Чын «кара» ипине тик Али Сөләйманов заводында гына пешерәләр

Али СулеймановСамарның 2 санлы икмәк заводы күренеклеләр исемлегендә. Аны милләттәшебез Муса углы Али Сөләйманов җитәкли. Унҗиде яшеннән эшкуарлык белән шөгыльләнә башлаган Али тора-бара тормышта зур казанышларга ирешеп, дәрәҗәле кешегә, уңышлы эшбатырга әйләнә.

Ул Самарның кооператив техникумында, Ульяновск шәһәренең авыл хуҗалыгы академиясендә, Мәскәүнең кооператив университетында, Россия Президенты каршындагы академиядә укый.
Дәрәҗәле кешеләр белән дә таныш милләттәшебез. Шулай Россиянең элеккеге премьер-министры Евгений Примаковтан мактау сүзләре ишетеп, Мактаунамә белән бүләкләнә ул.
Татарстан Президенты Рөстәм Минниханов белән таныш булуына да шатлана Али әфәнде. Татарстанны Минтимер Шәймиев, Рөстәм Минниханов кебек дәрәҗәле, лаеклы кешеләр җитәкләве — зур бәхет, дип саный ул.
Бүгенге көндә 41 яшен тутырган Али әфәнде, икмәк заводыннан тыш, башка төр эшкуарлык белән дә шөгыльләнә: кибетләр тота, сәүдә йорты ачарга ниятли. Шулай ук аның нефть эшкәртүче, комбикорм заводлары да бар.
Али Сөләйманов, милли җанлы кеше буларак, татар милли хәрәкәтенә матди ярдәм күрсәтә, дин юлында да игелекле гамәлләр кыла. Үзенең туган авылы – Ульян өлкәсенең Зур Черкели авылында 2000 елда мәчет салдырган.
Самарның Тарихи, Иске мәчетләренә һәр җомга ипи биреп тора. Һәр елны Җиңү көне уңаеннан татар ветераннарын һәм икмәк заводы урнашкан Тимер юл районы ветераннарын бүләкли. Балалар йортларын ай саен акча, икмәк белән тәэмин итә ул. Шулай ук гарип-горабаларга да мәрхәмәтле мил ләт тәшебезнең ярдәме тия. Төрле төбәкләрнең мәдрәсәләрендә укучы шәкертләргә да булыша.
Гомумән, Али Мусеевич үзенә ярдәм сорап килгән кешеләргә, татарларга, кулыннан килгәнчә, һәрвакыт ярдәм итә.
Ул дини кануннарны үтәргә тырыша. Аның эш офисындагы шкафында Коръән, догалар язылган рамкалар тора. Биредә гаиләсенең фотосурәтләре дә урын алган.
Эш офисы зәвык белән эшләнгән, барысы да үз урынында, монда тәртип, чисталык-пөхтәлек хөкем сөрә.
Шул кабинетта Али әфәнде белән сөйләшеп утырдык.
Зур уңышларга ирешкән малкуарлар арасында тәкәббер кешеләр еш очрый. Ә менә Али Сөләйманов бик гади, аралашучан, саф күңелдән сөйләшүче ир булып чыкты. Шуңа күрә аның белән аралашып утыруы да үзенә бер сихәтлек өстәде.

али5

Али Сөләйманов, Евгений Примаков һәм Константин Титов.

- Али әфәнде, икмәк заводында эшегез ничек башланып китте?

- Үз вакытында мин бодай бизнесы белән шөгыльләндем. Бирегә он китерә идем. Аннан соң Аллаһы Тәгалә шушы заводның хуҗасы булырга насыйп итте. Моны мин Ходай бүләге, дип саныйм.
Ул вакытта миңа 26 яшь иде. Идел буенда мин бердәнбер шундый яшь җитәкче булдым. Шул рәвешле минем турында гәҗитәгә дә яздылар.
- Завод хуҗасы булгач, үзгәрешләр кертергә туры килдеме?
- Әйе, башта җиһазларны алмаштырдым. Шулай ук өстәмә эшчеләр алдым.
Хәзер безнең өлкә буенча элеваторлар, тегермәннәребез бар.
- Көненә ничә тонна ипи пешерелә?
- Көн саен 17 тонна ипи һәм 20 тоннага якын кондитер ризыклары: прәнекләр, тортлар, печенье, чәкчәк, крендел пешерәбез, мармелад та ясыйбыз.
- Тауарларыгыз кайларга тарала?
- Бөтен Россия буенча тарала. Мәскәү, Ульян, Сарытау, Волгоград шәһәрләрендә. Башкортостан, Татарстан, Мордовия Республикаларында сатыла. Күптән түгел ашамлыкларыбызны Кавказга да җибәрә башладык.
“Магнит”, “Пятерочка” кибетләрендә безнең ризыклар күпләп сатыла.
- Али әфәнде, нәкъ менә Сезнең заводта пешерелгән чикләвек торты гына элеккеге еллардагы тәмен саклап калган. Аны ашаганда балачак искә төшә.

