүзләрне язарга кул күтәрелмәде, күңел тартмады. Әмма бүген без бу турыда хәбәр итәргә мәҗбүр. Сәбәбе шунда ки, басманы чыгарыр өчен редакциянең матди мөмкинлекләре юк”, — дип язалар мәкалә авторлары. Материалда әлеге санның соңгы булуы ихтимал, дип тә әйтелгән.
Хәзерге көндә газеталарның ябылырга яисә очын-очка ялгап яшәргә мәҗбүр булуы нидән килә соң? Ни өчен милли республикалар үзләренең төп халыклары телләрендә чыгып килүче басмаларны саклап кала алмыйлар (яки теләмиләр)? Ә инде алардан читтәге төбәкләрдә көч-хәл белән чыгып килүче милли газеталарның мөшкел хәле турында сөйләп торасы да юк! Кызганычка, хәзерге вакытта безне нык борчыган көчле хисләрне басмабыздагы сүзләр аша гына тапшырып булмый шул.
“Бердәмлек” газетасы мөхәррире буларак, үзем дә укучыларыбызга: “Самара өлкәсендә татар газетасы ябыла, дип ничек хәбәр итәмен икән?” — дигән уйлардан сискәнеп куям. Чөнки хәлебез менә инде ничә еллар дәвамында “Татарстан яшьләре” редакциясендәге хезмәттәшләребезнекеннән күпкә аерылып тормый. Әлегә без басмабыз ябылмасын өчен бөтен көчебезне куябыз, әлбәттә. Ләкин проблемаларга каршы тору көннән-көн авырая бара. Ә инде имин Татарстанда милли газеталарның ябылуы турындагы хәбәрләр канатларыбызны каера һәм якты киләчәккә өметебезне тәмам өзә. Мондый күңелсез хәбәрләрнең (бер гасырдан артык чыгып килгән татар газетасы ябылу) күптән түгел генә Халыклар бердәмлеге көнен билгеләп үткәндә, дәүләт җитәкчеләре Россия милләтләре мәдәниятләренең байлыгын һәм күптөрлелеген сакларга кирәклеге турында сөйләп, ике яңа бәйрәм – Россия Федерациясенең азсанлы төп халыклары көне белән Халыклар телләре көне гамәлгә куелу турында хәбәр иткәннән килеп ирешүе аяз күктә яшен суккандай булды.
Шунысы кызганыч, матур сүзләр һәм лозунглар, күрсәтмә бәйрәмнәр, миграция сәясәте белән мавыгулар артында конкрет проблемалар актульлеген югалтып, күз угыннан югала баралар. Ә бит аларны хәл итү күптөрлелекне ныгытуда чыннан да булышыр иде. Авыл мәктәпләренең ябылуы, ана телләрен өйрәнүгә каралган сәгатьләрнең кыскартылуы, милли иҗади коллективларга ярдәм күрсәтелмәве, милли матбугат басмаларының юкка чыгуы проблема түгелме?! Бу яңа бәйрәмнәр нәкъ шул югала баручы халыклар хакына гамәлгә ашырылды түгелмени соң?!
Этномәдәни күптөрлелекне саклауга (үстерү турында әйтмим дә инде) бәйле сораулар, дөрестән дә, бик күп. Тик мин хәзер, менә-менә ябылырга торган татар газеталарын гына күздз тотам. Милли матбугатка хакимият тарафыннан күрсәтелгән ярдәм җитәрлек түгел. Шулай ук халык язылучы булмаса — газета булмаячагын тирәнтен аңлап бетерми сыман. Әбунәчеләр юк икән, без аны кемнәр өчен чыгарыйк?!
“Татарстан яшьләре”нең гөрләп торган чакларында газетаның тиражы 300 мең экземплярга хәтле җитә торган булган. Аның 3,6 мең экземплярга кадәр кимүе басманың ябылуына китерде.
1990 елларда “Бердәмлек” газетасының тиражы 7 мең экземплярга хәтле җитә иде, бүген исә ул 1300 экземпляр тәшкил итә. Ничек уйлыйсыз, бу кадәр укучылар белән газетабыз күпме яши алыр икән?
