Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды

ng6zfTCfa3Mxj2ShGyF89hzZ1TNVbiaMHwBDeDjJpBOA9XICenFKxIpDLNbpZwP9uZp6ipb3hrk5OIh89ULwWVId16 ноябрь көнне Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Диктант шәһәрнең иң матур урынында — Куйбышев урамында, «Станкозавод» бинасында, Идел яры янында үткәрелде. Шунда күп офислар, кафелар — яшьләр үз иткән почмак.

Чарага 15 кеше җыелды — төрле яшьтәге һәм төрле буын вәкилләре. Диктантны яшь укытучы Диана Яхина — Башкортстан кызы, хәзер Самарада яшәүче — укыды.

Акция өчен урын бирүче Ригил Курмаев үзе дә диктант язды. Диктант тәмамлангач, без таныштык, бергәләп тәмле ризыклар һәм чәй белән сыйландык.

Чараны оештырды — Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гюзяль Рамазанова һәм вице‑президенты Ригил Курмаев.

uM-UDFJedttKqzM3pWSvV61PniUr6vJzrgsaamYSCMp0slUgqPyCEKjcHxltXC3Bwq4RE3goEjmvH8XoyDiQ23rpY2zSGW-dKOVcn1taqIxDa_AhN0__zeB82yrLL8O1_8gyMSSWHQ7c-GKiHDYXvVcDp18zbTHLeLFaDKaOl5aDrnff ng6zfTCfa3Mxj2ShGyF89hzZ1TNVbiaMHwBDeDjJpBOA9XICenFKxIpDLNbpZwP9uZp6ipb3hrk5OIh89ULwWVId

Гюзяль РАМАЗАНОВА,  өлкә «Туган тел» татар җәмгыяте директоры.

 

Просмотров: 865