Минем карт бабам Шәрифҗан углы Әбүбәкер Исхаков 1925нче елда Самар өлкәсенең Гали авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланганда, аңа нибары 16 яшь кенә була. Шундый яшь булуына да карамастан, үсмер егет фронтка омтыла.
1943 нче елда ул яшьтәшләре белән илебезне якларга китә. Анда яшь солдат пехотага эләгә. Әйтергә кирәк, 1943 нче елда совет гаскәрләре немец фашистларын безнең илебездән куа башлыйлар инде. Яшь солдат Исхаков та Украинаны азат итеп, Польшага кадәр барып җитә һәм Җиңү көнен шунда каршылый. Читать полностью