“Кар-кар! Мичтә ботка бар-бар”

6hUDXiWyAno1- “Карга боткасы” бәйрәмен  ни өчен шулай атаганнарын беләсезме? — дип серле елмая Похвистнево районының Яңа Мансур авыл җирлеге башлыгы Ирек Газиев. — Чөнки бу бәйрәмдә халык, ботка пешереп, кара каргаларны сыйлаган, мул уңыш сораган. Читать полностью

Җиргә төшкән фәрештәләр

Латыповы (2)1Аллаһы Тәгалә хатын-кыз­ны нәфис, сөйкемле, неч­кә күңелле итеп яралткан. Шул ук вакытта аны рухи көч, ила­һи серлелек белән бүләк­ләр­гә дә онытмаган. Әнә, ша­гыйрь Наил Касыймов та гүзәл зат­ларны җир фәрештәсе, мәң­ге­лек табышмак итеп сурәтли ич:

…И хатын-кыз, и изге зат!

Син — җирнең фәрештәсе!

Сүзләр аздыр. Килә сиңа

Хис белән эндәшәсе…

Тик замана кырыс. Хатын-кыз тормышын өй эшләренә, балалар тәрбияләүгә генә багышламый, ир-атлар белән беррәттән эшли, гаиләне акча белән дә тәэмин итә… Читать полностью

Синең җылыңны тоеп яшибез

2020-03-02_1154251Чиксез галәмдәге кечкенә генә Җир дип аталган гүзәл планетаның үз куенына адәм балаларын да алып әйләнә башлавына хәтсез гомерләр үткән бит инде. Кемнәр генә килмәгән дә җиргә, кемнәр генә китмәгән?

Әйе, без төрле. Әмма барыбызга да хас бер нәрсә бар — һәммәбез Ана карынында яралып, үзәгеннән өзелеп төшкән затлар. Якты дөньяга килүебез белән үк без әниләребезгә бурычлы.

Җир йөзендә әнидән дә күркәм, әнидән дә сөйкемле зат юктыр. Һәркайсыбызның әнисе үзенә кадерле, газиз. Алар безне тапкан, баккан. Аз гына авырсак та, көенгән, тәпи йөреп китүебезне күреп, беренче авазларыбызны ишетеп сөенгән. Әниләребез безне күз карасыдай саклап үстергән, укыткан, олы тормыш юлына озаткан. Әниләрнең изге догалары, хәер-фатихасы безне гомер буе саклап бара. Без алар алдында мәңге бурычлы.

Тәнзилә Минсафин кызы Баһаутдинова да — игелекле балалар үстергән Ана, катлаулы һәм матур тормыш юлы узган шәхес. 8 Март – хатын-кызлар бәйрәмендә тууы балалары өчен икеләтә бәйрәм. Быел Тәнзилә апага 80 яшь тула. Димәк, аның өендә шушы көннәрдә зур бәйрәм көтелә. Читать полностью

Кызлы гаилә – бәхетле гаилә

Эльвира (сулдан унга), Зарина Регина

Эльвира (сулдан уңга) кызлары Зарина һәм Регина белән  

Хатыны тәмле ризыклар пешереп, эштән кайтуын көтсә, өйгә керүенә балалары сырып алып: “Әти, көнең ничек үтте?” – дип сораса, ир-ат өчен шуннан да зур бәхет бармы икән? Аллага шөкер, мин үзем шул бәхетлеләр ара­сында. Җәмәгатем Эльвира һәм кызларым Регина белән Зарина — тормышымның иң матур бизәкләре. Читать полностью

Юкка түгел, юкка түгелдер…

мочалеевка1Үткән шимбәдә “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре һәм “Ялкынлы яшьлек” халык ансамбле, ПАО “Лукойл” гранты ярдәмендә, “Бердәмлектә – көч” (“В единстве – сила”) дип аталган проект буенча газета укучылары белән очрашуларын дәвам итеп, Похвистнево районының Мәчәләй һәм Гали авылларына барып кайттылар. Мәчәләй авылында да, Галидә дә аларны халык җырлап-биеп, сый-хөрмәт белән каршы алды. Очрашулар бик матур, конструктив рәвештә узды. Авылларда халык газета хезмәткәрләрен дә, “Ялкынлы яшьлек” ансамблен дә зарыгып көтеп алынган туганнарын каршылагандай каршы алды. Читать полностью

Җир шарында тормыш саклаучылар

нурания абзалова1Атнакич Самараның опера һәм балет театрында губернатор Дмитрий Азаров өлкә хатын-кызларын 8 Март бәйрәме белән котлады. Залда, башлыча, иң матур киемнәрен киеп килгән хатын-кызлар — табиблар һәм укытучылар, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләре һәм мәдәният-сәнгать эшлеклеләре, күп балалы аналар һәм сугыш вакытында тылда эшләгән хезмәт ветераннары утырган. Читать полностью

Чаңгы юлы чакыра

Чаңгы1

Алинә һәм әтисе Ришат Ибрагимовлар.

Ватанны саклаучылар кө­не уңаеннан, Камышлы рай­онының Иске Ярмәк авы­лында, традиция буенча,  «Ярмәк чаңгы юлы-2020» яры­шы узды. Алтынчы мәр­тәбә үткәрелүче бәйге  авыл­даш­ларыбыз Зыя һәм Гайшә Ваһаҗевлар истәлегенә ба­гыш­ланган иде.