али2али3

 

 

 

 

 

 

- Әйе, бу, чыннан да, шулай. Бер таныш түрә дә миңа: “Али Мусеевич, кызыксынып, Сезнең тортны лабораториядә тикшердек. Башкаларныкына караганда, аңарда химик матдәләр бик аз”, - диде. Гомумән, миңа җитештергән ризыкларыбызның яхшы сыйфаты мөһим.

Самарда хәләл колбаса җитештерергә дә ниятлим, Аллаһы теләсә. Бүгенге көндә минем Ульян өлкәсендә шундый Австрия комплексы бар. Тиздән аны эшләтеп җибәрәчәкмен.
- Елына ничә тонна он кулланасыз?
- 10 мең тонна он кулланыла. Бездә он үзебезнеке. Өч тегермәнебез бар. Берсе – элеккеге еллардан калган, икесе — заманча тегермәннәр.
- Кибетләрдә еш ялган арыш ипие сатыла. Белгечләр әйтүе буенча, “кара” ипинең пешерү технологиясе үзенчәлекле, һәм аны  озак әчетеп пешерергә кирәк. Циклны кыскартыр өчен, химик матдәләр кушалар, дип сөйлиләр. Сездәге “кара” ипи элеккеге еллар
стандарты буенча пешереләме?
- Бу турыда горурланып, әйе, дип әйтә алам. Алда әйтеп үткәнемчә, завод җитәкчесе булгач та, мин биредәге җиһазларны яңаларга алмаштырдым, тик берсен генә калдырдым. Ул – 1933 елгы мич. Аны немецлар төзегән булган.
Әгәр бу мичтә ипине төрле химик матдәләр өстәп пешерсәң, ул килеп чыкмый. Без шундый тәҗрибә ясап карадык. Ягъни мич химик матдәләрне кабул итми! Шуңа күрә аңарда арыш ипие элеккеге еллар стандарты буенча пешерелә.
Без үзара бу икмәкне кара уылдык (икра), дип атап йөртәбез. Аңа тоз сибеп ашасаң, тәме уылдыкныкын хәтерләтә. Россиядә модный мич бездә генә бар.
- Ә бу мичне ничек калдырырга булдыгыз?
- Мин балачакта бик еш Самарга туганнарыма килеп йөри идем. Поездда авылга кайтканда тимер
юлы вокзалы янында гына урнашкан бу заводтан арыш ипие сатып ала идем. Аны безнең авылда да бик яраттылар. Самарга йомыш белән баручылардан кешеләр: “Миңа Самар ипиен алып кайт әле”, — дип сорыйлар иде.
Үземә дә бу ипи бик ошады. Шушы вакытларда киләчәктә бу завод хуҗасы буласымны, әлбәттә, күз алдына да китермәдем! Шушы ипине балачактан яратканга күрә, бу мичне сүттермәдем.
Мин икмәк заводын башка урынга күчерергә телим. Һәм анда шушындый ук мич төзергә ниятлим.
- Ә бу элеккеге мичнең үзенчәлеге нәрсәдә соң?
- Ул кирпечтән төзелгән, ә заманча мичләр – металлдан.
Шөкер, безнең прәнекләр дә югары сыйфатлы. Аларны Пензада сата башлагач, андагы кешеләрнең прәнекнең элеккеге тәме булганга исләре киткән. Мәскәүдә безгә мондый тәмле прәнекләр башка беркайда да юк, диделәр. Чөнки Россиядә бик күп заводлар ябылды.
- Сезнең кул астында ничә кеше эшли, һәм аларның ничә проценты ир-атлар?
- Бездә 400 хезмәткәр. Ир-атлар 30 процент тәшкил итә.
- Уртача эш хакы күпме?
- 25 – 30 мең сум.
- Иң күп алучыларның хезмәт хакы?
- 120 мең алучылар да бар.
- Ә иң түбән эш хакы?
- Иң түбән эш хакын даими кайдадыр эшләп, бездә өстәмә хезмәт итүчеләр генә ала. Ул 10 – 12 мең сум тәшкил итә.
- Барлыгы ничә цех?
- Өч цехыбыз бар. Берсе – икмәк, икенчесе – кондитер ризыклары, өченчесе – вак ризыклар цехлары.
- Хезмәткәрләрегезнең туган көннәрендә бүләккә торт бирү каралганмы?
- Туган көннәрдә акчалата бүләк һәм торт бирәбез.
- Эшчеләрегез арасында татарлар бармы?
- Әйе, заводта татарлар да эшли. Күбесе вахта белән эшләп йөриләр. Пенза, Ульян өлкәләреннән, Татарстаннан, безнең Черкели авылынан килүче татарлар да бар. Алар атнасына 7 – 8 мең сум алалар. Ерактан килеп йөрүче эшчеләр өчен тулай торак та бар. Алар бик канәгать.
Заводка эшкә алган күп кешеләр әти-әниемә дә рәхмәтләрен белдерәләр.
- Намаз укучылар өчен махсус бүлмә каралганмы?
- Әйе, андыйлар гыйбадәтләрен махсус бүлмәдә кылалар. Мин үзем дә намаз укыйм, Аллага шөкер.
- Ә намазлыкка күптән бастыгызмы?
- Әле яшүсмер чагымда мәчеткә җомга намазларына йөри идем. Соңрак инде даими гыйбадәт кыла башладым. Зәкят тә түлим.
- Намаз Сездә нинди хистойгылар тудыра?
- Рухи көч бирә, авыр чакларда җиңеллек китерә.
- Эш урыныгызда дусларыгыз бармы, әллә эшлекле мөнәсәбәтләр генәме?
- Дусларым да бар. Бу — күбесенчә озак еллар бергә эшләгән кешеләр.
- Сез дәһричелек (атеизм) чорын эләктергән кеше. Яшь вакытта дингә карашыгыз нинди иде?

