Ана теле булсын иде йөрәк түрендәрәк

Гали авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Искәндәр ЛАТЫЙПОВ язма эшләр барышын күзәтә

Гали авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Искәндәр ЛАТЫЙПОВ язма эшләр барышын күзәтә

Исем, сыйфат, рәвеш, сан кебек сүз төркемнәрен алмаштырып килә торган сүз төркеме ничек атала? Ә бирелгән текстта төшереп калдырылган сүзләрне ничек дөрес куярга? Шушы көннәрдә татар теле һәм әдәбияты буенча уздырылган өлкә олимпиадасында әнә шундый сораулар да очрады. Читать полностью

“Татар газетасы – Әлифба бит ул”

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

Ульян губернаторы Сергей МОРОЗОВта кунакта

6 – 7 декабрьдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы һәм “Татмедиа” оешмасы Бөтенроссия татар журналистлары форумы үткәрде

Читать полностью

Бәйрәм булып истә калачак

Борьба1Самараның “Металлург” спорт комплексында грек-рим көрәше буенча Россиянең атказанган спорт мастеры, РСФСРның һәм СССРның атказанган тренеры, Похвистнево районының Мактаулы гражданины Наил Мөхәммәтгәрәй улы ГӘРӘЕВ истәлегенә яшүсмерләр арасында грек-рим көрәше буенча XX төбәкара турнир узды. Читать полностью

Әниләргә олы рәхмәтләр

41l-EgFxiug1

Венера бистәсе әниләре мәчеттә кунакта.

Узган атнада өлкәбезнең барлык шәһәр-авылларында Әниләр көненә карата бәйрәм чаралары узды. Читать полностью

Тарих музееның беренче адымнары

deniskino-95121Шенталы районының Денис авылы халык саны буенча районда иң зур авыл булып санала. 110 ел элек төзелеп, бүгенге көндә дә эшләп торучы мәчет авылыбызның горурлыгы булып балкып тора. Ул революциядән соң да, Бөек Ватан сугышы елларында да эшен туктатмаган, Аллага шөкер. Шулай ук, авылыбызда тарих музее да бар. Ул урта мәктәпнең кечкенә генә бер бүлмәсендә урнашкан иде. Музейда авыл тормышына кагылышлы төрле экспонатлар, Бөек Ватан сугышында катнашучыларның фотосурәтләре, алар турында язмалар да шактый гына җыелган. Читать полностью

Исеңдәме, апам…

287740-svetikТатарстан җырчысы Альбина Хәкимованың “Апама” дигән җырын бик яратам мин. Нәкь Миңнур апам турында җырлый кебек.

“Исеңдәме, без үскәндә, апам,

Син әнкәйгә булдың таяныч…”

Чынлап та, әтиебез Юныс сугышка киткәч, 13 яшьлек апабыз әнкәйнең иң зур ярдәмчесенә әверелде. Читать полностью

Энҗе-мәрҗән калфагы йөзенә бик килешә…

загруженное1Разия Азимҗан кызы Әюпованы Похвистнево районының Гали авылында бик яхшы беләләр. Әле өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләгәнче үк ул татар милли тормышында актив катнаша иде. Самарада узган милли чаралардан, Сабан туеннан соң һәрвакыт аның кафесында җыелып, сөйләшеп утыра, кайнар чәй, милли тәм-томнар белән сыйлана идек. Ә инде Разия апа өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасын җитәкләгәч, без аның белән кулга-кул тотынышып эшли башладык. Ул Гали авылында, Сызранда, Кошки районының Иске Фәйзулла (Иске Җүрәй) авылында оешманың бүлекчәләрен булдырды. Бүген бергәләшеп татар мәдәниятен, милли гореф-гадәтләрне, йолаларны саклап калу, балаларны милли һәм дини мохитта үстерү юнәлешендә актив эшчәнлек алып барабыз. Читать полностью

Тәкъдимнәрегезне көтеп калабыз

050Газетабызның үткән санында “Туган тел” татар җәмгыятенең 30 еллыгы уңаеннан үткән җыелышның пленар утырышы турында язып чыккан идек. Ул айсбергның өске өлеше генә иде әле. Татар матбугатын, телебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калу буенча төп сөйләшүләр, фикер алышулар секцияләрдә булды. Бүген сезнең игътибарыгызга “Милли матбугат” секциясендә яңгыраган чыгышларның өземтәләрен тәкъдим итәбез. Читать полностью

Бердәм булыйк! Бергә булдырыйк!

