Зират капкасын ачкач

i (1)Быел җәй искиткеч җиләкле булды. Без дә оныклар белән жиләккә йөрдек,  хуш исле үләннәр дә, мунча себеркеләре дә әзерләдек. Тәмле кайнатмалар ясадык, кышын җиләк бәлеше пешерү өчен туңдырып та куйдык. Аллаһының рәхмәте,  Камышлы авылы һәр яклап куе урманнар белән уратып алынган, әллә ни ерак йөрисе юк.

Бер төнне хәтта төшемдә дә жиләк жыярга бардым. Янәдә, Камышлы кырларын, Дәүләткол  урманын үтеп, инде юкка чыккан Йолдыз авылы урманнарына килеп життем.

Шунда күзем авыл зиратына төште. “Тукта әле, мәрхүм-мәрхүмәләргә бисмилла укып, дога кылып чыгыйм. Авыл юк бит инде, ә биредә күпме мәет жирләнгән”, — дип уйладым да зиратның капкасын ачып кердем. Карыйм, каршымда бер кабер. Өсте пыяла белән генә каплаган, ә аста матур киемнәргә киендерелгән бер кыз бала мәете ята.

Инде карыйм, сабый торып яныма чыккан, үзе үсмер кыз, имеш. Аңламый да калдым, әллә мин ачтым пыяланы, әллә ул үзе. Озын толымлы, бөдрә чәчле кызның йөгереп уйнавын гаҗәпләнеп күзәтә башладым. Ул үзе шаяра, көлә, үзе нәрсәдер сөйли кебек.

Бер мизгелдән мине курку хисе биләде. “Нигә генә бу бала каберенә тидем икән?! Ничек буй җиткән кызны шундый кечкенә кабергә яткырыйм  хәзер?!” — дип үз-үземне тирги башладым. Үзем аны чакы­рам, урыныңа ят, дип ялварам.

Ялына торгач кыз бала яныма килде дә: “Апа, мин сезнең белән авылга кайтып килим әле. Әтине күрәсем килә”, — диде. Үзем белән алып кайтырга ярамаганын мин аңа анлатырга тырыштым. Ниһаять, кыз каберенә кереп ятырга ризалашты. Тик яшь тулы күзләрен миңа төбәп: “Әтиемә әйтегезче, яныма килеп китсен. Бик сагындым”, — дип соралды. “Әйтермен, балам”, -  дигәч, ул кабат яңа туган сабый балага әверелде. Мин, догаларымны укып, аны зәңгәр рәшәткә  куелган каберенә илтеп салдым һәм уянып киттем.

Төш кат-кат исемә төште. Бу бала нәрсәдер сорый бит инде.

Уйлый торгач, төшемә кер­гән кызның кем баласы булуын аңладым, бугай. Аның туганнары белән очрашып, сабыйны нәрсәдер борчый дип сөйләдем. “Исем-фамилиясен язмыйча гына җирләгән идек, кабере исемсез булганга тө­шегезгә кергәндер”, — дип җа­вап бирделәр һәм якын арада баланың каберенә барырга сүз бирделәр.

Бераздан ирем белән Йолдыз якларына барып чыгарга насыйп булды. Аякларым үзеннән-үзе зиратка таба атладылар. Бисмилламны укып, капканы ачып керүгә зәңгәр чардуганлы кечкенә каберне күреп алдым. Нәкъ төшемә кергән кабер иде бу. Исем-фамилиясе язылган, рәшәткәсе күптән түгел генә буялган, кабер өсте чистартылган. Белгән догаларымны укып, кабер җирен чәбәкләдем дә: “Тынычлап ят, балам”, — дип хушлаштым мин аның белән.

Менә бит, ахирәт дөнья­сының барлыгына ышанмаган җиреңнән ышанырсың. Әбием сөйли иде, бакыйлыкка күчкәч, фәрештәләр сорау алганда иң элек исемеңне, кем баласы бу­луыңны сорарлар, дип. Бу сабый кабере исемсез булганга төшемә кергән икән.

Кадерле дусларым! Бу язмам белән шуны әйтәсем килә: исәннәрнең кадерен, үл­­гән­нәрнең каберен белик. Каберләрне зиярәт итеп, мәр­хүмнәр өчен дога кылыйк. Зиратларга барып туган­нарың­ның, якыннарыңның кабер өс­ләрен чистартсаң, бу якты дөнья­ның кадерен күбрәк аң­лыйсың, ә изге эшнең савабы күплеген тагы да ныграк тоя­сың. Зиратлар-исәннәрнең йөзе ул. Һәм без аларны тәр­типтә тотарга бурычлы. Кышка керәбез, кабер өсләрен чистартырга да онытмагыз, мәрхүм-мәрхүмәләр тыныч ятсыннар.

i (1)i (2) i

Җәмилә МИНЕГАЛИМОВА.

Камышлы авылы.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 823

Комментирование запрещено