Самара ярымутравында татарлар яшәгән

загруженное

Соңгы вакытларда Самара ярымутравы (Самарская Лука — аны кайберәүләр Самара җәясе дип тә атыйлар), бигрәк тә андагы борынгы Муромский городок тарихы белән кызыксыну артканнан-арта ба­ра. Бу табигый хәл, чөнки Самара өлкәсенең милли һәм дини җәмәгатьчелеге, татар эшмәкәрләре дә, ниһаять, Самара ярымутравына игътибар итә башладылар, Муромский городокта археологик казу эшләре дә даими алып барыла. Әйе, бу инде исбат ителгән, Мүрмән — борынгы болгар каласы, фәндә “Муромский городок” дип аталган бу тарихи урында моннан мең ел элек болгар шәһәре булган, ул Идел Болгарстанының бу төбәктәге үзәк каласы, башкаласы булып торган. Үзәгендә 150 гектар җирне биләгән, чит-читләре белән мәйданы 400 гектарга кадәр җиткән Мүрмән каласы таш һәм агач биналардан торган, аның мәчетләре дә, мунчалары да, кәрван-сарайлары да булган, хәтта Кремле булган, дип язучылар да бар; биредә йортлар шәһри Болгардагы кебек, астан торбалар аша җылытылган, канализация булган. Галимнәрнең әйтүенчә, шәһәрдә ун меңгә якын кеше яшәгән, алар һөнәрчелек белән шөгыльләнгәннәр, тимер эшен белгәннәр, аннан эш һәм сугыш кораллары ясаганнар, яхшы балта осталары булганнар, алтын-көмештән бизәнү әйберләре, балчыктан савыт-сабалар ясаганнар.

Бүгенге тарихчылар Мүрмән шәһәре 1236 елны татар-монголлар һөҗүменнән соң яшәүдән туктаган, дип язсалар да, 18нче гасыр галиме Иван Лепехин биредә булып, Муромский городокта татарларның Казан ханлыгы җимерелгәнче яшәүләрен язып калдырган. Ул 1769 елның 23 — 24 маенда Самара ярымутравында Валы авылы тирәсендәге хәрабәләрне өйрәнә. Лепехин Валы авылы янындагы борынгы хәрабәләрне “Муромский городок” дип атамаган, ә “Древние при селе Валах укрепления” бүлекчәсендә бәян иткән.

“Село Валы наименование свое имеет от древнего укреп­ленного места, — дип яза ул. — Оно находится верстах в трех между оным селом и селом Жигулихою.   …Кем укреплено сие место, заподлинно сказать не можно. Старожилые из предания объявляют, что тут до взятия Казани обитали татары, а по взятия оные место сие оставили…» (Дневные записки путешествия доктора и Академии наук адъюнкта Ивана Лепехина по разным провинциям Российского государства 1768 и 1769 году. — Санкт-Петербург при Императорской Академии наук. 1771, стр. 337).

загруженное

Санкт-Петер­бургта 1771 елда нәшер ител­гән Валы авылы һәм Муромский городок турында сөйләүче тарихчы, галим Иван Лепехинның “Сәяхәт язма­лары” китабы бит­е нөсхәсе.

Лепехинның шушы ук сүзләрен 19нчы гасыр галиме Владимир Поливанов та раслый, Поливанов та, Лепехин кебек үк, Валы белән Жигули авыллары янындагы борынгы шәһәрлектә Казан ханлыгы чорында татарлар яшәгәнлеген язып калдырган: “Местные старожилы по преданию передают, что на этом месте, около сел Жигулихи и Валов, до взятия Казани жили татары, которые после падения Казанского царства куда-то ушли, — дип яза ул. — На всем укрепленном пространстве между двух упомянутых городков встречаются черепки глиняной посуды, медные топорики, медные старинные деньги круглой и треугольной формы, человеческие костяки с медными и серебряными кольцами, медная посуда. А также оружие из железа — шашки, сабли и копья» (В.Н.Поливанов. Археологическая карта Симбирской губернии. — Симбирск, 1900, стр.28).

Бу — бик мөһим хәбәр, чөнки соңгы вакытта рус-татар (болгар) тарихчылары Муромский городокта болгар-монгол-татар бәрелешен иң алгы планга чыгардылар, аннан соң биредә тормыш тукталганлыгын исбатларга тырыштылар.  “В 1236 году Муромский городок на Самарской Луке разделил трагическую участь других городов Волжской Булгарии, — дип яза алар.  — Он был полностью разрушен и сожжен войсками Бату-хана… Вместе с древним булгарским городом были стерты с лица земли и все окрестные села.  После этой трагедии Муромский городок уже не возродился. Чудом уцелевшая часть местного населения покинула Самарскую Луку и расселилась в других местах” (Дмитрий Сташенков. Трагедия древнего города//Наследие Волжских булгар. — Казань-Самара, 2013, стр.136-137).

