Кайсыбер игътибарлы самаралылар аны әле үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында “Болгар егетләре” ансамблендә җырлаганнан бирле хәтерлиләрдер, мөгаен. Шул вакытта аларны өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте Самараның Физкультурный урамындагы Боз сараенда үткәрелгән “Уйнагыз, гармуннар” бәйрәменә дә чакырганы истә. Җырчы карьерасы башында ук Нәфкать Нигъмәтуллин үзенчәлекле моңлы тавышы, сәхнәдә үз-үзен тотышы, эстрада җырларына, бигрәк тә халык җырларына, яңа яңгыраш, яңа төсмерләр бирү белән башка иҗатташларыннан аерылып тора иде. Соңрак ул үзенең иҗат төркемен оештырып, аерым концерт программалары белән Россия төбәкләре буйлап гастрольләрдә йөри башлады.
Мәрхәмәтлелек орлыклары чәчүчеләр
Ярдәмгә тилмереп яшәгән авыруларга, өлкәннәргә булышырга ашкынып тормаган, бары тик акча турында гына уйлап йөргән кеше, минемчә, бервакытта да социаль хезмәткәр булып эшли алмаячак. Мин Камышлы район үзәгендәге өлкәннәргә һәм инвалидларга социаль ярдәм күрсәтү оешмасында булып, андагы хезмәткәрләр белән аралашкач, барысын да аңладым кебек. Читать полностью
Исән кайтыгыз, егетләр!
Егетләребезне армия хезмәтенә алу буенча көзге чакырылыш вакыты җитте. “Армия хезмәте — тормыш мәктәбе” дип юкка гына әйтмиләрдер. Патша заманында солдатлар 25әр ел хезмәт иткәннәр. Ә менә аларның кайту-кайтмаулары билгесез булган. Хәзер хәрби хезмәт нибары бер ел гына дәвам итә бит. Шулай да, әти-әни кадерендә үскән балаларыбыз өчен, бу зур сынауларның берсе.
Менә Денис авылы егете Алмаз Хәмзин дә шушы көннәрдә генә армия хезмәтенә чакыру кәгазе алган икән. Читать полностью
Катнаш никах нинди була?
Илебездә ничәмә-ничә гасырлар инде төрле милләт халыклары иңгә-иң куеп, шатлыкта да, кайгыда да бердәм һәм дус булып яшиләр. Моңа гаҗәпләнәсе юк, чөнки тормышларыбыз да, тарихыбыз да бер төенгә бәйләнгән. Без охшаш булсак та, һәр милләтнең үз дине, үз теле, үз гореф-гадәтләре бар. Читать полностью
Авылыбыз – гүзәл бакча
Безнең Байтуган авылы табигатьнең бик матур почмагына урнашкан һәм үзе дә җиләк-җимеш бакчаларына бай. Авылдашларның күбесе алма агачлары, чия, карлыган үстерә, балан куаклары белән урап алынган өйләр әкияттәгедәй матур күренәләр. Мәһабәт нарат агачлары йорт хуҗаларының тынычлыгын саклап башларын күккә сузалар сыман. Ә яз көне бакчалардагы агачлар һәм куаклар бер-бер артлы чәчәк ата башлагач, чәчәкләр исеннән башың әйләнеп китәрлек була.
Ил һәм ул кайгысы
17 ноябрьдә “Казан” халыкара аэропортында Мәскәүдән чыккан Boeing 737 самолетының һәлакәткә очравы бу атнада иң күп тавыш чыгарган вакыйга булды. Борттагы 50 кешенең барысы да һәлак. Шулар арасында Татарстан президенты Рөстәм Миннехановның олы улы Ирекнең һәм Татарстанның Федераль куркынычсызлык хезмәте (ФСБ) җитәкчесе Александр Антоновның булуы бәлага тагын да зуррак резонанс бирә, аны тагын да тирәнрәк һәм аянычлырак итә. Читать полностью
Кряшены из села Назаровка
Большинство татар, как известно, исповедует ислам, но есть в составе этого народа интересная этноконфессиональная группа – кряшены («крещеные татары», т.е. татары, являющиеся православными христианами). Существуют разные версии, объясняющие происхождение указанной группы. Согласно одной из них, наиболее часто встречающейся в литературе, кряшены – потомки поволжских татар, принявших в XVI-XVIII вв. православное христианство по разным причинам: одни – в результате насильственного крещения, другие – добровольно (или условно добровольно), желая освободиться от обременительных повинностей. Читать полностью
Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсе
Җәмгыятебездәге әхлак дәрәҗәсе – аварга торган черек коймадай. Шуңа күрә кыйбласын югалтып, аптырап йөрүчеләр дә күп. Ләкин үрнәк булырлык күренешләр дә җитәрлек. Тик аларны күрә, аңлый һәм теләктәшлек күрсәтә белергә кирәк. Мисал итеп Иске Ярмәк авылы имамы, Камышлы һәм Кләүле районнары имам-мөхтәсибе Габдулла хәзрәт Мөхәммәткәримовның эш тәҗрибәсен телгә аласы килә. Читать полностью
Подбельскидагы дәвалау үзәген мактыйлар
Соңгы елларда Самар өлкәсендә “Реабилитацион үзәкләр” уңышлы гына эшләп киләләр. Безнең өлкәдә аларның саны унга җитте. Шуларның берсе – Похвистнево районындагы Подбельск шәһәрендә. Иң күп дәваланучылар – Подбельскида. Елына 600 кеше сихәтлек курсын уза. “Сәлам” гәҗитәсенең даими укучысы Саимә ханым Морзаханова шунда дәваланып кайтты, һәм мин аның белән әңгәмә кордым. Читать полностью
Рифкат ХУҖИН: милли хәрәкәттәге бәйрәмнәрне уздырудан куаныч вә шатлык алам
Шәхеснең кем икәнен белер өчен, аның белән янәшә эшләү генә җитеп бетми әле. Чөнки хезмәт дәверендә генә барлык сыйфатларын белеп бетерү мөмкин түгел. Бигрәк тә сүз ир-ат турында барса. Шуңа да Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Туктаргали углы Рифкат Хуҗинны сүтеп карарга булдым. Аның белән булган әңгәмәне урнаштырабыз. Читать полностью
Беренче директор
Самарда унбиш ел элек ачылган «Яктылык» татар мәктәбе бүген башка төбәкләргә үрнәк булып хезмәт итәрлек. Россиянең күпсанлы шәһәрләрендә яшәүче бик күп татарлар милли мәктәп ачу турында хыялланса да, теге яки бу сәбәп аркасында “арбалары” һаман бер урында кала бирә. Чөнки бу эштә хыял гына җитми, монда тәвәккәллек тә, төпкә җигелеп тартырга әзер шәхесләр булу да зарур. Бу яктан Самар татарлары бик уңды. Читать полностью
Балаларның күңелен күреп
Самарның Җәмигъ мәсҗидендә шәһәребезнең 117 нче мәктәп-интернатында укучы начар ишетүче балалар өчен корбан мәҗлесе үткәрелде.
Аны менә инде ничәнче ел рәттән милләттәшебез Галия Мостафина оештырып килә. Бу юлы мәҗлес уздыруга шулай ук Зәмзәмия һәм Мингариф Җамалетдиновлар, Асия һәм Рөстәм Йосыповлар, Фатыйма һәм Рәфыйк Зыятдиновлар өлеш керткәннәр. Читать полностью