Шатлыклы һәм талантлы балачак

балалар фестивале 026Самараның Литвинов исемендәге Мәдәният сараенда 18нче тапкыр Татар балалары фестивале уздырылды. Традициягә әверелгән бу чараны соңгы елларда Самара шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте уздырып килә. Бу юлы да оешманың җитәкчесе Рифкать ХУҖИН, аның урынбасары Ленар САБИРОВ, “Яктылык” мәктәбе укытучылары, Тольятти шәһәренең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчелеге ярдәмчеләре Зөлфия ГАЛИХАНОВА һәм Алия МУСИНА, Яңа Җүрәй авылы Мәдәният йорты җитәкчесе Нурия МИН­ҺАҖИЯНОВА фестивальне оештыруга күп көч куйдылар.

Бәйрәм башлануга әле бер сәгать чамасы вакыт бар иде, яныбыздан узып баручы Рифкать Хуҗин борчылып: “Халык аз, килүчеләр күренми. Зал тулы булмас, ахыры”, - дип борчуын белдерде. Шуннан күп тә үтмәде, Мәдәният йортына халык җыела башлады, Мидхәт Әминов үзенең тальян гармунын сыздырып җибәрде:

Кил, кил, кил, кил, иркәм, кил инде,

Кил, иркәм, кил инде,

Елмаеп көл инде,

Сагындым, бәгърем, сине…

Ничек инде мондый музыкага вальс әйләнмичә түзеп торырга була?! Менә бер-бер артлы парлар түгәрәккә чыга башлады, алар артыннан балалар да тартылды. Вальсны бию көе алмаштырды, аннары тагын салмак бию… Бии-бии кызарып чыккан апалар һәм балалар тамаша залына кереп утыра башлагач, фестивальнең аншлаг белән үтәчәге аңлашылды. Оештыручыларның да кәефе күтәрелеп китте бугай.

Менә сәхнәгә Талип хәз­рәт Яруллин чыгып, бәй­рәмгә хәер фатихасын бирде, шәһәр администрациясеннән Дмитрий Долганов шә­һәр мэры Дмитрий Аза­ров­ның котлау адресын тапшыр­ды, өлкә милли-мәдәни  авто­но­миясенең башкарма директоры Шамил Галимов шушы Мәдәният йорты администраторы Флорида Локманованы Рәхмәт хаты белән бүләкләде, һәм менә инде сәхнәгә “Яктылык” мәктәбенең “Кояшкай” ансамблендә шөгыльләнүче иң нәни биючеләр килеп чыкты. Алар башкаруында “Чеп-чеп чебиләрем” һәм “Дәү әнигә бүләккә” биюләре ата-аналарның йөрәкләрен эретеп, күңелләрен тагын да күтәреп  җибәрде.

балалар фестивале 063Нәниләрнең чыгышын Кош­­ки районы Яңа Җүрәй авы­­лы Мәдәният йортында шө­гыль­ләнүче балалар төр­кеме дәвам итә. Болар инде өл­кәнрәк бу­лып, репертуар­лары да җит­дирәк. Азалина Туктарова җырлаган “Тамчы гөле” җыры, Алинә Гатина һәм Алсинә Имаметдинова башкаруындагы татар биюе авыл гына түгел, шәһәр сәхнәләрен дә бизәрлек итеп эшләнгән. Яңаҗүрәйлеләрне Самарага алып килгән Мәдә­ният йорты җитәкчесе Нурия ханым Минһаҗиянова авыл мәктәбе ябылганнан бирле балаларның, рус авылында укуларына карамастан, Яңа Җүрәй Мәдәният йортындагы бөтен чараларда да катнашып, күптөрле түгәрәкләргә йөрүләре турында сөйләде. Ә балалар авылда уналты бөртек кенә калганнар икән. Алар да рус мәктәбендә укыганлыктан, үзара гел русча гына сөйләшәләр. Татар теле хәзер гаиләдә генә сакланып кала ала.

Авыл халкы Яңа Җүрәйгә инвестор булып килгән “Синко” авыл хуҗалыгы производствосы компаниясенә зур өметләр баглый. Бу оешма авылның чәчү җирләрен сөреп чәчәргә, терлекчелекне торгызырга вәгъ­дә итә. Ә эш булгач, авылга яшьләр кайтыр, балалар туа башлар, ябылган мәктәпләр ачылып, авыллар гөрләп торыр, дигән өмет бар. Ә бу эшләр җәелдерелгәнче Нурия ханым шушы уналты баланы үз тирәсенә җыеп, аларга татар халкының иҗатын һәм сәнгатен сеңдереп калдырырга тырыша.

