Эзләдем эзләреңне

Хөрмәтле “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре! Яраткан хатыным Сәйделгата кызы Гөлчирәмнең бакыйлыкка китүенә 14 мартта менә 6 ел була инде. Шул уңайдан бергә мәктәптә укып, бергә чаңгыда шуып үскән иптәшләре дә аңа хәер-дога кылсыннар дип, үземнең һаман аны сагынуымны белгертәсем килеп яздым бу шигырь юлларымны.

Эзлим эзләреңне

урманнардан,

Икәү печән чапкан

җирләрдән.

Туфрак тартып

кайтардымы икән

Безне, иркәм, ерак

илләрдән.

 

Ташкентларга барып

эзләдем мин,

Анда калганмы дип эзләрең.

Күрсәң иде иптәш

кызларыңның

Кайнар яшь агызган

күзләрен.

Өйгә керми идең син бакчадан,

Әгәр чүп үләне күп үссә,

Ятып үбәр идем эзләреңне

Бакча туфрагында күренсә.

 

Кай җирләрдән сагынып

эзләсәм дә,

Таба алмам инде эзләрең.

Җаның чыккач, бисмилламны

әйтеп,

Үзем йомдырдым бит

күзләрең.

Тәлгать ВАҺАҖЕВ,

Иске Ярмәк авылында яшәүче пенсионер бабагыз.

Камышлы районы.

«Бердәмлек».

Просмотров: 1365

Один комментарий

  1. ​Хермятле Тялгят абый сезнен кайгыгызны уртаклашабыз.узегез исян-сау булыгыз.сезгя озын гомер,ян тынычлыгы бирсен бер Ходаем​