Самара өлкәсе губернаторының “СОдействие” программасы гамәлгә ашырылып килә. Халыкның тормышын яхшыртуга юнәлдерелгән программа кысаларында өлкәбезнең шактый авылларында һәм шәһәр районнарында юллар салынды, ял итү яисә спорт мәйданчыклары төзелде һәм башка социаль әһәмияткә ия булган мәсьәләләр хәл ителде. Читать полностью
Тырышлыгы белән килгән уңыш
1963 елда Мулла авылында яшәүче зур гаиләдә туган Наил Исламетдин улы Кәримов 9нчы сыйныфны тәмамлагач, озын-озак уйлап тормыйча, Куйбышевка китә һәм, 27 санлы ГПТУга кереп, электромонтер һөнәре алып чыга. Укыган вакытта егет спорт белән мавыгып китә, ярышларда катнашып, призлы урыннар яулый башлый. Бу аны канатландырып җибәрә. Егет спорт белән ныклап шөгыльләнергә карар кыла һәм спорт мастерына кандидат исеменә лаек була. Читать полностью
Балачагым авыр чакта үтте, сугыш иде бөтен дөньяда…
Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы редакциясе хезмәткәрләре! Сезгә Шенталы районының Денис авылыннан ветеран укытучы, халык мәгарифе отличнигы Гөлсинә Хәйруллина яза. “Сезнең батырлык — безнең йөрәктә” дип аталган иҗади бәйгегә авылыбызның ак әбисе, хаҗия, шагыйрә Әсма апа Хәйруллина турында язма җибәрәм. Авылыбызда “Бердәмлек” редакциясе белән очрашуга әзерләнеп торган идек. Шунда сезне Әсма апа белән дә таныштырырбыз, үзенең шигырьләрен сәхнәдән укытырбыз, дип уйлаган идек. Пандемия булу сәбәпле, очрашулар насыйп булмады. Ярар, ахырлары хәерле булсын инде. Алдагы көннәрдә очрашырга язсын, Раббым. Бәлки бу язмамны бастырып чыгарырсыз, дигән өметтә калам. Читать полностью
Алтын көзнең матур бер көне
Сызран шәһәренең 18 санлы китапханәсендә Өлкәннәр көненә һәм Укытучы бәйрәменә багышланган бик матур чара уздырылды. Читать полностью
“Агростартап”тан старт алып
Соңгы елларда терлекчеләр “Агростартап” дип аталган дәүләт программасы биргән мөмкинлекләрне киң файдаланалар – техника, нәселле мөгезле эре терлекләр сатып алалар, авыл халкын эш белән тәэмин итәләр. Конкурс җиңүчеләре арасында татар авыллары фермерлары да байтак. Быел, мәсәлән, Мәчәләй авылыннан Әлфия Субеева һәм Яңа Ярмәктән Салават Җәләев, дәүләт ярдәме белән, хыялларын тормышка ашыра алганнар. Читать полностью
Җылы сүз, якты караш – күңелләргә дәва
Ак пәрәвез җепләренә уралган әбиләр чуагы – үзе бер могҗиза. Яшь чыршылар тезелеп киткән бакча, сары яфраклар түшәлгән аллеяның ике ягында әллә нинди аллы-гөлле чәчәкләр үсеп утыра. Менә шушы аллеяны узып, Похвистнево районы, Гали авылы халкы, әкият дөньясына кергәндәй, медпункт ишеген ачып керә, ак халатлы шәфкать туташларына үзләренең моң-зарларын сөйләп, шифа-дәва көтә. Алар Аллаһы тарафыннан бирелгән гомерне озайта алмый, билгеле. Әмма безнең кебек олы яшьтәге кешеләргә җылы сүз, якты караш, ачык йөз күрсәтсәләр, кулларының шифасы да хәлне яхшыртып җибәргәндәй тоела. Аллага шөкер, файдасы булды, дип күңелебезне тынычландырабыз. Читать полностью
Улыңа нәрсә калдырасың?
