Гөлчәчәк НУРУЛЛИНА: «Бәхетле бул, кызым!»

Римма на природе.Кызым Римма Ядкәр кызы Саитова (Нуруллина) без Камышлы районының Яңа Усман авылында яшәгәндә туды. Ул 4нче сыйныфка кадәр авылыбыз мәктәбендә укыганда ук үзен бик тырыш, зирәк һәм сәләтле укучы итеп танытты. Ә инде 1989 елда гаиләбез белән Самарага күчеп килгәч, башта 72 санлы мәктәптә гел “бишле” билгеләренә генә укыды, аннары 25 санлы мәктәп каршындагы медицина лицеен көмеш медальгә тәмамлады.

Читать полностью

Бер күрешү — үзе бер гомер!

getImage (2)Похвистнево районы, Гали авылы мәктәбе быел юбилейга әзерләнә. Шул уңайдан мәктәбебезнең тарихы, аның элеккеге һәм хәзерге укытучылары турында “Бердәмлек” битләрендә язарга уебыз бар. Беренче язмабыз – мәктәп турында.

Гали авылында 1860 елларда ук мәдрәсә булган. Анда авыл кешеләре генә түгел, илебезнең төрле төбәкләреннән килгән мөселманнар да дин гыйлемен өйрәнгәннәр.  Бу мәгълүматны авыл музеенда сакланучы архив документларыннан табып алдык. Димәк, авылдашларыбыз, ким дигәндә, 150 ел белем үзләштерәләр, булып чыга түгелме? Читать полностью

Сугыш батырларын онытмыйбыз…

ЗаманПохвистнево районы “Туган тел” оешмасы җитәкчесе Расих Латыйпов балаларны Муса Җәлилнең туган авылы Мостафага юллама белән бүләкләде

Илебездә Муса Җәлилне белмәгән кеше юктыр. Ул — Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, бөек шагыйрь. Аның шигырьләрен батырлык поэзиясе дип атарга мөмкин. Читать полностью

Күршеләр дә бәйрәм итә

 мелекесҮткән шимбәдә татарлар күпләп яшәгән Ульян өлкәсенең Димитровград шәһәрендә Сабантуй бәйрәме гөрләп узды.

Димитровградта, нигездә, якын тирәдәге авыллардан һәм Татарстанның Әлки һәм Спас районнарыннан килеп урнашкан милләттәшләребез гомер итә. Алар ел саен мавыктыргыч, милли төсмерләргә уралып узган милли бәйрәмебезне тамаша кылып хозурланалар, рәхәтләнеп ял итәләр. Читать полностью

22 июнь- Хәтер һәм кайгы көне

0c1314e57d2508f309c59b5368579116Якташыбыз, шагыйрь Рөстәм Мингалимнең Хәтер һәм кайгы көненә багышланган шигырьләрен укыгыз:

Читать полностью

Уртак булсын түрегез!

БашаровыАдәм баласын ризыгы һәм язмышы йөртә, диләр. Менә Татарстанның Кукмара районы Мәмәшир авылында туып-үскән Сания Фәтхи кызы Бәшәрова да, үз авылында паспорт ала алмагач (ул вакытта яшьләрне шулай авылда калдыру сәясәте алып барылган), абыйсы янына Карагандага китеп бара. Дөрес, анда да аңа паспорт алу бәхете тәтеми. Ләкин Аллаһы Тәгалә аңа күбрәк тә бирә — гомерлек яры Миргарифан белән очраштыра.

Похвистнево районындагы Яңа Мансур авылы егете Миргарифан Закир улы армиядән соң Караганда шахталарының берсенә барып эшкә урнашкан. Чит җирдә бер-берсен табышкан яшьләр кавышып, матур итеп яши башлыйлар. Уллары Илдус гаиләнең бәхетен арттырып дөньяга килгәч, шатлыкларының иге-чиге булмый. Читать полностью

Сок буендагы яшел аланлыкта Камышлы районы халкы гөрләтеп Сабан туе бәйрәмен уздырды (тәфсилле мәкалә) / В Камышле прошел Сабантуй

1-DSC_0290

Район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка — Сабан туе бавырсагы.

Самарадан килгән зур юл чатында Сок елгасы буендагы яшел хәтфәле киң аланлыкта Сабан туе мәйданы ясалган һәм аның янында, үткән елдагы кебек үк, милли йортлар һәм чатырлар тезелеп киткән. Аерма бары шунда гына: алар өлкә татар авылларыныкы түгел, ә районның Камышлы, Ярмәк, Балыклы, Яңа Усман, Иске Усман, Байтуган җирлекләренеке. Һәркайсында халкыбызның көнкүреш әйберләре, милли аш-су ризыкларыбыз.