Спорт бәйрәме сугыштан кайтмаган авылдашлар истәлегенә куелган һәй­кәл янында башланып китте. Яр­мәк авыл үзидарәсе башлыгы Минсәгыйть Шәйхетдинов, бәйрәм белән котлаганнан соң, сүзне мәрхүм Зыя һәм Гайшә Ваһаҗевларның балаларына бирде. Гайшә апа җирле мәк­тәптә укытучы, ә Зыя абзый агроном булып эшләгәннәр иде. Читать полностью

Гәүһәрия апаның ике бәйрәме

Гавхария21Башкортостанның Иске Кулатка районы Кирюшкино авылында (Киреавыл) туып-үскән Гәүһәрия Абдулла кызы Гафурова өчен дә 8 март икеләтә бәйрәм — Халыкара хатын-кыз­лар көне һәм туган көне. Быел ул 85 яшьлек юбилеен бәй­рәм итә. Сугыш чоры баласы буларак, тормышның ачысын күреп үскән Гәүһәрия апа ихтирамга лаек кешеләрнең берсе. Читать полностью

“Барыгыз да бәхетле булыгыз”

IMG-7ede1205abba7c61720b2fdc8748ecdd-V1Елховка районының Мул­ла авылында зур кайгы – соңгы сугыш ветераны Минне­гәрәй Минегали улы Вәлитов вафат. Җиңү көнен Герма­ниядә каршылаган, гомер буе туган авы­лында яшәп, хатыны Җария белән 6 бала үстергән Мин­негәрәй абзыйның тор­мы­шы гыйбрәтле дә, бәхетле дә. Читать полностью

Халкыбызның рухын рәнҗетмик

Родной язык2Казахча — сәлеметсиз бе, грузин те­лендә — гамарджоба, ә татарча – исәнмесез… Өлкә Халыклар дуслыгы йортында Халыкара туган тел көненә карата узган чарада кунакларны әнә шулай төрле телләрдә сәламләп каршы алдылар. Бу сүзләр тәрҗемәгә дә мохтаҗ түгел иде бугай, һәркем елмаеп, сәламгә үз телендә җавап кайтарды. Читать полностью

Сугыш яралары һаман төзәлми…

IMG_20200210_113809[1]Сугыш аяусыз. Аның мих­нәтләрен гомер көзенә якын­лашкан өлкән яшьтә­геләр дә, бишектә яткан сабыйлар да бердәй татый. Бөек Ватан сугышы китергән кайгы-хәс­рәт, ачлык-ялангачлык, авыр хезмәт, өшү-туңулар бер­кемне дә читләп үтмәгән. Ни үкенеч, сугыш һәм аннан соңгы чорларда авырлыклар, юк­лык, рәнҗетелүләр аша үткән, әмма бирешмәгән, сынатмаган кешеләр арабыздан китә баралар. Хәзер сугыш чорында бала булган, әмма аның михнәтләрен өлкәннәр белән тигез кичергән, Бөек Җиңү көнен якынайтуга, җимерек шәһәр һәм авылларны  тор­гызуга өлеш керткән кеше­ләрнең дә исәбе елдан-ел кими. Сабый чактан ук ятим калган, “әти” сүзен әйтергә тилмереп яшәгән, бәхетле балачагын сугыш урлаган Диләрә апа Кәримова да ачы сугыш чоры баласы. Читать полностью

Ил сагында тора ирләр…

Идеал Галяв1“Ватанны яклаучылар” көне — хәрби хезмәттә булган һәр солдатның, һәр офицерның йөрәге белән көтеп алынган бәйрәме. Чөнки ике ел гына хезмәт итеп кайткан яшь кеше өчен дә армия хезмәте зур сынау. Ә инде бөтен гомерен хәрби хезмәткә багышлаган, отставкага чыккач та, халкына хезмәт итәргә көч һәм гайрәт тапкан хәрбиләр бик сирәк, шуңа мактаулы да.

Идеал Муса улы Галәвет­динов нәкъ шундыйлардан. Ул Совет армиясендәге хезмәтен үткән гасырның туксанынчы елларында тәмамлаган һәм, очраклы рәвештә баш мөхәрриребез Рәфгать Әһлиуллин белән автобуста танышып, “Бердәмлек” газетасына хәбәрче булып эшкә килгән. Күрүебезчә, очраклы очрашу бер дә очраклы булмаган. Яшьли татар музыкасына, әдәбиятына, сәнгатенә гашыйк булган Идеал абый бүген дә сафта. Милләт сагында, дип әйтер идем. Без ел саен Идеал абыйны һәм хәрби хезмәттә булган бөтен милләттәшләребезне 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне белән котлыйбыз.

Ә быел аңардан хәрби хезмәттә үткән елларын искә алуын соралдык. Читать полностью

Ил төкерсә – күл була

гальцова 21Самара өлкәсендә кеше хокукларын яклау вәкиле Ольга Гальцова “Прогресс-В” төзү оешмасы идарәсендә татар җә­мәгатьчелеге белән очрашты. Чарада Камышлы районы башлыгы Рафаэль Камил улы Баһаутдинов та бар иде. Читать полностью