Әйе, бүгенге көндә яңалыклар белән оператив һәм җайлы рәвештә Интернет челтәрендә танышырга мөмкин, күрсәткән хезмәтләре өчен язылудан җыелган акчаның яртысыннан күбрәген үзенә алуга карамастан, Россия почтасы да әбунәчеләргә газетаны соңарып җиткерә. Әмма Интернеттагы тора-бара югалучы электрон хәбәрләргә караганда, газета басма документ булып кала һәм аны архивлардан һәрвакыт табырга мөмкин. Халык: “Каләм белән язылганны балта белән дә юынып алып булмый”, — дип юкка гына әйтмәгән бит инде.
Социаль челтәрләдә яисә сайтларда гади кешеләр турында профессиональ әдәби телдә язылган очеркларны табуы да икеле әле. Чөнки Интернетта мондый формат популяр түгел. Ә инде туган телне, милли мәдәниятне саклау һәм үстерү белән бәйле темалар турында әйтеп торасы да юк.
Милли тиңдәшлегеңне саклау турында уйлану кирәклеге калмагач, бәлки, чыннан да, барысы да шулкадәр әйбәттер, һәм бала-оныкларыгыз ана телендә бик яхшы аралашалар, җырлыйлар, татар шагыйрьләренең шигырьләрен сөйлиләрдер, укылган татар китаплары һәм журналларының эчтәлеге белән үзара уртаклашалардыр? Юк шул, кызганычка, татар әбиләре һәм бабайлары татар акценты белән, телләрен “сындыра-сындыра” татарча белмәүче оныкларына нидер аңлатырга тырышалар…
Кешеләр шушы һәм милли идентификациягә бәйле башка проблемаларга игътибар итсеннәр, аларның өйләрендә татар рухы булсын дип, без, милли матбугат чаралары мөхәррирләре һәм журналистлары, үз басмаларыбызны саклап калырга тырышабыз да бит инде. Моны булдыра алырбызмы, юкмы –башлыча әбунәчеләрдән тора.
Минем берничек тә “Татарстан яшьләре” газетасының хөрмәтле мөхәррире Атлас Гафиятов урынында буласым килми. Аңа һәм редакция коллективына никадәр авыр икәнлеген бик яхшы күз алдыма китерәм. Әлбәттә инде, аларга ихлас күңелдән теләктәшлек сүзләрен һәм фидакарь хезмәтләре өчен олы рәхмәтләребезне белдерәсе килә. Ни кызганыч, шушындый зур эшләре лаеклы бәяләнмәде шул… Аяныч, әмма бүген бер генә баш мөхәррир дә мондый хәлдә калмас дигән гарантия юк.
Данияр СӘЙФИЕВ.
* * *
В конце прошлой недели многие социальные сети взорвала неприятная новость — закрывается газета «Татарстан яшьләре», которая вот, только в начале этого года, отметила свое 105-летие. По сети Интернет был распространен файл с газетной полосой, в которой коллектив редакции обращается к своим читателям под заголовком «Саубуллашу сүзе».
«Мы давно собирались написать это письмо. Но все не решались — нам не хотелось верить, что такое возможно, казалось, этого не должно быть. Поэтому рука не поднималась, душа не лежала написать эти слова: «Газета «Татарстан яшьләре» закрывается». Увы, сегодня мы вынуждены об этом заявить. Со следующего, 2026 года газета «Татарстан яшьләре» больше не будет выходить. Причина - у редакции больше нет материальных возможностей», — пишут авторы материала. В статье указано, что нынешний номер газеты может стать последним.
Что же происходит такого, что газеты сегодня вынуждены закрываться или влачить жалкое существование? Что происходит в национальных республиках, если они не могут (или не хотят) сохранять печатные издания на языках своих коренных народов? И что уж говорить о национальных газетах, которые еле-еле сводят концы с концами вне территорий национальных республик? Увы, печатные слова в газете не могут передать ту бурю эмоций, скрытых за всеми этими вопросами. А их не то что много, а очень много.
