Мөмкинлекләре чикләнмәгән

IMG_98131Язмамның герое тормышны көндәлек вак-төяк, болытлар агышы, кошлар сайравы, яңгырдан соңгы саф һава, кояш баешы өчен генә түгел, шатлык-көенечләр өчен дә яратырга кирәклеген исбатлый…

Рәшит Шакир улы бүген тормыштан канәгать булып яши. Ә 1980 елда, ике аягын да югалткач, тормыш мәгънәсен югалткан кебек тоела. Шулай да егет бирешми, курку һәм шик-шөбһәләрен җиңеп, үз-үзенә дә, башкаларга да көчле кеше булуын исбатлый ала.

Ул вакыттан бирле 40 ел үтеп киткән. Йөрәк яралары төзәлгән, авыр хатирәләр кү­ңелне әрнетми. Чөнки Рә­шиткә тормышка әйләнеп кайтырга булышкан тугры хатыны бар. Ул аңа мәхәббәт һәм көч биреп тора.

Хикәяне геройның балачак, яшьлек елларыннан башласам, дөресрәк булыр, бәлки. Рәшит Шакир улы Сираев Шенталы районыннан. Бала чагыннан ук аның игътибарын оста куллы эшчеләр, төзүчеләр җәлеп иткән. Шуңа да, һөнәр сайлап алу вакыты җиткәч, егет Самараның төзү техникумына укырга керә.

1977 елда Рәшитне хәрби хезмәткә алалар һәм ул Смоленск өлкәсендәге төзелеш гаскәрләренә эләгә. Иптәшләре белән бергә хәрби объектлар, оборона чикләре коралар. Ике елдан Рәшит ныгыган ир-егеткә әверелеп, туган ягына әйләнеп кайта һәм ПМК-708 оешмасында эшли башлый.

«Чираттагы ялым вакытында мин Дүшәнбедә яшәгән туганнарымны күреп кайтырга булдым. Казахстан буйлап бар­ганда, поезд бер станциядә тукталды. Пассажирлар кем кая таралышты. Мин дә җирле сәүдәгәрләр сатып торган җи­ләк-җимешләрне карый-ка­рый, поезд кузгалганны сизми дә калганмын. Поезд артыннан йөгереп, вагонга сикереп менәргә теләгән идем, шул вакыт минем ике аягым да киселде», — дип сөйли Рәшит абый.

Җирле халык егетне хас­таханәгә илтә һәм аңа 6 сәгатьтән соң гына операция ясыйлар. Егет инде тормыш белән хушлашырга җыена: аны саф һава агымы сыман хәтирәләр камап ала, гомеренең тәмамлануын аң­лау­дан йөрәге кысыла, бәхетле һәм моңсу мизгелләр хәтерендә яңара… «Мин әти-әниемә саубуллашу хаты да яздым, янәсе, мине гафу итегез, шулай килеп чыкты инде, дип. Хәзер, мине Ходай саклап калды, дип әйтә алам», — дип искә ала ул.

Реабилитацияне 22 яшьлек егет Самара өлкәсендә уза. Рәшиткә I группа инвалиды таныклыгы биреп чыгаралар. Алга таба аңа үз көченә ышанычын кайтарыр өчен авыр юл үтәргә туры киләчәк…

1982 елда Рәшитне Димитровградтагы инвалидлар интернатына кабул итәләр. Шундагы  сентябрь линейкасында булачак хатыны — Мари Элдан килгән Зифа Фәйзрахман кызы белән таныша. Ә ике елдан соң алар өйләнешәләр. Туйны интернатта, инде туганнарына һәм якыннарына әйләнгән кешеләр арасында уздыралар.

Гаилә тормышы акрынлап җайлана. Яшьләр Шенталага кайталар, Рәшит заказлар буенча кием-салым тегә башлый, ә Зифа азык-төлек кибетенә сатучы булып урнаша. «Иремнең куллары алтын. Тормышында очраган авырлыкларга карамастан, ул шат күңеллелеген, оптимистлыгын, хезмәткә һәм туган ягына булган мәхәббәтен югалтмады», – ди Зифа ханым.

1985 елда аларның кызлары Гөлнара, ә ике елдан уллары Равил туа. Алар да туган якларында калып, гаиләләр корып, матур гына яшәп яталар, балалар үстерәләр. Олы онык­лары Айнур инде өлкән сыйныф укучысы, “Юнкер” хәрби-патриотик клубы әгъзасы, ә кечкенә Яс­минәгә әле 3 кенә яшь. Тиздән гаиләдә тагын бер шатлык­лы вакыйга көтелә – ирле-ха­тынлы Сираевлар өченче тап­кыр әби һәм бабай булырга әзерләнәләр.

Бүген безнең геройларыбыз лаеклы ялда инде. Рәшит абый, төзүче буларак, үз бакчасында беседка ясап куйган, чәчәкләр үстерә. Ә Зифа апа – хуҗабикә.

«Безнең бакчада ни генә юк: бәрәңге, кишер, кыяр, помидор һәм башка файдалы яшелчәләр. Җиләк-җи­меш агачлары да күп», — ди хуҗа­бикә. Ә бит аларны үстерү генә аз, җыю, саклау, кайнатма һәм компот әзерләү кебек бик күп вакыт һәм көч таләп итүче эш тә ул. Боларны барысын да хуҗабикә башкара. Аның кай­нат­­малары бик тәмле килеп чыга.

Сираевларның капка тө­беннән үк берсеннән-берсе матуррак аллы-гөлле чәчәкләр һәм башка культуралар гөрләп үсеп утыралар. Ир белән хатын бик теләп миңа экскурсия үткәрделәр.

Күптән түгел Сираевлар гаиләсе “Иң яхшы шәх­си ху­җалык” конкурсында катнашып, “Иң үзенчәлекле хуҗа­лык” номинациясендә икенче урынны яуладылар. Лаек­лы җиңү, минемчә. Сираевлар гаи­ләсенең уңганлыгы, тырышлыгы таң калдыра.

Рәшит ага балачактан табигатьне бик ярата. «Табигатьне ярату — ватанны ярату белән тиң. Буш вакытымда җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыярга яратам. Мине җирле пейзажлар илһамландыра. Матур болыннар һәм мәһабәт агачлар күз явын алырлык! Мин һәрвакыт өч кагыйдәгә таянып эш итәм: үз-үзең булып калу, һәр мизгелгә сөенеп яшәү һәм һәрвакыт елмаю», – ди ул, миңа да елмаеп.

Шулай ук Рәшит Шакир улы татар музыкасына гашыйк. Ул туган телендә бик моңлы итеп җырлый. Күп кенә өлкә һәм район конкурсларында призлы урыннар алып тора. 

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән булуга карамастан, безнең героебыз күңел төшенкелегенә бирелми, кире­сенчә, күп авылдашлары өчен батырлык һәм ныклык үрнәге булып тора ул. Рәшит агага һәм аның гаиләсенә бәхет, иминлек һәм сәламәтлек телибез!

Алинә ХАРИСОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 747

Комментирование запрещено