Әти-әнисенең йорты һәм мәчет

Әти-әнисенең йорты һәм мәчет

Зур Черкели авылында үзе төзеткән мәчеттә.

Зур Черкели авылында үзе төзеткән мәчеттә.

- Безнең гаилә һәрвакыт динле булды. Шуңа күрә кечкенәдән Исламга тартылып үстем һәм аңа карашымны беркайчан да үзгәртмәдем. Гомумән, безнең авылыбыз да дини. Нәселебездә муллалар булмаса да, дин ягыннан укымышлы кешеләр күп.
- Ә өйләнгәндә булачак хатыныгызның дингә мөнәсәбә тенә игътибар иттегезме?
- Хатыным Мәрьям белән без бер авылдан. Ул да дини, намазын да укый. Бергә 20 ел гомер итәбез.

Али әфәнде хатыны Мәрьям белән

Али әфәнде хатыны Мәрьям белән

- Гаиләгез зурмы?
- Олы кызым Әлфиягә 19 яшь тулачак. Икенчесе – Нурсинә “Яктылык” мәктәбендә 9нчы сыйныфта укый. Улым Гомәргә 14 яшь тулачак. Кечкенә кызым Камилә балалар бакчасына йөри. Аңа әле дүрт кенә яшь булачак. Шулай булгач – хатыным Герой-ана! (елмая).
- Егетләр бик күп кызлар белән йөреп, берсен сайлап алалар. Сезне хатыныгызның нинди
сыйфатлары җәлеп итте?
- Аны бер күрүдә ошаттым. Беренче мизгелләрдә ягымлы елмаюы, чибәрлеге җәлеп итте. Аралаша башлагач, ашарга бик тәмле пешерүе дә ачыкланды. Танышкач, ике атнадан соң өйләнештек.
Хатынымнан бик канәгать мин. Балаларны да яхшы тәрбияли, яхшы пешерә дә. Үзе югары культуралы, замана белән бергә атлаучы хатын. Гаилә башлыгы буларак, минем фи-
керемне хөрмәт итә.
- Ир-ат һәм эшкуар буларак, хәләл җефетегезнең өйдә генә утыруын өстен күрәсезме, әллә
хатын эшләргә тиеш, дип саныйсызмы?
- Гомумән, күп акчалы эш куарларның хатыннары эшләмәскә тиеш, дип саныйм. Гәрчә мин хәләл
җефетемә, үзе эшләргә теләсә, каршы килмим. Мәрьямнең матурлык салоны бар, тиздән ресторан ачарга торам. Аны да хатыныма бүләк итәргә ниятлим. Хәтта эшенә йөрер өчен машина да алып бирдем әле.
- Нәселегездә малкуарлык белән шөгыльләнүчеләр тагын бармы?
- Ике бертуган энем Равил белән Рәшит тә – эшмәкәрләр.
- Өлкән бала буларак, энеләрегезне тәрбияләүдә катнашырга туры килдеме?
- Әйе, кечкенәдән алар өчен җаваплылыкны тоеп үстем. Туганнарга һәрвакыт булышырга кирәк.
- Әти-әниегезнең кайсы киңәшләре бәгырегезгә сеңеп калган?
