Барысы да үз кулыбызда! / Пока мы помним, мы живем

цветыКошки районының Иске Җүрәй (Иске Фәйзулла) авылында каһарман якташыбыз – шагыйрь һәм рәссам Гакыйль СӘГЫЙРОВны искә алу чарасы уздырылды

Әле кайчан гына Иске Җүрәйнең яшел хәтфәдәй үлән белән капланган урамнары буйлап Хәбибҗамал апа белән аның каһарман улы шагыйрь һәм рәссам Гакыйль Сәгыйров яшәгән бу йортка беренче очрашуга барган идем. Вакыт үтмәгән дә кебек. Ә аннан соң күренекле якташыбыз белән әле күпме очрашулар, күрешүләр булды, шагыйрьнең иҗатына багышланган кичә­ләрне, аның юбилейларын Самарада да, Димитровградта да үткәрергә насыйп итте Ходай. Ә моннан нәкъ биш ел элек, 2009 елның 30 июлендә, без аны 71нче яшь белән барганда Иске Җүрәй авылы зиратында җир куенына куйдык.

Татарстанның Нурлат районындагы кечкенә генә Әхмәт авылында туып, анда балачак еллары үткән булса да, ул нигәдер озак еллар гомер кичергән әнисе Хәбибҗамал апаның туган авылы Иске Җүрәй авылын якын күрә иде. Соңгы елларын Ульян өлкәсенең Димитровград (Мәләкәс) шәһәрендә үткәрсә дә, ул үзен Иске Җүрәйдә күмәргә васыять әйтеп калдырды.

Вафатына ике ел узгач, каберенә Самара, Ульян өл­кәләре, Димитровград шә­һәре, Нурлат районы татар җә­­мәгатьчелеге вәкилләре, Та­тарстан Язучылары берлеге әгъзалары катнашында истәлек ташы куелды. Ә менә хәзер, биш елдан соң, без яңадан аны искә алу, каберен зиярәт итү өчен бирегә җыелдык.

Самарадан да, Димитровградтан да, Нурлаттан да шагыйрьне якын итүчеләр, аның иҗатын чын-чынлап аң­лаучылар, яратучылар кил­гән иде. Казаннан язучылар, Кошки районыннан администрация вәкилләре, чакырылган булсалар да, күренмәделәр. Хәер, татар язучылары Гакыйль Сәгыйровның Димитровградта үзеннән башка беренче тапкыр уздырылган 75 яшьлек юбилеена да килмәгәннәр иде бит. Бу юлы да, вафатына биш ел тулу уңаеннан искә алуга чакыргач, артык зур теләкләре барлыгы сизелмәде. Югыйсә, 300ләп әгъзасы саналган Татарстан Язучылар берлегеннән бирегә килергә бер-ике кешене табарга мөмкин булгандыр бит.

Мәрхүмнең рухына дога багышлана.

Нурлатлылар шагыйрьнең каберенә чәчәкләр куйганда.

Мәрхүмнең рухына дога багышлана.

Мәрхүмнең рухына дога багышлана.

Рәйсә һәм Гакыйль ШӘКҮРОВЛАР башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады.

Рәйсә һәм Гакыйль ШӘКҮРОВЛАР башкаруында шагыйрьнең шигырьләре, җырлары яңгырады.

Дөньяда чагында язмыш тарафыннан рәнҗетелеп, шундый авыр тормышта яшәүче шагыйрьгә тиешле хөрмәт, ярдәм күрсәтелмәгәч, хәзер бакыйлыкка күчкәч, ул кемгә кирәк?

Мәдәният министры тарафыннан мәрхүмнең сайланма әсәрләрен туплап, Татарстан нәшриятында берничә китабын бастырып чыгарырга вәгъдә ителсә дә, бу да һаман эшләнмәгән. Вафатына ике ел чамасы калгач, шагыйрь Татарстан Язучылар берлегенә үзе тапшырган балалар өчен язылган ике китабы кулъязмаларының да язмышы билгесез. Югыйсә, икесен дә бастырырга вәгъдә ителгән булган, бу турыда төрле басмаларда хәбәрләр дә урнаштырылган иде бит. Бәлки, Язучылар берлегенең күпсанлы шүрлекләрендә бүген дә алар тузан җыеп ята торгандыр яисә (кем белә) куллары туры түгел бәндәләр үз максатларында файдаланганнардыр, дип тә уйлап куясың. Башка шундый күңелсез уйлар да килде Иске Җүрәйгә баргач.

Кошки районы администрациясе һәм мәдәният идарәсе вәкилләренең бу чарада катнашмауларын да аңлавы кыен. Мөһим эшләр килеп чыгу сәбәпле, соңрак булса да искә алу чарасына киләчәкләрен белдергәннәр иде бит. Самара төбәгендәге милли оеш­маларның кайсыбер зур җи­тәк­челәренең дә шагыйрьне искә алуга, аның исемен мәң­ге­ләштерү мәсьәләләренә битарафлык күрсәтүләре сизелде.

Ни генә булмасын, каһарман шагыйрьне искә алу чарасы югары дәрәҗәдә узды. Башта авыл халкы, килгән кунаклар шагыйрьнең җимерелеп баручы ятим калган йорты янына җыелып сөйләштеләр, аннан авыл зиратына, каберен зиярәт кылырга юнәлделәр.