Озак еллар буе Муромский городокта казу эшләре алып барган археолог Анна Кочкина да шул сүзләрне кабатлый, татар-монгол яуларыннан соң биредә кешеләр яшәмәвен әйтә. “Со времен монгольского нашествия в районе Муромского городища никто не жил”, — дип яза ул. (Шунда ук). Әлбәттә, Самара тарихчылары Лепехинның да, Поливановның да югарыда телгә алган хезмәтләрен белгән булырга тиешләр, әмма бу галимнәрнең Муромский городокта Казан ханлыгы чорында да ТАТАРЛАР яшәве турында фикерләрен беркайчан да телгә алмаганнар, киресенчә, монгол яуларыннан соң биредә беркем яшәмәгән, шәһәр юкка чыккан, дип баралар.  Ни өчен шулай дип язалар? Бу сорау ачык кала…

Муромский городок турында фәнни хезмәтләрне укыганда, тагы бер сәерлеккә (нестыковка) тап булдым. Әйтик, В.Поливанов  Валы авылы янында бер борынгы шәһәрлек, ә Иделдән ерак түгел икенче — Муромский городок дип аталган шәһәрлек барлыгын язып калдырган. “Село Валы получила свое название от древнего укрепленного места, которое находится между названным селом и селом Жигулихою, — дип яза ул. — В северо-восточной стороне от села Валов тянутся Яблонные волжские горы, параллельно с которыми идет глубокий буерак. К этому буераку примыкает городок четыреугольной формы, длиною 200 сажен и шириною около 100 сажен. Городок окружен с северо-западной и юго-восточной стороны тоже оврагами, а с южной стороны, обращенной к селу Валы, — тремя высокими валами с глубокими рвами. Из них средний вал всех выше. Валы проведены не по прямой линии, а полукругом. Овраги, с которыми соединяются валы, продолжаются далее до Волги верст на десять, где и оканчиваются также городком, названным местными жителями “Муромским”. Этот городок расположен недалеко от Волги на одной из Яблоновых или Волжских гор” (В.Н.Поливанов, күрсәтелгән хезмәт, 28 бит).

Шундый озын өзек китергән өчен укучы мине гафу итсен, әмма мәсьәләгә ачык­лык кертү өчен бу кирәк иде. Поливановның язуынча, Валы янында бер борынгы шәһәрлек урыны, Идел буенда икенчесе булган, нәкъ менә соңгысы “Муромский” дип аталган. Ди­мәк, бүген Валы авылы янында галимнәр “Муромский” дип өйрәнә торган хәрабәләр бө­тенләй башка исемдәге шәһәрнеке булып чыга? Ә чын “Муромский”ны Идел буеннан эзләргә кирәк, бәлки Муран каберлеге яки Междуреченск шәһәр калдыклары соңрак “Муромский” дип атала башлагандыр? Ни булса да, Валы авылы янындагы борынгы болгар-татар шәһәренең  чын тарихи   исемен эзләп табарга кирәк.

Әле сәерлекләр моның белән генә бетми. Самараның бүгенге тарихчылары Поли­ва­новның бу хезмәтеннән мин югарыда мисалга китергән өзекне үзләренчә үзгәртеп язганнар. Ягъни, Поливановның “Муромский городок Иделдән ерак түгел урнашкан”, дигән сүзләрен, “Муромский городок Валы авылыннан ерак түгел урнашкан”, дип үзгәрт­кәннәр, бу инде күрәләтә фаль­сификациягә керә. “…Овраги, с которыми соединяются валы, продолжаются до Волги верст на 10, где оканчиваются также городком, названным местными жителями Муромским. Этот городок расположен недалеко от с. Валы, на одной из Яблоневых или Волжских гор”, дип яза алар (Г.И.Матвеева, А.Ф.Кочкина. Муромский городок. — Самара, 2005, стр.18-19). Бу урында авторлар үзләре дә аптыраганнар. “Не вполне ясно, о каком втором городке говорит В.Н.Поливанов, важно отметить, что и он в конце прошлого века видел 3 вала и рва”, дип өстәп куйганнар (Шунда ук). Әмма мондый 3 вал һәм тирән чокырлар белән һәр болгар-татар каласы чорнап алынган булган, бу авторлар өчен дәлил булып тора алмый. Поливанов бу тирәдә ике шәһәр барлыгы турында яза икән, аны ахыргача тикшереп бетерергә кирәк иде, ә йөзьеллык хезмәткә кул тыгып, аны үзеңчә төзәтергә кирәк түгел иде!

