Мондый олы бәйрәм безнең авыл сәхнәсендә булганы юк иде әле. Тулы зал халык җыелды, дип яза Гали авылы хәбәрчесе Саимә Морзаханова. Коллектив җитәкчесе Зөлфим Асылгәрәева һәм Гөлчәчәк Таҗетдинова бәйрәм кичәсен башлап җибәрделәр. Зөлфим көчле алкышлар астында төркемне сәхнәгә чакырды. Читать полностью
Яхшылыкка киртә юк!
«Намуслылык» XXVII өлкә иҗтимагый акциясенә йомгак ясалды
1998 елда Самара өлкәсендә үткәрелә башлаган акцияне өлкә халкы хуплап каршы алган иде. Бүген дә ул популярлыгын югалтмады, аның лауреатлары — эшләре һәм гамәлләре үрнәк булырлык чын халык геройлары. Читать полностью
Бердәмлектә — көч!
Менә 2024 ел да тәмамланып килә. Яңа ышанычлар һәм планнар белән 2025 елга аяк басканчы, узып баручы елда безнең белән булган барлык әбүнәчеләребезгә, газетабызның җилкәсенә төшкән авырлыкларны җиңәргә булышкан иганәчеләребезгә — Самара өлкәсе мөфтие, Региональ диния нәзарәте рәисе Талип хәзрәт Яруллинга, Самара өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте президенты, өлкә татар эшкуарларына ярдәм итү ассоциациясе рәисе, «Самар татарлары» медиа-проектларын оештыручы Ильяс Шәкүровка, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте вице-президенты Ригил Курмаевка, эшмәкәрләр Нияз Галимовка, Рамил Әюповка чиксез рәхмәтләребезне белдерәбез! Читать полностью
Мөмкинлекләре чикләнмәгән
13 декабрьдә Похвистнево районының Подбельск авылы Спорт сараенда инвалидлар спартакиадасы узды
Бәйрәмне Похвистнево районы башлыгы Юрий Федорович Рябов ачып җибәрде. Ул, барыбызга да исәнлек-саулыклар теләп, киләсе елларда да шундый ук шәп һәм күңелле чараларда катнашып, актив тормыш белән яшәвебезне теләде. Читать полностью
Кәгазьгә алмашка цифра килә. Соңга калмыйк…
Укучылар конференциясеннән соң туган уй-фикерләр
7 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында төбәктәге татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар конференциясе узды. Бу чараның төп максаты — татар телендә чыгучы басма матбугат чараларын саклау буенча тәкъдимнәрне тыңлап, фикер алышу. Иң мөһим мәсьәлә — Самара төбәгендә калган бердәнбер милли газетаның киләчәге. Читать полностью
«Чыршы, чыршы, без сине… Сагынып көттек ел буе!»
