Приглашаем на фестиваль «Пресса-2025″! / «Матбугат-2025» фестиваленә чакырабыз!

strukovskii_sad

Редакция газеты «Бердэмлек», входящая наряду с журналом и сайтом в медиа-холдинг «Самарские татары», на фестивале представит свою интерактивную площадку.

7 июня 2025 года в Струковском саду г.о. Самара состоится XXX Фестиваль СМИ — «Пресса-2025», посвященный Году защитника Отечества. Читать полностью

Язмыш дулкыннарында

8aws55pJul3CKWrxk4_dhHbXyvDlvIDw1CN4td_DDbo7cBRxUDI_gZJSznISwv_oF1F_lXRLbs9jMxP4nv2PrdQW

Бөек Җиңүнең 80 еллыгына

Илебез шушы көннәрдә Бөек Җиңү юбилеен бәйрәм итте. Ватан сугышы халкыбызга күпме кайгы һәм газаплар китергән! Миллионнарча гаиләләр туганнарын, ирләрен югалтканнар. Җиңү яулап кайта алганнарының да язмышы төрлечә булган. Кече Ватаныбыз тарихын, сугыш афәте аша узган якташларыбыз истәлеген киләчәк буыннарга да илтеп җиткерү өчен туган як тарихын өйрәнүчеләр архивларда казыналар, табылган тарихи фактларны бастырып чыгарырга тырышалар. Оренбург җире дә үз геройларын хәтерли. Бүген сезнең игътибарыгызга язмышлары Оренбург һәм Самара өлкәләре белән бәйле булган сугыш чоры гаиләсе турында язма тәкъдим итәбез. Читать полностью

Бабамның хәрби юлы белән горурланам

YwDHNUtbnA8Сугыш… Нинди куркыныч сүз… Мин Бөек Ватан сугышы турында китаплардан укып, фильмнар карап, олы кешеләрнең сөйләвеннән генә ишетеп беләм.

Минем әбием Фәния Нурсәхи кызы үзенең әтисе турындагы истәлекләрен Хәрби диңгез флоты архивыннан алган белешмәләргә таянып язган һәм миңа да сөйләде. Бу сугыш истәлекләре Хәлимов Нурсәхи Җәмин улы турында. Читать полностью

Гефеста-кузнеца понять пытался

Перед очередной дальней дорогой

Перед очередной дальней дорогой

Летом 2022 года делегаты VIII съезда ВКТ, разбившись на секции, обсуждали в ходе дискуссии главный вопрос – кто и как выведет татар на новый путь развития. Перебрав многие фамилии, ораторы с огорчением отметили, что народ не ценит людей, внесших вклад в становление нации. Так, один из модераторов секции «Исторические личности и современные государственные деятели татар в аспекте формирования национальной гордости» директор Института татарской энциклопедии и регионоведения АН Татарстана И.Гилязов спросил у собравшихся, знает ли кто-то Н.Алимова (первый абсолютный чемпион Москвы по боксу в царской России), И.Ахмерова (руководитель советской резидентуры в США), И.Ислямова (исследователь Арктики, поднявший российский флаг над Землей Франца-Иосифа) или Г.Тазиева (бельгийский и французский вулканолог).

Зал промолчал. Не подали голоса, видимо, поскромничав, и посланцы самарской земли, хотя они могли прочитать публикации о первой тройке названных Гилязовым соплеменников в 18-м, 17-м и 21-м номерах журнала «Самарские татары». Лишь статьи о Тазиеве не было в нем. Устраняем сей пробел. Читать полностью

Үткәннәргә бер борылып кара

yadNIhpYNXw

Руфинә ИСХАКОВА

2025 елда без Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Россия президенты В.В. Путин 2025 елны махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм төрле тарихи чорларда Ватаныбыз азатлыгы өчен көрәшкән ватандашларыбыз истәлегенә “Ватанны саклаучылар елы” дип игълан итте.

Әйе, илебез азатлыгы хакына үз көчләрен, гомерләрен кызганмаган Бөек Ватан сугышы ветераннарын, Әфганстанда һәм Чечняда, махсус хәрби операциядә гомерләрен ая¬маган, хәрби бурычларын намус белән үтәгән солдатларны һәм офицерларны онытырга беребезнең дә хакы юк. Читать полностью

Хәтерләүдән курыкма син…

9Hj4KU59rXg18 май -  Халыкара музейлар көне

Үткәнеңне онытма син.
Бел син ерак бабаларның
Ни иккәнен, ни чиккәнен,
Нинди моңнар, нинди көйләр
Безгә калдырып киткәнен.

