Тормыш кырында да, иҗат утында да — бергә

Аюпова

Разия ӘЮПОВА (сулдан уңга), Илдар ХӘКИМОВ, Гүзәл УРАЗОВА һәм Галия ӘЮПОВА.

Литвинов исемендәге Мәдә­ният сараенда уздырылачак Илдар Хәкимов һәм Гүзәл Уразованың концертына барырга теләгем әллә ни зур түгел иде. Ләкин чакыру билетларын алгач, бармыйча кала алмадым. Һәм бер дә үкенмәдем.

Әле бит күптән түгел генә “Бердәмлек” газетасында басылган  “Гүзәл Уразова әйбәт киленме?” дигән мәкаләне дә укыган идем. Бу матур парның шундый тату тормышы белән сокланмый мөмкин түгел. Үзләре, әле бик яшь булуларына карамастан, иҗатта да зур казанышларга ирешеп киләләр, гаиләләрен дә чит-ят күздән сак­лап, матур итеп алып баралар икән.

…Залдагы тамашачы төрле яшьтә, төрле катлам халыктан булып күренде. Картлар да, яшьләр дә, балалар да байтак. Артистларның программасы шуларның берсен дә игътибарсыз калдырмаслык итеп төзелгән. Үз тормышларыннан алынган мәзәкләр сөйләп көлдерәләр, җырларны да үзләренең һәм балаларының  тәҗрибәләренә таянып язалар алар. Концертны алып баручылар да, җырчылар кием алыштырган арада әдәпле генә сөйләп, халыкның күңелен ачып торалар. Бер сүз белән әйткәндә, бу пар иҗат өчен яратылган һәм талантларын үстерү өстендә бертуктаусыз эшли һәм эзләнә.

Әнә, яңа клиплар да тө­шер­гәннәр, аларны дискларга яздырып, сатуга да чыгарганнар. Программада үзләре иҗат иткән җырлары да бик күп. Менә Илдар Гүзәлгә багышлап Роберт Миңнуллин сүзләренә җыр язган. Бу бит инде аларның гаиләсендә бер-береңне хөрмәт итү, мәхәббәт хисләре хөкем сөрүен күрсәтеп тора. Гүзәлнең кызларына багышлап иҗат иткән җыры да бик урынлы яңгырады, минемчә. Соңрак алар белән фотога төшкәндә Илдар миңа туры карап: “Самара тамашачысының бик таләпчән икән­леген бе­ләбез. Сез “Бер­дәм­лек” газетасыннан тү­гелме? - дип сорады. - Без программабыз өс­тендә бик тырышып эшләдек, сезгә ошасын дип тырыштык. Әгәр ошап бетмәгән урыннары булса, гафу итәрсез инде”.

Шундый ипле, ягымлы кешеләрне гаепләп буламыни? Иҗатыгызда тик уңышлар гына теләп калабыз. Күпләргә үр­нәк булырлык гаилә корып яшисез, әти-әни­ләрегезне хөрмәт итәсез, икәүләп бер иҗат утында янасыз. Тормыш кырында бәхетле булырга, иҗатыгызда уңышларга ирешергә насыйп итсен!

Разия АЮПОВА.

«Бердәмлек».

 

 

Просмотров: 1373

Комментирование запрещено