балалар фестивале 031Шул арада яңаҗүрәйле­ләрне сәхнәдә тольяттилылар алмаштыра.  Менә үткән елда Тольяттида үткәрелә башлаган “Якты йолдыз” балалар фестивале җиңүчесе Наил Исхаков — “Ашкына күңел”, быелгы призерлар Диләрә Усманова — “Каз канаты” һәм Алинә Шәрапова “Миләшкәем” җыры белән Самара тамашачысының күңелен яулап алдылар.  “Асыл” бию ансамбле чыгышы да югары дәрәҗәдә үтте.

- Тольятти шәһәре милли мохтариятенең эше соңгы вакытларда яңа сулыш алды, - дип сөйли андагы бөтен чараларны оештыручы Зөлфия Галиханова. - 2007 елдан бирле мохтарият бинасындагы зур залыбызда “Кояшкай” балалар бию ансамбле шөгыльләнә, шун­да ук “Мода театры” да бар. Бы­ел безнең балалар Яңа ел, 8 Март, 9 Май бәйрәменә зур программалар әзерләделәр, “Язлар моңы” фестивалендә катнаштылар. Чыгыш ясаучыларыбыз юк, дип зарлана алмыйбыз, бик күп бала үзешчән сәнгатьтә катнаша. Алар ярышып, берсен-берсе уздырырга тырышып концертларга әзерләнәләр, ә җырларга һәм биергә өйрәтүче Алия апалары Мусина һәммәсенә дә үсәргә, сәхнә түрендә урын алырга мөмкинлек би­рә. Алмашка килүче буынга бел­гәннәребезне өйрәтеп калдырырга тиешбез.

Фестивальнең икенче өлеше тулысынча “Яктылык” мәктәбе балаларына бирелде. Әйе, бу мәктәптә иҗат һәм сәнгать иң югары баскычта тора, дип әйтә алабыз. Икенче бүлекне ачып җибәргән “Иркен көн” вокаль-инструменталь ансамбле чыгышы башка номерлардан нык аерылып торды. Шәһәребезнең төрле мәктәпләрендә укучы балалар Рамил Морзакаев һәм Андрей Казаков (электрогитара), Руфия Мингафина һәм Кристина Кручинина “Тала-тала”ны җырлап чын эстрада номеры күрсәттеләр.

балалар фестивале 040Ә “Яктылык” укучыларының чыгышын — икенче-дүртенче сыйныф укучылары башкаруындагы татар, корея халык­лары биюләре, “Шаян” бию, “Вена вальсы”,  Альбина Мингалиева, Альбина Әпсәләмова, Әлсинә Дәүләтбаева, Адилә Исмәгыйлева, Рәзинә Усманова, Алия Тынчарова башкаруындагы җырлар, Равил Мәхмүткин һәм Амаль Гатауллинның баянда уйнаган “Бас, кызым, әпипә”ләре, “Йолдыз” бию театрының “Яшьләр бию”ен сөйләп торасы юк. Аларны күрергә кирәк. Бигрәк тә дүртенче сыйныф укучылары башкаруындагы “Корея халык биюе”нә озак итеп кул чапты халык.

“Яктылык“ укучыларын профессиональ биючеләр итеп үстерүче хореографлар Светлана Искәндәрова, Алия Газизова һәм Илназ Гарфетдинов, балаларга җыр нечкәлекләрен өйрәтүче Ленар абыйлары Абсаттаровка тамашачылар һәм ата-аналар исеменнән рәхмәт әйтәсе килә. Иҗат һәм сәнгать белән шөгыльләнгән балалар тормышта да үз-үзләрен тота белүче, уңышлы һәм бөтен өлкәләрдә дә талантлы булып үсәләр. Шуның өчен безгә шундый балалар фестивальләре, Мәүлет абыйлары Низамов кебек юмарт спонсорлар, Ленар Сабиров һәм Рифкать Хуҗин кебек оештыручылар ки­рәк. Ходайның рәхмәте булсын аларның һәркайсына!

Эльмира ШӘВӘЛИЕВА.

Автор фотосурәтләре.

«Бердәмлек». 

Просмотров: 1359

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *

Можно использовать следующие HTML-теги и атрибуты: <a href="" title=""> <abbr title=""> <acronym title=""> <b> <blockquote cite=""> <cite> <code> <del datetime=""> <em> <i> <q cite=""> <strike> <strong>