11 октябрьдә авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәре көнен билгеләп үтәбез. Бәйрәм булгач, авыл халкы тормышына күз салмый булмас. Читать полностью
Уку — энә белән кое казу ул

Ильмира Яхина (сулда) һәм Айгөл Нуретдинова
5 октябрьдә Россиядә генә түгел, дөньяның күп илләрендә Халыкара укытучылар көнен билгеләп үтәләр
Укытучы сүзен ишетүгә һәр кеше мәктәп елларын, сыйныфташларын, үзенең укытучыларын күз алдына китерә. Мәктәпне тәмам онытып, остазларына рәхмәт тә әйтми калган кеше юктыр, мөгаен. Уку йортын тәмамлаган вакытта «котылдым» дип шатланучылар, олы юлга аяк басып, тормыш тәҗрибәсен туплый башлагач, укытучылар тормышыбызда нинди зур роль уйнаганын аңлый башлый. Балалары туып, үзләре дә әти-әни булгач кына, тәрбия һәм белем бирүнең никадәр авыр хезмәт икәнен аңлыйлар. Читать полностью
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе
Үткән чәршәмбедә “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев һәм аның урынбасары Минәхмәт Хәлиуллов Самарада “Мәктәпкәчә яшьтәге балалар мәктәбе” ачу буенча киңәшмә уздырдылар. Читать полностью
Картаям, дип хафаланма, күңел…
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы күпләр өчен зур сынау булды. Бигрәк тә беркая чыкмыйча, фатирында ябылып утырган өлкән кешеләр ешрак авырган, аларда курку хисе көчәйгән, дигән статистика бар. Читать полностью
«Авыл урамы»нда бәйрәм
Күңелләргә якты нур өләшеп,
Шатлык өстәп һәрбер йөрәккә.
Үз муллыгы белән көзләр килә,
Йомгак ясап җәйге хезмәткә.
18 — 19 сентябрьдә Усть-Кинельский бистәсендә узган XXII Идел буе агросәнәгать күргәзмәсе барышында авыл хуҗалыгы тармагы эшенә йомгак ясалды. Инде күп еллар буе бу чара тәҗрибә уртаклашу, заманча аграр технологияләрне күрсәтү, шулай ук төбәкара, халыкара элемтәләрне киңәйтү һәм ныгыту мәйданчыгы булып санала. Читать полностью
Халык күңелен ишетәсең килсә

ТНКАТ активистлары — Сабирҗан Насыйров (сулдан уңга), Зөлфия Галиханова, Ислам Гомәров, Алия Мусина, Анастасия Бажутова, Светлана Исхакова.
11 – 13 сентябрьдә Самара шәһәре үзенең 434нче туган көнен билгеләп үтте. Зурдан кузгалгач диптер инде, оештыручылар Халыклар дуслыгы көнен дә шул программага кертеп җибәргәннәр. Һәм сентябрьнең җылы матур көнендә узган шәһәр көне аллы-гөлле милли бизәкләргә дә бизәлеп, Самара һәм Тольятти халкының күңел кылларына кагылып узды. Шулай итеп, быелгы Халыклар дуслыгы көне икегә бүленде, дип әйтергә була. Читать полностью
Зират капкасын ачкач
Быел җәй искиткеч җиләкле булды. Без дә оныклар белән жиләккә йөрдек, хуш исле үләннәр дә, мунча себеркеләре дә әзерләдек. Тәмле кайнатмалар ясадык, кышын җиләк бәлеше пешерү өчен туңдырып та куйдык. Аллаһының рәхмәте, Камышлы авылы һәр яклап куе урманнар белән уратып алынган, әллә ни ерак йөрисе юк.
Бер төнне хәтта төшемдә дә жиләк жыярга бардым. Янәдә, Камышлы кырларын, Дәүләткол урманын үтеп, инде юкка чыккан Йолдыз авылы урманнарына килеп життем. Читать полностью