Ярмәк батыры – Салават

Безымянный3ёКеше туганда күктә аның үз йолдызы кабына, дигән риваять бар. Анда кемнеңдер йолдызы тонык кына, сүнәр-сүнмәс янса, кайберсенең якты җемелдәве бөтен күк йөзенә нур чәчеп һәм үз тирәсенә башкаларны да тартып торалар сыман. Бу риваять чын булса, Ибраһим углы Салават Йосыповның йолдызы — менә шундыйларның берседер. Читать полностью →

Язмыш борылышлары

Безымянный12Коточкыч ачлык һәм гражданнар сугышы еллары. Тире белән калган атлар һәм ярым үлек хәлендәге нурсыз күзле, хәлсез кешеләрдән торган обоз, ачлыктан, ваба чиреннән качып, кайда барып төртеләсен дә абайламыйча, Иске Җүрәй авылы аша узып бара. Шулар арасыннан 5-6 яшьләр чамасында булган үлем хәлендәге бер малайны жәлләп, үзләренең балалары булмаган Бәдретдин Мостаев исемле бер кеше алып кала. Читать полностью →

“Ак калфак”ның табылган чагы

IMG-cc0c2f553eeb66b238830e1ee1889edd-V“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы 1990 елда барлыкка килә. Ул хатын-кызларның, гаиләнең һәм балаларның тормыш шартларын яхшыртуда дәүләт сәясәтен билгеләү; хатын-кызларга кагылышлы үткен сорауларны хәл итү буенча тәкъдимнәр әзерләү; татар гаиләсен саклау аша татар милләтен үстерү; гореф–гадәтләрне, телне саклап калу; дөнья күләмендә барган икътисади һәм сәяси процессларда хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылган.

2014 елда өлкә милли хәрәкәт активисты Разия Әюпова  оешманың региональ бүлеген булдырып, җиң сызганып эшкә кереште. Бүген өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы рәисе Разия ханым белән  биш ел дәверендә башкарылган эшләр, киләчәккә планныры турында сөйләшәбез.

Читать полностью →

Зур гаилә – ул зур шатлык

Максутовлар гаиләсе“Нәрсә ул бәхет?” дигән сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Берәүләр аны акчада яки чит ил машинасы сатып алуда күрсә, Самарада яшәүче Максутовлар гаиләсе балалары белән бәхетле. Читать полностью →

Просвещение – просветление разума и освящение души

Безымянный1В поселке Булак Красноярского района Самарской области ежегодно проводятся курсы для детей по изучению основ ислама, родного языка, традиций и истории казахского народа.

Сюда приезжают дети близлежащих районов и городов. Тут подобралась группа преподавателей, которые успешно ведут занятия уже в течение ряда лет. Это Болган Бибиханова, Алима Юсупова, Гульмира Сагандыкова. По итогам обучения на курсах проводятся викторины.  Имам Ербулат хазрат Сагандыков имеет неразрывную связь как с Духовным управлением мусульман Самарской области, так и с этническим центром своего народа – с Казахстаном.

В беседе он ответил на наши вопросы. Читать полностью →

Егерме яшьлек герой-десантчы

Безымянный312020 нче елның 9 Маенда безнең илебез Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне без шул вакытта СССР дип аталган туган илебезнең немец илбасарлары тарафыннан яулапалынган, таланган, яндырылып, хәрабәләргә әйләнгән йөзләрчә шәһәрләрен һәм меңнәрчәавылларын, Германиягә әсирлеккә, коллыкка озатылган миллионлаган совет кешеләрен азат итү өчен, үз- үзләрен аямыйча, дошманга каршы батырларча көрәшкән күп милләтле сугышчыларны искә алачакбыз.

Ә без гаиләбез белән 9 Майда “Үлемсез полк” сафларында Бөек Ватан сугышында катнашкан карт бабаебыз – Советлар Союзы Герое Галләм Гыймади улы Морзахановның портретын тотып, шәһәребезнең үзәк урамнарыннан үтәчәкбез. Читать полностью →

“СТУДЕБЕКЕР”да Бөек Ватан сугышы юллары буйлап …

Махсус автобатальонның хәрби машина йөртүчесе Надия (Надежда) Камалетдиновна (Камаловна) Ядыгарова. 1943 нче елның августы

Махсус автобатальонның хәрби машина йөртүчесе Надия (Надежда) Камалетдиновна (Камаловна) Ядыгарова. 1943 нче елның августы

Минем карт әбиемнең олы абыйсының кызы Надия Камалетдин кызы Ядыгарова (Мостафина) сугыш турында сөйләргә яратмый. «Фронтта булган югалтуларны, кайгы-хәсрәтләрне күп күрергә туры килде инде, тик мин сугыш юлларында очраган авырлыклар яныннан үземнең снарядлар ташый торган йөк машинасында узып киттем», — ди ул. Кичәге укытучы кызга сугышта хәрби шофер булып хезмәт итәргә һәм анда үзенең булачак сөйгән ярын үлемнән коткарырга туры килә. Читать полностью →

