Көзге табигать

87caae0ea30dd80583828c003401a512Көз. Басулар соры төскә кергән. Уңыш җыеп алынган һәм урнаштырып куелган. Туңга сөрелгән басулар кара төстә. Уҗым басулары гына, язны хәтерләтеп, яшел булып торалар. Урманнарда яфраклы агачлар саргайган, көчле җил чыкса — коелалар. Ылыслы агачлар саргаймыйлар, мәңге яшел булып утыралар. Күчмә кошлар инде кышка җылы якларга юнәләләр, ә аларга алмашка тундрадан икенче төрле кошлар киләләр. Көннәр кыскара, төннәр озыная. Суыта, явымнар ешая. Соңгы 70 елда иң күп явым-төшем 1973нче һәм 1984нче елларда, ә иң аз явым-төшем 1959нчы һәм 1974нче еллар көзендә күзәтелде. Читать полностью

Кисәтү чаралары әйбәтрәк

medosmotr_3Пандемия башланганнан бирле, төгәлрәк әйткәндә 1 ап­рельдән, өлкә поликлиникаларында профилактик чаралар үткәрелми торган иде. Ниһаять, коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү штабы диспансеризация һәм профосмотрлар үткәрергә мөмкин, дигән карар чыгарды. Читать полностью

Мөмкинлекләре чикләнмәгән

IMG_98131Язмамның герое тормышны көндәлек вак-төяк, болытлар агышы, кошлар сайравы, яңгырдан соңгы саф һава, кояш баешы өчен генә түгел, шатлык-көенечләр өчен дә яратырга кирәклеген исбатлый… Читать полностью

Очраклы очрашу

c2d54bd35e47835cb1fd9c9e45bde784Самараның югары уку йорт­ларының берсендә укыган Сания, кышкы каникулларга авылга кайтырга дип, электричкага билет алды да, кесәсенә салып куйды. Электричка килергә вакыт байтак иде әле. Ул шул ук кесәдән телефонын алып, килгән смс хатларына җаваплар яза башлады. Вагонга кереп утыргач та, елмая-елмая, телефоннан күзен алмады. Читать полностью

Милләтебез югалмаса, динебез дә югалмас

maxresdefault1Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Корбан бәйрәменә багышланган вә­газендә “Ислам дине татар милләтен коткарды”, — дип әйтте. Ә сүзләрен дәлилләмәде. Бәлки ул Коръәндә язылган “Сәмигна вә әтагна” (ишеттеңме – ышан) дигән аятькә таянып әйткәндер, белмим.

Мин мөфти хәзрәтләрен хөрмәт итәм, аның абруе зурлыгын таныйм. Әмма ләкин аның: “Ислам дине татар мил­ләтен коткарды”, – дигән сүз­ләре белән килешә алмыйм һәм тарихи дәлилләргә таянып, үз фикеремдә калам. Читать полностью

Тукай — исән!

news_30343Татарстан – Яңа гасыр телевидениесеннән “Манзара” тапшыруы бара. Ул Тукайның туган көненә багышланган һәм төрле милләт халыклары аны үз телләрендә башкаралар. Читать полностью

Көзге ярминкәләр халыкка якыная

EEGIQTLWsAA5KDQ1Шәһәр халкы кышка әзерләнә башлады. Билгеле булганча, иң сыйфатлы яшелчәләр, бәрәңге, бал, ит һәм сөт продукциясе фермер­лардан һәм бакча хуҗа­ларыннан турыдан-туры сатып алынганнары. Читать полностью

Остазыбызның хезмәтен дәвам итәбез

Аглиуллин1Бүген, 7 сентябрьдә, “Бердәмлек” газетасының беренче мөхәррире Рәфгать Әһлиуллинга 77 яшь тулган булыр иде. Читать полностью

Белем көне яңача

ycYPZ3E7nm41

«Яктылык» мәктәбе укытучысы Рәмзия Зарипованың беренче сыйныфы  

Беренче сентябрь бүген,
Мәктәп гөр килеп тора.
Һәрберебезнең йөзеннән
Шатлык бөркелеп тора.

Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗановның бу шигырь юллары быел аеруча актуаль яңгырый, минемчә. Чөнки читтән торып укудан һәм озын җәйге каникул­лардан соң быелгы Белем бәй­рәме ата-аналар өчен дә, укучылар һәм укытучылар өчен дә, көтеп алынган бәйрәм булды. Читать полностью

Җан иясе уенчык түгел

UUsoF6sGTlo1

31 август – Ветеринария хезмәткәрләре көне

Корней Чуковскиның Айболитын хәтерлисезме? Игътибарлы, киң күңелле мал табибы авыру бөҗәкләрне дә, ерткыч хайваннарны да дәвалый. Хәтта Африкадан телеграмма алуга, хайваннарны коткару өчен, җир читенә дә китеп бара.

Тормышта да ветеринарлар бик кирәкле һөнәр ияләре. Алар ветеринария станцияләрендә, дәүләт һәм шәхси ветеринария клиникаларында, терлекчелек комплексларында, зоопаркларда һәм циркларда, махсуслаштырылган кибетләрдә эшлиләр. Бу игелекле һөнәр иясе Илнур Салих улы ФӘЙЗУЛЛИН да, Айболит кебек, меңләгән йорт хайваннарының гомерен саклап калучыларның берсе. Читать полностью

Безнең бәхеткә туган

Безымянный4Самара Җәмигъ мә­чете төзелешендә актив катна­шу­чылар­ның берсе булган Исмәгыйль Фәткулловка бүген 75 яшь тулган булыр иде. Шул уңайдан аның тормыш иптәше Нурания апа һәм кече улы Наиль белән очрашып, әңгәмә кордык. Читать полностью

Кар-бураннар арасында адашмам ( Денис авылында яшәүче Нурсинә ХӘКИМОВА хикәясе)

 s12001…1980 еллар ахыры булгандыр. Әле колхозларның  гөрләп торган чагы. Авылда эш бар,  эшкә кайтучы яшьләргә — өйләр, армия сафларыннан кайтучыларга тормыш башлап җибәрү өчен акча бирелә торган чак. Читать полностью

Равил абыйны сагынып

Равил Ягудин1Бүген, 25 августта, Самара төбә­генең мәшһүр татары, Бөтен­дөнья татар конгрессы Баш­карма комитетының Самара өлкәсеннән беренче әгъзасы Равил ага Яһудинның вафа­тына 10 ел тула. Читать полностью