R7yyN0rnRpw11

«Массакүләм мәгъ­лүмат чаралары» секциясендә

Өлкә “Туган тел” татар җәм­гыяте президенты Ильяс Шә­күров күптән инде өлкә татар активистларына җыелышып, милләтебез каршында тор­ган мәсьәләләрне уртага са­­лып сөйләшергә, хәл итү юл­ларын бергәләшеп эзләргә кирәклеге турында сөйләп килде. Ниһаять, ул бу хыялын тормышка ашыра алды. Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте үзенең 30 еллык юбилеен Самара өлкәсенең татар мил­ли хәрәкәт активистлары кат­нашында, тантаналы җыелыш белән билгеләп үтте. Чара Са­мараның “Заря” мәдәният са­раенда узды. Читать полностью

“Башкорт мәдәнияте көннәре” гөрләп үтте

IMG_6364 (2)1919 елда Башкорт Совет Социалистик Автономиясе оештырылу уңаеннан, Россия Президенты Владимир Путин юбилей чараларын дәүләт дәрәҗәсендә үткәрү турында Указ чыгарган иде. Бәйрәм, ил буйлап атлый-атлый, Самара өлкәсенә дә килеп җитте һәм 11 — 16 ноябрьдә Самара өлкәсендә “Башкорт мәдәнияте көннәре” дип аталган күләмле чара уздырылды. Читать полностью

Челтер, челтер чишмәкәй

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Ра¬фаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләнде¬рел¬гән чишмәне ачалар

Минсәгыйть ШӘЙХЕТДИНОВ, Нәгыймулла ГӘРӘЕВ, Рафаэль БАҺАУТДИНОВ һәм Габдулла хәзрәт МӨХӘММӘТ¬КӘРИМ төзекләндерелгән чишмәне ачалар

Бу язма Камышлы районы чишмәләре темасын дәвам итә

 Быелгы Гашура бәйрәмендә Камышлы районының Иске Яр­мәк авылы халкы — күрше-күлән, ту­ган-тумача, машиналарына төя­лешеп, Кордон чишмәсенә юнәл­деләр. Ул авылдан бер­ничә чакрым ераклыкта, урман уртасында челтерәп агып ята. Быел авылыбыз табигатен сөюче уңган егетләребез көче белән чишмә төзекләндерелде, ә аны халыкка тәкъдим итү чарасын Гашура көненә калдырганнар иде. Читать полностью

Бәхетле булырга курыкмагыз!

Wjx-aOECNAk11

Гүзәл БИЛДАНОВА балалары белән

Хатын-кызга назлылык, нәфислек кебек сыйфатлар хас. Шулай да күп вакытта гүзәл затларның кыюлыгы, түземлеге, авырлыкларга баш имәве гаҗәпләндерә дә, сокландыра да.

Самарада яшәүче Гүзәл Харун кызы БИЛДАНОВА нәкъ шундыйлардан. Беренче карашка нәзәкатьле булып күренгән хатын йорт хуҗалыгын алып барырга да, дәүләт эшенә дә, биш баласын тәрбияләргә дә өлгерә. Читать полностью

Халык күңелендә мәңге саклансын

доски1“Бердәмлек” газетасының 28нче санында (2019 елның 13 июлендә) “Исемнәре мәңге­ләш­терелерме?” дигән мәкалә бастырылган иде. Анда Со­циалистик Хезмәт Герое, ике тапкыр СССР Дәүләт премиясе лауреаты Әхмәт Нурмөхәммәт улы Мостафинов яшәгән Ленинградский урамының 72 санлы йортына мемориаль такта кую проблемасы кү­тәрелгән иде. Кызганычка, бу изге гамәлгә шушы йортта яшәүчеләр ризалык бирми тордылар. Ниһаять, бу мәсьәлә уңай хәл ителгән, һәм шушы көннәрдә бина диварына ис­тәлек тактасы эленде. Читать полностью