“Юнкерсны” бәреп төшергән Мисбах

участник вов 1907-1960 сулеейманов1Мисбах Вилдан улы Сө­ләймановның язмышы, ул күргән михнәтләр Бөек Ватан сугышында дошманнарга каршы су­гыш­кан меңнәрчә милләттәшләребезнең язмышыннан аерыл­мый. Ул чорда яшәгән ватандашларыбызның күрсәткән ба­тырлыгы буыннардан буыннарга күчеп, мәңге истә кала­чак. Читать полностью

Һаман яшь син, дәртле һәм ялкынлы

IMG_47611Белгәнебезчә, апрель башында мәңге яшь, дәртле «Ялкынлы яшьлек» халык ансамбленең зур бәйрәмен — 50 еллык юбилеен билгеләп үтәчәкбез. Шушы олуг бәйрәмгә багышланган чаралар башланган да инде: “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре белән берлектә, өлкәбезнең татарлар яшәгән төбәкләрендә гамьле дә, ямьле дә очрашулар оештырып, матур, халыкчан концерт программасы белән чыгыш ясап йөри алар.

8 февраль көнне бу очрашулар Иске Усман һәм Иске Ярмәктә дә узды. Читать полностью

“Ватаным язмышында – халкым язмышы”

Безымянный2Бөек Ватан сугышы вакыйгалары торган саен ерагая бара. Тик ул вакыйгалар халык хәтереннән беркайчан да югалмаячак. Чөнки 1941 — 1945 еллар эчендә ил өстенә төшкән зур әфәт бер генә гаиләне дә читләп үтмәгән.

Самараның “Яктылык” татар мәк­тәбе укучылары, һәрбер йортта да кадерле ядкарьләр итеп сакланган сугыш  истәлек­ләрен барлап, Бөек Ватан сугышында катнашкан әби-бабалары турында иншалар язалар. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Нурзидә Фәйзуллина бу язмаларның кайберләрен безнең газета укучылары игътибарына да тәкъдим итте. Читать полностью

Барсы өчен дә рәхмәт, Фәрхәд абый!

Kued0EqADys-300x253Иртәгә, 22 мартта, Фәрхәд Сабирҗан улы Мәхмүтовка нибары 48 яшь тулган булыр иде

Быел Татарстанның “Идел” яшьләре үзәге 30 еллыгын бәйрәм итә. Без, Самара татарлары, бу оешма турында сөйләгәндә, вакытсыз арабыздан киткән милләтпәрвәр, өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте директоры Фәрхәд Мәхмүтовны искә алабыз. 90нчы елларда яшьләребезгә Татарстан лагерьларына юлны нәкъ ул ачкан иде бит.  Нәтиҗәдә, ничәмә буын милләттәшләребез го­мер­леккә татарлык, милләт­пәрвәрлек чире белән авырадылар, үзләре олыгайгач, балаларын да татар мәктәбенә укырга алып килделәр, татар лагерьларына җибәреп, татарлык хисләре тәрбияләделәр. Читать полностью

Татарлар командасы оттырды

img_92871МТЛ «Арена» спорт комп­лексында «Халыклар дус­лыгы — 2020» традицион спорт фестивале узды. Төрле мил­ләт халыклары яшәгән Са­мара өлкәсендә шушын­дый милләтара спорт фести­вале инде унынчы тапкыр үткәрелә. «Юлле» Корея мил­ли уен кораллары ан­самбле барабаннары чарага спорт рит­мы биреп торды. Фес­ти­валь Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багыш­ланган иде. Читать полностью

Гаилә дингә таяна

img_81401

Илһамия КӘРИМОВА (сулдан өченче) “Гаи­лә байлыгы” чарасында  

Өлкә Халыклар дуслыгы йортында “Гаилә байлыгы” дип аталган конфессияара чара узды. Аны Самараның “Дор Цаир” (“Яшь буын”) дип аталган Самара яшьләренең ортодоксаль иудаизм оешмасы, “Самара өлкәсенең православ хатын-кызлар берләшмәсе” һәм өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы оештырдылар. Чарада социаль-демографик һәм гаилә сәясәте министрлыгы, руханилар, дини һәм милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре, мәгариф хез­мәткәрләре, психологлар һәм табиблар катнашты. Читать полностью

Татар булган җирдә моң бар

DSC_02501Похвистнево районының Гали авылында уникенче тапкыр уздырылган “Халкым минем” фестивалендә катнашкан Пох­вист­нево һәм Камышлы рай­оны үзешчәннәре җыр-бию аша  төп теманы – Бөек Җиңү­нең 75 еллыгын яктырта алдылар.