Не скрою, будучи редактором «Бердэмлек», я тоже не раз задавался вопросом о том, как буду объяснить своим читателям, что в Самарской области татарской газеты больше не будет. Ведь наше положение вот уже несколько лет, почти ничем не отличается от ситуации наших коллег из редакции «Татарстан яшьләре». Пока мы делаем все возможное и невозможное, для того, чтобы этого не произошло, но с каждым днем справляться с системными проблемами становится все сложнее и сложнее. А новости о том, что даже в, казалось бы, благополучном Татарстане, газеты закрываются, окончательно подрезают нам крылья и лишают надежды на лучшее. А обиднее всего, что такие новости приходят на фоне недавно прошедшего Дня народного единства, многословных реляций наших государственных мужей о необходимости сохранения богатства и многообразия культур народов России и объявлений о введении очередных двух праздников - Дня коренных малочисленных народов и Дня языков народов Российской Федерации. Увы, но за красивыми речами и лозунгами, показательными праздниками и заигрываниями с миграционной политикой, совсем незаметны конкретные проблемы, решение которых, действительно, могло бы укрепить это самое многообразие. Разве не проблема то, что закрываются сельские школы, что сокращаются школьные часы на изучение родных языков, что почти не оказывается поддержка национальным творческим коллективам, что, в конце концов, закрываются национальные печатные издания тех самых народов, ради которых объявляются новые праздники?!
Вопросов, связанных с сохранением (я уже не говорю о развитии) этнокультурного разнообразия, действительно, очень много, но я сейчас не об этом, а о наших татарских газетах, которых скоро совсем может не стать. Той поддержки, которую власти оказывают национальной прессе недостаточно. Как недостаточно и понимания среди самих читателей того, что если не будет подписки – не будет и самой газеты. Просто ее не для кого будет делать. У газеты «Татарстан яшьләре» в лучшие годы тиражи доходили до 300 тысяч экземпляров. На грань закрытия их привел сегодняшний тираж в 3,6 тысячи. У газеты «Бердэмлек» в 1990-е годы тиражи достигали 7 тысяч экземпляров, сегодня 1300. Как думаете, сколько мы продержимся с таким количеством наших читателей? Да, сегодня новости намного оперативнее и удобнее получать в сети Интернет, да, Почта России приносит газеты с опозданием, несмотря на то, что забирает за свои услуги больше половины сборов от подписки. Но газета, в отличие от интернетных новостей, пропадающих после их прочтения, остается печатным документом и ее всегда можно найти в архивах. Не зря же народная мудрость говорит, что написанное пером, не вырубить топором. Да и вряд ли в социальных сетях или на сайтах вы сумеете найти очерки о простых людях, написанные профессиональным литературным языком. Такой формат в Интернете не популярен. Как не популярны и сами темы, связанные с сохранением и преумножением родного языка, национальной культуры. Может быть, действительно, все стало настолько хорошо, что и ваши дети, и ваши внуки прекрасно говорят и поют на родном языке, декламируют стихи татарских поэтов, пересказывают друг другу содержимой прочитанных татарских книг и журналов, поэтому и отпала необходимость задумываться о сохранении своей национальной идентичности? Увы, мы живем в реальном мире, где татарские бабушки и дедушки, коверкая русские слова и с никуда не девшимся татарским акцентом, пытаются объясняться со своими внучатами, непонимающими языка своих матерей. Чтобы люди обращали внимание на эту и другие проблемы, связанные с национальной идентификацией, имели в своих домах хоть что-то татарское, мы, редактора и журналисты национальной прессы и пытаемся сохранить свои издания. Удастся нам это или нет – во многом это зависит от подписчиков.
Мне бы очень не хотелось оказаться на месте очень уважаемого мной главного редактора газеты «Татарстан яшьләре» Атласа Гафиятова. Представляю, насколько тяжело и ему, и его редакционному коллективу. Конечно же, всем им хочется выразить самые искренние слова поддержки и огромную благодарность за их работу, которая не была оценена по достоинству. Увы, к сожалению, сегодня ни один редактор от такого не застрахован.
Данияр САЙФИЕВ.
«Бердәмлек».
Просмотров: 486


