23 июньдә, нәкъ быелгы Җиңү парады алдыннан, Камышлыда яшәүче 94 яшьлек сугыш ветераны Мәгърүф ага Бакиев җылы һәм төзек өйнең тупсасын беренче мәртәбә атлап керде. Бу көнне ул 15 еллар чамасы көтте. Моны сугыш ветеранының чираттагы җиңүе дип атарга да була. Ләкин мин мәкаләбезнең асылын халык тарафыннан сугыш ветераннарына күрсәтелгән хөрмәтнең югары ноктасы, ихлас күңелдән эшләнгән хәйриячелек үрнәге, дип атар идем. Читать полностью
Милләтебез язмышы яшьләр кулында
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте өлкәбездә милли һәм дини гореф-гадәтләрне, ана телебезне саклап калу һәм үстерү юнәлешендә зур эш алып бара. 30 ел дәверендә милли оешмада йөзләгән кеше катнашып, һәркем аның эшчәнлегенә үз өлешен кертә барды. Өлкәннәргә алмаш буын да үсеп килә. Татар яшьләре нинди хыяллар белән янып яши соң? Аларны нинди проблемалар борчый? Шул турыда өлкә “Туган тел” татар җәмгыятенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Фәрзәнә Мәхмүтова белән сөйләштек. Читать полностью
Аңлы рәвештә тавыш бирик
2020 ел – кәбисә елы (високосный). Шуңа күрәдерме, юкмы, бу елның башыннан ук моңа кадәр очрамаган яисә бик сирәк булучы төрле хәлләр килеп чыга башлады. COVID-19 вирусы гына ни тора!
Әле тагын бер яңалык, ел башында, Россия Президенты Владимир Путин Федераль җыелышка Юллама белән мөрәҗәгать иткәндә, яңа хөкүмәт билгеләнүе һәм, 1993 елда кабул ителгән Конституциягә, актуаль булуына карамастан, үзгәрешләр кертеләчәген хәбәр итте. Читать полностью
Газиз белән Газизә
Татарстан Республикасы, Бикүле авылында яшәгән Минҗиһан апа Гыйльфанова истәлегенә багышлыйм.
Ак каендай сылу Газизә
Озата ирен,
Сугышка китә Газизе
Сакларга илне.
Читать полностью
Сабан туе — 1941
Язгы матур көннәрнең берсе иде. Маһинур бүген дә ул көннең матурлыгын күз алдыннан һич тә җибәрә алмый. Иртән-иртүк ул, көянтә-чиләген асып, Сок буена төшеп китте. Суны буып куйганнар булса кирәк – елга киңәеп киткән. Сокның ар ягындагы болын өстеннән сыек кына томан күтәрелеп килә. Читать полностью
Зирәк акыллы һәм сабыр әбием
Минем карт әбиемнең исеме Рәшидә Гарифуллина. Ул әнием ягыннан әбиемнең әнисе. Аңарга хәзер 83 яшь һәм ул Шенталы районының Денис авылында яши. Читать полностью
Брежнев үзе аның кулын кыскан
Газетабызның күптәнге дусты Әмир абый Җаббаровның юмор кыстырып, җиңел тел белән язылган иҗат җимешләрен укучыларыбыз яратып укыйлар. Ә бу юлы ул редакциягә шалтыратып, үзебезне кунакка чакырды. “Минзада апагыз белән танышырсыз. Ул бит гади хатын түгел, аның белән Брежнев үзе кул биреп исәнләшкән”, — дип кызыксындырды.
…Минзада Хөснулла кызы Әмир абый кебек үк җор телле булып чыкты. Тормыш юлы да бер китап язарлык икән. Биш сыйныф белеме булган гади авыл кызы Куйбышев авиация заводында самолетлар ясаган. Читать полностью
Барыр юлларыгыз имин булсын
Самара өлкәсендә чыгарылыш сыйныф укучыларына аттестатлар тапшыра башладылар. Быел мәктәпне 14200дән артыграк бала тәмамлый. “Сез — Самара өлкәсенең һәм данлыклы тарихы булган илебезнең киләчәге. Сез сәләтле, кызыксынучан, энергиягез ташып тора. Барлык хыялларыгыз һәм ниятләрегез тормышка ашсын”, — дип котлады чыгарылыш сыйныф укучыларын губернатор Дмитрий Азаров. Читать полностью
Ак халат — өмет һәм шәфкатьлелек билгесе
21 июнь — медицина хезмәткәрләре көне
Илебездә коронавирус йогышы авыруына каршы көрәш бара. 21 июньдә һөнәри бәйрәмнәре булуына карамастан, медицина хезмәткәрләре киеренке режимда эшлиләр. Самараның 4 санлы сырхауханәсендә өлкән шәфкать туташы вазифаларын башкаручы Алия Кәлимуллина да иртәдән кичкә кадәр кешеләр сәламәтлеге сагында тора. Читать полностью
Әтиемнең дәү әтисе белән горурланып яшим
Мин әти-әнием белән гаилә альбомындагы фотографияләрне карап утырырга яратам. Һәр фотода ата-бабаларыбызның тормышы, ил тарихы. Быел, Ватаныбыз Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үткәндә, бу фотолар аеруча әһәмияткә ия. Шушы олуг Җиңүгә минем нәсел-ыруымның да өлеш кертүе белән чын күңелемнән горурланам. Читать полностью
Җиде буын җылысын сакла
Соңгы елларда гаилә шәҗәрәләре төзүгә игътибар артты. Күпләр үзләренең нәсел тарихын өйрәнеп, ерак ата-бабаларының кемнәр булуын ачыкларга тырышалар. Бу – бик күп вакыт таләп итә торган четерекле, шул ук вакытта кызыклы һәм бик тә саваплы эш.
Самарада яшәүче хезмәт ветераны, озак еллар тарих укытучысы булып эшләгән Фәйзрахман абый Гайнуллин да үзенең нәсел җепләрен төзү белән шөгыльләнә. Читать полностью
Әниебез – тормыш өлгесе
Бөек Ватан сугышы безнең гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Әнием Минегаян — тылда, ә әтием Ярулла фронтта фашистларга каршы сугышкан. Читать полностью
Вирус дуслыкны боза алмый
Үз-үзеңне изоляцияләү режимы кертелү сәбәпле, берничә ай инде “Бердәмлек” редакциясе хезмәткәрләре читтән торып эшләргә мәҗбүр. Әлбәттә, бу берникадәр уңайсызлыклар тудырды. Аеруча: “Йомышлары төшеп, укучыларыбыз безне редакциядән эзләп йөрмәсләрме икән? Туганнарын газетабыз аша котларга яисә белдерү бирергә теләүчеләр безнең белән элемтәгә керә алырлармы, 2020 елның икенче яртыеллыгына язылу кампаниясе башлангач, әбүнәчеләр саны кимемәсме”, – дип борчылдык. Читать полностью