22 декабрьдә Самараның Халыклар дуслыгы йортында өлкә «Туган тел» татар иҗтимагый оешмасы балалар өчен «Яңа ел» бәйрәме уздырды. Читать полностью
Мәскәүне яклаучыларга багышлап…
1941 елның 5 декабре — Мәскәү янындагы сугышта совет гаскәрләренең фашистларга каршы контрһөҗүм башлаган көн
Бу көн Россия хәрбиләре Даны көне буларак билгеләп үтелә. Кызыл армиячеләр, ополченецлар, партизаннар һәм подпольщикларның аяусыз батырлыгы нәтиҗәсендә дошман Мәскәү диварлары янына килеп җиткән җиреннән туктала һәм чигенергә мәҗбүр була. Шушы урында «Җиңелмәс вермахт» беренче тапкыр җиңелү әчесен татый. Читать полностью
«Самара энҗесе»
8 декабрьдә өлкә Халыклар дуслыгы йортында беренче милләтара шәһәр бәйгесе финалы узды
Гаилә елына багышланган чараны Самара шәһәр округы администрациясе һәм өлкә «Халыклар дуслыгы йорты» ярдәмендә «Ак жол» казах милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы оештырды. 5 яшьтән 10 яшькәчә кызлар арасында узган бәйгедә рус, татар, әрмән, төрекмән, немец һәм казах милләтеннән булган 10 кыз катнашты. Татар халкы мәдәниятен “Яктылык” мәктәбе укучылары Сәгыйдә Мамышева (8 яшь), Әминә Гыйниятова (8 яшь) һәм Мөслимә Ибраева (9 яшь) тәкъдим иттеләр. Шулай ук конкурста гаилә әгъзаларының катнашуы да мәҗбүри шарт иде. Чөнки гаилә үрнәгендә милли гореф-гадәтләр тулырак ачыла. Читать полностью
Кечкенә өйнең олы тарихы
Әниебез Миннияз, әтиебез Ринад Мәхмүтшиннарга һәм әби-бабаларыбызга багышлана
Совет Нурлаты авылында яшәүче Миннияз Хәйрулла кызы Ильмухина белән Ринад Әхмәтҗан улы Мәхмүтшиннарның гаилә корып яши башлауларына быел 60 ел тулган булыр иде. Кызганыч, әтиебез гүр иясе булганга 24 ел вакыт узды инде, урыны җәннәттә булсын. Читать полностью
Газетабызны саклап кала алмасак, хур булмабызмы?
Татар массакүләм мәгълүмат чараларының укучылар белән очрашуы узды
Чара 7 декабрьдә бик күркәм, җылы атмосферада үтте. Очрашуга Самарадан, өлкәбезнең татарлар күпләп яшәгән район үзәкләреннән мөхтәрәм кунаклар, өлкә һәм шәһәр татар милли оешмалары җитәкчеләре, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе директоры һәм укытучылары, “Бердәмлек”нең штаттан тыш хәбәрчеләре, газета язмышына битараф булмаган укучылары килгән иде. Читать полностью
Гаилә – бәхет ачкычы
«Ялкынлы яшьлек» ансамбле яңа программа белән чыгыш ясады
Россия Федерациясе президенты Владимир Путин Указы буенча 2024 ел илебездә Гаилә елы дип игълан ителде. Быел традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга аеруча игътибар бирелә. Менә шәһәребезнең Рәшит Гыйззәтуллин җитәкчелегендәге “Ялкынлы яшьлек” җыр, бию һәм шигърият ансамбле дә Гаилә елы кысаларында махсус программа әзерләгән. “Гаилә – бәхет ачкычы” дип аталган концерт 1 декабрьдә Мехзавод бистәсенең “Октябрь” мәдәният йортында узды. Читать полностью
Иман һәм мәрхәмәтлек символы
Самараның Җәмигъ мәчете чирек гасырлык юбилеен билгеләп үтте
25 ел элек ул вакытта Европада иң зур булып саналган гыйбадәтханәбез дин тотучы бәндәләр һәм ислам мәдәнияте белән кызыксынучы кешеләр өчен үз ишекләрен ачты. Стара Загора урамындагы бу мәһабәт бина, Самараның архитектура күренешен тагын да ямьләндереп, инде күптән шәһәребездәге күренекле урыннарның берсенә әверелде. Ә иң мөһиме – ул вакытта, 1999 елның 28 ноябрендә, күп меңлек мөселман җәмәгате Аллаһы йортына ия булды, һәм бүгенге көндә Җәмигъ мәчете лаеклы рәвештә өлкә мөселманнарының төп рухи үзәге булып санала. Читать полностью
«Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан өлкә олимпиадасы узды
Кичә «Яктылык» мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан беренче тапкыр өлкә олимпиадасы узды. Самара өлкәсенең «Мәгариф усеше институты» өстәмә белем бирү үзәге инициативасы һәм шәһәр татар милли — мәдәни автономиясе ярдәме белән уткәрелгән чара бик югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Читать полностью