- Әтием Муса, әнием Асия - яхшы кешеләр. Бик яратам үзләрен. Алар безне гадел, намуслы булырга өйрәттеләр, лаеклы кешеләр итеп тәрбияләргә тырыштылар. Гомер буе хуплап, акыллы киңәшләр биреп торалар.
Әти-әнием дин юлыннан атлыйлар, 1997 елда, шөкер, хаҗ кылдылар.
Бер вакыйга истә калган. Әле Мордовиядә яшәгәндә бер дустымның велосипедын сорамыйча өйгә
алып кайттым. Әнием шунда миңа кеше әйберенә беркайчан да тияргә ярамаганлыгын яхшылап аңлатты һәм велосипедны хуҗасына кайтарырга кушты. Бу минем өчен гомерлек сабак булды.
Авылга еш кына минем дусларым кунакка кайта. Әти-әнием аларны һәрвакыт якты йөз белән каршы алып, табын әзерлиләр, мунча ягалар. Алар — кунакчыл кешеләр.
Авылдашлары да әти-әниемне хөрмәт итәләр, шөкер, мәҗлесләрдән калдырмыйлар. Абруйлы кеше буларак, әтием мәчет эшләрендә актив катнаша.
Мин әти-әниемә бик рәхмәтлемен. Аларга нәрсә теләгәннәрен алып бирергә тырышам. Авылда үзләренә дүрт катлы өй салдым.

Али Сөләйманов ветераннарны котлый.

Али Сөләйманов ветераннарны котлый.

- Самар татарларының киләчәген ничек күзаллыйсыз? Телебезне саклап кала алырбызмы?
- Саклап калырбыз, инша Аллаһ. Татарлар күп. Араларында милли җанлылары да бар. Талип хәзрәт Яруллин, Илгиз Кәлүч, Шамил Баһаутдинов, Җәмил Вәлиуллин, Минәхмәт Хәлиуллов, Рифкать Хуҗин, Ильяс Шәкүров, Гомәр Батыршин, Ринат Сәйфетдинов кебек кешеләр булганда, татар милләте дә, ана телебез дә сакланачак, Аллаһы теләсә. Мондый кешеләрне һәрвакыт хуплап, аларның киңәшләренә «колак салырга» кирәк.
- Башка милләтләр белән чагыштырганда, Самар татарлары нинди сыйфатлары белән аерылып торалар?
- Гомумән, татарлар башка милләтләрдән кунакчыллыгы белән аерылып торалар, дип саныйм. Шулай ук тырышлык, уңганлык сыйфатларын атарга була.
- Хыялыгыз бармы?
- Самардан ерак түгел татар авылы салырга хыялланам.

Миләүшә ГАЗИМОВА.

Журнал «Самарские татары»

Просмотров: 1957

3 комментариев

  1. Да уж лапши хватит для обеспечения стратегического запаса региона)))

  2. Красавец.Спасибо ему!

  3. Зарплаталары шэп! Дэрес булса. Тулай торак та бирэлэр авылдан килгэннэргэ. Молодец Али!