Быелгы Сабан туена Иске Усман авылы һәр елдагыча дәррәү әзерләнде. Бергәләп урамнарны, каберлекләрне чистартып, юл буена утырткан агачларны тәртипкә китердек. Борынгыдан килгән гореф-гадәт буенча Сабан туе алдыннан яулык җыю йоласы бик матур оештырылды: Мәдәният йортында эшләүче милли киемнәргә киенгән кызларыбыз, гармунчы Нәзәх Билалов һәм Дәрҗеман Салихов агалар сөлгеләр эленгән атлар белән, авылны җыр-моңга күмеп, бәйрәмгә яулык, сөлге җыйдылар.
Бәйрәмебезне оештыручыларга, ярдәм иткән иганәчеләребезгә Аллаһының рәхмәте яусын. “Бердәмлек” газетасының фотохәбәрчесе Хәмзә Мортазин узган бәйрәмдә нәни үзешчән артистларыбызны фотосурәткә төшереп, аларны быел матур кысачыкларга куеп, бәйрәмебезгә ямь өстәп, балаларның үзләренә бүләк иткәндә аларның йөзләре шатлыктан балкып торды. Сабыйларны шулай сөендергән өчен Хәмзә туганыбызга зур рәхмәт.
Сабан туе бик ямьле узды. Димәк, милли рухыбыз бар икән әле безнең. Киләчәктә тагын очрашырга язсын. Еллар, илләр тыныч булып, сугыш афәтләрен күрергә булмасын.
Мәгърифә Гыйльфанова.
Иске Усман авылы,
Камышлы районы.
Бу темага:
Очрашу бәхете
Просмотров: 1374