Бу фестивальне җирле эш­мәкәр, Бөтендөнья татар кон­грессы Башкарма комитеты әгъзасы, Похвистнево районы­ның “Туган тел” та­тар җәмгыяте рәисе Расих Латыйпов (урыны оҗмахта булсын) өлкәбездә яшәүче сәләтле милләттәшләребезне эзләп табу һәм, иҗат чаткысы кабызып, талантларын халыкка күрсәтү максатыннан башлап җибәргән иде. Күп еллар чара Татарстан ярдәме белән уздырылып килде. Быел исә ул районның Мәдәният идарәсе һәм “Туган тел” татар оешмасы тарафыннан оештырылды. Оештыручылар алмашынудан фестиваль от­тырмады,  шундый ук җылы һәм ижади атмосферада узды. Читать полностью

Без, без, без идек…

32Без сугыштан соң туган балалар. Ачлыкның ни икәнен күреп, белеп үстек. Ә шулай да без табигатькә, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле. Безне табигать ризыклары туендырды. Без, дүрт кыз, инәкәй куенына сыенып, ятим үстек. Ул вакытта көн-төн эшләсәң дә, акча түләнми иде. Таякка эшлибез, дип инәкәйнең елаганнары! Ягарга — утын, кияргә — кием, ашарга ризык юк. Инәкәй йокысыз төннәрдә ниләр уйлады икән, ничек безне үстерә алды икән, дип шаккатып искә алабыз сугыштан соңгы елларны. Хәзер ни телисең — бар да бар, ә шулай да, иртән торгач, ни пешерим икән, дип кыланабыз. Читать полностью

Мәктәп ишекләре бер дә ябылмасын!

наш коллектив1Журналист үзе язган мәгъ­лүматны халыкка җит­керер алдыннан җиде тап­кыр тикшерергә тиеш. Без, бердәмлеклеләр, шулай эшләргә тырышабыз да. Шулай да без гади кешеләр, хата да җибәрә алабыз. Әнә, газетаның узган санында бастырылып чыккан “Юкка түгел, юкка түгелдер” дип аталган мәка­ләбездә Пох­вистнево районы­ның Мә­чәләй авылында мәктәп эшләми дип язып куйганбыз. Карасаң, укучылар саны аз булуга карамастан, ул эшләп тора. Мәчәләй авылы мәктәбе соңгы елларда Подбельск мәк­тәбенең фи­лиалы булып санала. Без, аның җитәкчесе Әл­фия Субеева белән элем­тәгә кереп, мәктәп турында сораштык. Читать полностью

Алтын куллы оста

TIImkSvqrqg115 март — көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне. Күп еллар июльнең дүртенче якшәмбесендә “Сәүдә, көнкүреш хезмәт күрсәтү һәм торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләре көне” буларак үткәрелгән бәйрәм 1980 елдан мартның өченче якшәмбесенә күчерелгән. Бу тармак хезмәткәрләре йортларда су, газ, җылылык һәм ут булсын, парклар, скверлар, урамнар, юллар, ишегаллары, подъездлар чисталыгы белән куандырсын өчен тырышып эшлиләр. Ателье-комбинатлар, остаханәләр һәм салоннарда хезмәт куючыларның һөнәри осталыгын һәм җаваплылыгын бәяләп бетерерлек түгел. Бүген көнкүреш хезмәт күрсәтү тармагы эш спектрын киңәйтү, сыйфатын яхшырту өстендә эшли. Аларның хезмәте башка кешеләргә уңайлы яшәү шартлары булдыра һәм көндәлек проблемаларга вакыт сарыф итмичә, бөтен игътибарны эшеңә, балаларыңа, гаиләңә юнәлтергә мөмкинлек бирә. Бер генә йорт та бу өлкә хезмәтләреннән башка яши алмый. Электр приборларын, машиналарны, фатирларны, кием-салымыңны, аяк киемнәрен тәртипкә китерү кирәк булганда, алтын куллы осталарга мөрәҗәгать итәбез. Аларның кайберләре өчен даими клиентлар булып торабыз. Читать полностью

Гамьле һәм ямьле очрашулар

IMG_49691“Бердәмлек” өлкә татар газетасы һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле — телебезне, динебезне, җыр-моңнарыбызны, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны, милләтебезне саклау­чылар һәм яклаучылар дисәм, бер дә арттыру булмас.

Быел яраткан милли басмабыз һәм күңел түрләребезгә күптән кереп урнашкан ансамблебез зур юбилейлары каршында торалар. Беренчесенә – 30, икенчесенә 50 яшь тула. Юбилей чаралары инде башланып та киткән. Милләтпәрвәрләр татарлар күмәкләшеп яшәгән төбәкләрдә, газета укучылары белән очрашулар уздырып, бик эчтәлекле, матур концертлар куеп, татар халкына чын мәгънәсендә бәйрәм ясап йөриләр. Читать полностью

Гөрләп торды әниләр бәйрәме

i (1)Язның беренче көннәрендә бөтен авыл һәм шәһәрләрдә иң матур, көтеп алган бәйрә­мебезне – Халыкара хатын-кызлар көнен билгеләп үттек. Бу турыда редакциягә Мәдә­ният йортлары мөдирләре болай яза: Читать полностью

Илаһи бер һәйкәл булсын иде

iХөрмәтле Иске Җүрәй авылы кешеләре!

Авылыбызның тарихы бай һәм тирән. Аның изге туфрагында күп кенә данлыклы кешеләр дөньяга килгән. Мәсәлән, ахун хәзрәт Шаммазов яшәгәне билгеле. Димәк, тирә-яктагы авыллар өчен дин һәм тәрбия үзәге, мәгърифәт чыганагы булып саналган ул. Кызганычка, авылыбыз тарихындагы кыйммәтле фактларның күбесе югалган, онытылган хәлдә. Читать полностью