Гомер уза, еллар үтә, тарих тәгәрмәче алга тәгәри. Кешелек дөньясы ашыга-ашыга киләчәккә атлый, бик сирәкләре генә артка борылып карый. Ә бит туган илебезнең патриоты булу өчен без туган ягыбызны, тирә-як табигатебезне, ана телебезне яратырга, гореф-гадәтләребезгә, милли мәдәниятебезгә тугрылыклы булырга тиешбез. Шулай ук туган як тарихын өйрәнү дә зарур. Тарих – шушы авылда, шәһәрдә яшәгән кешеләр язмышы бит ул. Үз халкы тарихын белмәгән кешенең киләчәге юк. Ә моның өчен, беренче чиратта, үз гаиләң тарихын белергә, шуның аркылы халык тарихына якынаерга тиешбез. Читать полностью

Сабыйлардан Җәннәт исе килә

1Тәртипле, әдәпле, тәрбияле кешеләр авыл күрке булып торалар. Шушындый шәхесләр исемлегенә кергән Рөстәм Гомәр улы һәм Камилә Камил кызы Шәйхетдиновлар да — Похвистнево районы Гали авылының күркәм, тырыш, үрнәккә куярлык яшь гаиләләренең берсе. Читать полностью

“Балалар татар телен яратып үзләштерәләр икән, бу — минем өчен олы бәхет”

1Мәрдегали кызы Гөлфия Таҗетдинова белән Самар шәһәренең “Яктылык” мәктәбендә узган өлкә татар теле олимпиадасында таныштык без. Тыйнак, мөлаем, нурлы йөзле, озын күлмәк кигән, яулык бәйләгән бу ханым шунда ук игътибарымны җәлеп итте. Сүз кушкач, аның Камышлы районының Яңа Усман авылыннан килүе ачыкланды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы буларак, ул укучыларын олимпиадада катнашырга алып килгән икән. Без аның белән рәхәтләнеп татарча сөйләшеп киттек, яшь арабыз бер ел гына булгач, бик тиз уртак тел дә таптык. Йомшак тавышлы, зыялы, сүзен салмак кына, үлчәп кенә сөйләүче Гөлфия ханым белән аралашканда чын укытучы нәкъ шундый булырга тиеш, дип уйлап куйдым. Үзе дини, мәдрәсәдә гыйлем алган, шәригать кануннарын үтәп яши. Читать полностью

Тугры укучылар телим

jptwN0_CnKkАпрель ахырында миңа “Бердәмлег”ебезнең 35 еллык юбилеенда катнашырга насыйп булды. Самараның “Победа” мәдәният йорты фойесында гармун моңы агыла, куанычлы күрешү, очрашу авазлары ишетелә. Бәйрәм тантанасы бик ошады, хәтта күзләремә яшьләр килде. Читать полностью

Яктылыклылар «Самара боҗрасы»нда көч сынаштылар

Wv0gv-KCnCM2025 елның 13 маенда Самара өлкәсе мәгариф оешмаларының күпмәдәни коллективлары өчен «Самара боҗрасы» өлкә фестиваль-конкурсы узды. «Яктылык» мәктәбе укучылары, «Ләйсән» башкорт бию ансамбле төрле номинацияләрдә җиңү яуладылар. Читать полностью

Ышанычлы дустыбыз син, «Бердәмлек»!

s2cXa6hWPzE“Бердәмлек” газетасының юбилее – ул 35 ел буе армый-талмый үз халкыңа хезмәт итү үрнәге, хезмәткәрләрнең үз эшенә тугры булуы, туган телебезне һәм мәдәниятебезне кадерләп саклау билгесе. Читать полностью

«Яктылык» мәктәбе “Игелек атнасы” акциясе үткәрә

6Q-1sOQhW_Q12 – 18 майда «Яктылык» мәктәбе Каюм Насыйри институтының Самара шәһәрендәге мәгариф-мәдәни үзәге белән берлектә икенче тапкыр “Игелек атнасы” үткәрә. Программада милли китап уку көннәре, “Игелек ярминкәсе” һәм башка чаралар каралган. Читать полностью

Нәселләре белән уңганнар!

1 Бәһрәмия ханым кызлары Дания, Наилә һәм Алсу белән

Бәһрәмия ханым кызлары Дания, Наилә һәм Алсу белән

Авылының асыл хатын-кызы

Уңган-булган, эшчән, тырыш халык яшәгән авыллар гөрләп торалар, алга баралар, гел үсештә һәм аларның киләчәге дә якты. Похвистнево районында урнашкан Гали авылы нәкъ шундый уңышлы авыллардан санала. Биредә гомер итүче булдыклы, эшлекле, хезмәт сөючән кешеләр туган җирләренең данын еракларга тараталар. Монда күбесе зурдан-зур теплицаларда үстерелгән яшелчәләрен, үзләре асрап суйган мал-туарның хәләл итен сатып көн күрә. Гомумән, Галинең хатын-кызлары аш-суга уңган, ир-атлары исә оста куллы. Читать полностью