Бүгенге көндә Самара ярым­утравында 50 Алтын Урда чоры археологик истәлек уры­ны барлыгы билгеле, бу бик зур сан, Болгар чоры истә­лекләре белән бертигез. “В настоящее время на Самарской Луке известно около 50 золотоордынских археологических памятников. Раскопками исследованы не более десяти», дип яза тарихчылар (Древности Самарской Луки. — Самара, 2011, стр.19). Әйе, галимнәр тарафыннан Самара ярымутравының Алтын Урда чоры да, Казан ханлыгы чоры да өйрәнелми, чөнки ул — ТАТАР ЧОРЫ. Чөнки монда төп версия булып болгар шәһәрләрен һәм аларның үзләрен юк иткән татар-монгол яулары тора, болгарларны дәвам итеп биредә Казан ханлыгы җимерелгәнче яшәгән татарларга тарихта урын юк. Шуңа күрә рус — татар (болгар) тарихчылары чыгарган һәр яңа китап Самара ярымутравының бары тик Болгар чоры турында гына яза, татар-монголларны яулап алучы һәм юк итүче итеп күрсәтә… Һәм иң гаҗәбе — Самараның татар байлары шушы китапларны чыгарыр өчен зур-зур акчалар түлиләр, моның белән чиксез горурланалар, шулай итеп, үзләре утырган алтын ботакны кискәннәрен, татар тамырларыннан баш тартканнарын аңламыйлар…

Әгәр шәһри Болгарда Алтын Урда чоры биналары, мәчет манаралары калмаган булса, монда да җиң сызганып татарны җимерүче һәм юк итүче генә итеп күрсәтерләр иде, әмма борынгы биналар аларны татарлар төзегәненә шәһәдәтлек биреп торалар… Ә Самара ярым­утравында болгар чоры да, татар чоры да урыс авыллары астында иңрәп ята, борынгы кабер ташлары һәм мәчет ташлары мал абзарларына һәм кар базларына түшәлгән…

Ярый, хуш, Казан ханлыгы җимерелгәч, Самара ярым­утравында яшәгән татарлар кая киткән соң? Чыннан да, Болгар һәм Алтын Урда чорларында, Казан ханлыгы заманында гасырлар буе Самара ярым­утравында, Мүрмән каласында яшәгән болгар-татарлар кая киткән соң? Бүгенге көндә Самарская Лукада бер генә татар авылы да юк бит, ә урыс, чуваш, мукшы авыллары бар. Безнең уебызча, Мүрмән каласында яшәгән татарларның бер өлешен, Казан ханлыгы җиңелгәч, басып алучы урыс­лар юк иткән, Самара ярым­утравында башкисәр казак­ларның, шул исәптән Ермак ерткычларының да бер ара яшәп алуын истә тотсак, татарларга үз милләтләрендә һәм диннәрендә исән калу мөмкин булмаган.  Татарларның икенче бер өлешен көчләп чукындырганнар яки исән калу өчен, алар христиан динен алырга мәҗбүр булганнар. Бу татарлар хәзер Самара ярымутравындагы урыс авылларында, бигрәк тә Муромский городок янәшәсендәге Валы һәм Жигули авылларында яшиләр. Татарларның тагы бер өлеше биредән качып исән калган, алар Идел аръягындагы кыпчак далаларына һәм коры җир буйлап, ярымутрауның дәвамы булган урман-дала зонасына, хәзерге Пенза, Мордовия, Ульяновск җирләренә таралган мишәрләр…

Әйткәнебезчә, Муромский городок хәрабәләре бү­ген­ге галимнәр тарафыннан өйрә­нелә, әмма археологик яктан әле андагы катламнарның ун проценты да ачылмаган. Гадел галимнәр булса, биредә Болгар чорыннан соң Алтын Урда һәм Казан ханлыгы заманнарында да шәһәр булганлыгын һәм анда татарлар яшәгәнен әйтерләр, дип уйлыйм. Шулай ук биредә әле Җәмигъ мәчете һәм башка мәчет-мәдрәсәләр урыннары да әле казып чыгарылмаган, ә алар Мүрмән каласында шактый булган. Безнең бу язманың төп максаты исә — Самара ярымутравында, шул исәптән Мүрмән каласында да татарларның 17нче гасыр башларына кадәр яшәүләрен исбат итү. Инде язылып яткан күләмле фәнни-тарихи хез­мәтебездә без Самара ярым­утравындагы һәр борынгы болгар-татар каласы һәм саласы турында җентекләп бәян итәргә уйлыйбыз.

Фәүзия БӘЙРӘМОВА,

язучы, тарих фәннәре кандидаты.

2013 ел, 18 декабрь.

(Язма “Бердәмлек” газетасы өчен махсус язылды)

 

 

Просмотров: 1194

Комментирование запрещено