Тапкыр һәм батыр пулеметчы бабам

Безымянный34431

Пулеметчылар взводының командиры – Әхмәтша Мәхмүтов

Минем карт бабам – Әхмәтша Әсфәндияр улы Мәхмүтов 1915 елның 15 августында Саратов губерниясенең Хвалын уездындагы Иске Кулатка волостеның Мосеевка (Муса) авылында туа. (XX гасырның 20 нче елларында бу волость Иске Кулатка районы итеп үзгәртелә һәм 1943 нче елның 19 гыйнварыннан Ульяновск өлкәсенә керә). Әхмәтшаның әтисе – Әсфәндияр – бик уңган, эш сөючән, урта хәлле авыл кешесе була. Шуңа аның атлары да, үз тегермәне дә була. Улы Әхмәтша Мосеевка авылы мәчете каршындагы мәдрәсәдә укый. 1917 нче елдан соң авылда совет власте урнашкач, бик зирәк, укымышлы егетне җирле комсомол ячейкасының әгъзасы да итеп сайлыйлар. Читать полностью →

«Хәбәрсез югалган, дип санала…»

Безымянный3441Мингалим карт бабаебызның язмыш юллары: Мәчәләй – Владивосток – Сталинград…

Дәһшәтле сугыш еллары алдыннан Куйбышев (Самар) өлкәсенең Мәчәләй авылында яшәп яткан карт бабаебыз – Булатов Мингалим Кәшафетдин улы — авылда тормыш итү авыр булганга, Ерак Көнчыгышта, Тын океан ярларында балык күп, диләр, анда ачка үлмәбез әле дип, гаиләсе белән Владивостокка күчеп китә. Ул андагы политехник институтында кочегар булып эшли башлый. Нык гәүдәле, таза, сау-сәламәт, көчле һәм эш сөючән бабаебыз кочегаркада ике кеше өчен эшләгән. Шуңа 1941 нче елның 22 июнендә башланган Бөек Ватан сугышына да аны тиз генә алмыйлар. Ул бу эшендә бронь белән әле 1942 нче елга кадәр эшли. Читать полностью →

Тормышның ачысын да, төчесен дә күрде әбием

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Окоплар казучы карт әбием - Бариева Асия

Сугыш… Нинди дәһшәтле, куркыныч сүз бу. Инде күптән булып узган дөньякүләм дәрәҗәдәге канкойгыч сугыш шул чакта илебездәге һәрбер гаиләне тетрәндергән. Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел вакыт үтсә дә, аның хатирәләре ватандашларыбызның күңелләренә тирән сеңеп калган. Һәр елның 9 Маенда, Җиңү  бәйрәмен билгеләп үткәндә, бу вакыйгалар кабат исләренә төшә аларның.

Минем әниемнең әбисе - карт әбием — Бариева Асия Хуҗиәхмәт кызы 1926 елның 20 апрелендә Куйбышев өлкәсенең Иске Ярмәк авылында туып-үскән. Читать полностью →

Мәсҗид төзү эшендә эшкуарларыбыз тарафыннан да теләктәшлек күрәсе килә

Безымянный22

Тарихи мәсҗид киләчәктә шундый булачак.

Заманында Тарихи мәсҗид Самар каласында дин үзәге булган. Атеизм хөкем сөргән дәһшәтле заманда ул ташландык хәлгә китерелгән иде. Дингә ирек бирелгәч, халыкның илаһи күтәрелеш чорында аны яңадан торгызуга һәркем, ашкынып, үзеннән дә өлеш кертергә тырышты. Читать полностью →

Дамир, удививший мир

Он в форме_2

Он в форме

Как известно, 15 августа 2019 года в районе подмосковного города Жуковский произошло невероятное спасение 233 человек, отправившихся из аэродрома этого города в Крым рейсом Москва – Симферополь. Самолет AirbusA321 компании «Уральские авиалинии» при взлете столкнулся со стаей птиц, что привело к отказу обоих двигателей. Но командиру воздушного судна Д.К. Юсупову удалось посадить лайнер с полными топливными баками в кукурузном поле прямо на брюхо и избежать трагических последствий при таком приземлении. Профессионализм проявили и члены экипажа, оперативно эвакуировав всех пассажиров по надувным трапам.
Читать полностью →

Фәрит ШИРИЯЗДАНОВ: Милләт яшәсен өчен милли үзаңны үстерү кирәк

Шириязданов

«Тел югала, милләт  югала!» – дигән зар-елаулар белән дә дөнья тулган. Ә без үзебез моны булдырмас өчен ниләр эшлибез, нинди чаралар күрәбез соң? 

1990нчы еллардагы милли һәм дини күтәрелеш вакытында халыкта киләчәккә якты өметләр туды. Нәтиҗәдә зур-зур проектлар тормышка ашты. Самар шәһәрендә «Туган тел» татар милли-мәдәни җәмгыяте барлыкка килде. Европада иң зурлардан саналган мәсҗид төзелде. «Яктылык» татар мәктәбе булдырылды. Халкыбызның олы бәйрәмнәрен үткәрүләр тормышыбызга әйләнеп кайтты, һәм башка күп эшләр эшләнелде. Читать полностью →