Читать полностью

“АК КАЛФАК”ның оешкан чагы

Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасы каршында “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте барлыкка килде

Хәер, “Ак калфак”лар Самара өлкәсе өчен яңалык түгел. Хатын-кызлар егерменче гасыр ахырында да, егерме беренче гасыр башында да оешып алганнар иде бит инде. Тик ул оешмаларның эшчәнлекләре нишләптер бик тиз сүрелде. Самара татарлары тарихы белгече Шамил Галимов бу хәлне болайрак тасвирлый: “Беренче оешма җитәкчесе үзе эшләргә теләмәде, ә икенчесенә бирмәделәр”. Шулай да, Самара өлкәсендә татар хатын-кызлары оешмасы юк, дип әйтеп булмый. Мәсәлән, Халыклар дуслыгы йортында менә берничә ел инде “Мин-ниса” оешмасы уңышлы гына эшләп килә. Аның җитәкчеләре Мәрбия Сафина һәм Наилә Әбделганиева хатын-кызларыбызга дин белемен генә өйрәтеп калмыйлар: “Мин-ниса”га йөрүчеләр чын мөселманча, татарча киенү, мөнәҗәтләр әйтү серләренә төшенәләр, күңелләре тулганда күмәкләшеп җырлап та җибәрәләр, дөнья, гаилә темаларына сөйләшеп утыралар, бер-берсенә төрле киңәшләр биреп ярдәм итешәләр. “Безнең шәкертләребез укучылар гына түгел, ә чын мәгънәсендә хатын-кызлар оешмасы һәм без бергәләп мәчет эшләрендә актив катнашабыз”, — дип сөйлиләр остазлар. Читать полностью

Живи и процветай, наш Похвистневский край! (ФОТО и ВИДЕО) / Яшә һәм чәчәк ат, туган ягым Похвистнево!

DSC_0526На большой поляне возле села Рысайкино прошло торжественное мероприятие, посвящённое 85-­летию Похвистневского района. Природа приняла на своё лоно огромное количество нарядно одетых людей. И не важно, что перед началом события прошёл сильный дождь. Он не испортил настроение сельчанам отметить юбилей родной земли. Читать полностью

Көтеп алынган Гали авылы Сабан туе (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-АЛЬКИНО САБАНТУЙ 2014 Г 026

Күңелләрне назлап тальян гармун моңы агыла. Бу шулай Гали авылының оста гармунчысы Дәрҗеман абый Салихов үзенең тальянында уйный. Сәхнәдә Гали авылының яшь җырчысы Ислам Кәлимуллин, туган авылы турында җырлап, халыкны Сабан туе мәйданына чакыра. Читать полностью

Өебезнең нуры син, әнием!..

Анием(Әнием Сара Әхмәтҗан кызы САНЖАПОВА истәлегенә)

Әни! Дөньяда бу иң изге, иң гүзәл, тирән мәгънәле сүз. “Әни”- диеп телебез ачыла, кыен чакта “әни”, — дип елыйбыз, шатлык килгәндә “әни”, — дип кычкырабыз. “Әни” — дию белән безнең күңелгә җылы керә,  йөзебез яктырып китә, чөнки һәркайсыбыз үзенең якыннардан якынын — газиз әнкәсен искә тешерә. Менә мин дә еш кына үз әниемне — Сара Әхмәтҗан кызы Санжапованы искә алам. Читать полностью

Ярмәклеләрнең Сабан туе гөрләп узды! (ФОТОРЕПОРТАЖ) / Игене барның җыры да бар

1-DSC_1014Бу көннәрдә өлкәбезнең татар авылларында яшәүчеләр шаулатып-гөрләтеп ата-бабайлардан калган ямьле Сабан туе бәйрәмнәрен уздыралар. Ярмәклеләр дә ел буе зарыгып көтеп алган милли бәйрәмне бик матур үткәрделәр.  Читать полностью

Игелекле хезмәткәр

Винера Хабибуллина

Совет Норлаты авылының социаль хезмәткәре Венера Әхтәм кызы ХӘБИБУЛЛИНА.

Челно-Вершины районының Совет Норлаты авылында Венера Әхтәм кызы Хәбибуллина — картларга иң кирәкле кеше.

- Мин биредә биш әби-бабайга хезмәт күрсәтәм. Эш сәгатем иртәнге сигездән көндезге дүрткә кадәр дәвам итә. Картларның һәркайсының күңелен күрергә, уртак тел табарга кирәк. Шуларның берсе менә ун елдан артык авырып, урын-җир өстендә ятып тора. Читать полностью