Нурлатлылар – район мә­дәният идарәсе хезмәткәре Әл­фия Галәүтдинова һәм Бө­тендөнья татар конгрес­сы башкарма комитетының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Сәгыйрова шагыйрьнең кабере өстенә кәрзин белән ак чәчәкләр бәйләмен куйдылар. Самара өлкәсе мөсел­маннарының региональ Диния нәзарәте президиумы әгъзасы, “Болгар яңарышы” мәчете имам-хатыйбы Расих хәзрәт Вакказов һәм Иске Җүрәй авылы мәчете имамы Габделхәй хәзрәт Халитов шагыйрьнең рухына багышлап Коръән су­рәләре укып, дога кылдылар.

Шагыйрьнең Димитровградта яшәүче Наил энесе һәм Халидә җиңгәсе уллары Рафаэль, Ринат, Марат белән бергәләп (Әстерхан шәһәрендә гомер итүче Рафаэль Гакыйль абыйсын искә алу өчен махсус кайткан) якын туганнары Руслан һәм Гөлсинә Абдулганиевлар өендә аларның ярдәме белән зур Коръән мәҗлесе әзерләгән иделәр. Ул бик тә матур үтте. Расих хәзрәт бөтен кешегә аңлаешлы итеп вәгазь сөйләде, догалар укыды.

Ә инде Иске Җүрәй мәче­тендә көндезге намаз укылганнан соң, барысы да авыл клубына җыелдылар. Аның хезмәткәрләре (клуб мөдире Рәфисә Минебаева) Гакыйль Сәгыйровның иҗатына һәм тормышына багышланган стенд әзерләгәннәр, аның китапларын күргәзмәгә куйганнар иде.

Очрашу барышында күп истәлекләр сөйләнде, ша­гыйрь­нең иҗатын озак еллар дә­вамында пропаганда­лаучы якын дуслары һәм фикер­дәш­ләре — Ульян өлкәсе Яңа Малыклы районының Урта Исәнтимер авылы Мәдәният йортында эшләүче, Россия Фе­дерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәрләре ир­­ле-хатынлы Гакыйль һәм Рәйсә Шәкүровлар башкаруында Гакыйль Сәгыйровның шигырьләре һәм аның сүз­ләренә язылган җырлары яң­гырады. Аларның репертуарында шагыйрьнең төрле темаларга багышланган ши­гырьләре, Гакыйль Шәкүров иҗат иткән унбиштән артык җыр бар. Очрашуга җыелган авыл халкы һәм кунаклар аларның һәрберсен тын да алмыйча тыңлады, көчле алкышларга күмде.

Ә истәлекләр бер-бер артлы агылдылар да агылдылар гына. Самараның “Яктылык” татар мәктәбендә күп еллар татар теле укытучысы булып эшләүче Нурзидә Фәйзуллина үзенең әле үткән гасырның җитмешенче елларында Арча педагогия училищесында укыганда беренче тапкыр Гакыйль Сәгыйровның “Тормыш җиле” китабындагы шигырьләрен укуын хәтеренә төшерде, соңрак курсташы Нина Андрееваның Иске Җүрәй авылы мәктәбендә укытучы булып эшләве һәм аның очрашканда гаҗәеп шәхес – Гакыйль Сәгыйров турында сөйләвен искә алды. Нинага шагыйрь үзенең бер шигырен дә багышлаган булган. Шуннан бирле ул Гакыйль Сәгыйровның иҗатына мөккибән, аның батырлыгы белән горурланып, шагыйрьнең иҗатын “Яктылык” мәктәбендә укучы балаларга пропагандалауны үзенең төп бурычларының берсе итеп саный, мәктәптә аның музеен ачу турында хыяллана.

Ә менә Нурлат районының Гакыйль Сәгыйров бишенче-алтынчы сыйныфларда белем алган Әхмәт авылыннан биш чакрым арада урнашкан Бикколда мондый музей бар икән инде. Бу хакта һәм Гакыйль Сәгыйровның шәхси сайтын да булдырулары турында авыл советы рәисе Рәйсә Әхмәтшина, күрше Фомка мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче, Әхмәттә музей оештыручыларның бер­се — Гөлүсә Әһлиуллина сөй­ләделәр. Очрашудан кайткач ук, шушы сайтка кереп карадым. Бик шәп музей һәм сайт оештырганнар нурлатлылар. Безгә дә алардан калышмаска иде.

Очрашуда кем генә сүз алып сөйләмәсен, барысы да Иске Җүрәйдә (Иске Фәйзуллада) Гакыйль Сәгыйровның йортын торгызып, анда аның шәхси музеен ачу проблемасына тук­талдылар, үзләренең уй-фи­керләре белән уртаклаштылар.

Димитровград шәһәре вә­­килләре — җирле татар милли-мәдәни автономиясенең мак­таулы җитәкчесе Риваль Ид­рисов, шагыйрь, Татарстан Язу­чылары берлеге әгъзасы, берничә шигырьләр җыентыгы авторы Равил Шәфигуллин яшь буынны тәрбияләүдә Гакыйль Сәгыйровның иҗаты һәм тормышы зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр. Әгәр Иске Җүрәйдә аның йорт-музее ачылса, бу эшнең яңа баскычка күтәреләчәгенә басым ясадылар, шулай ук аның музейларын Самарада да, Димитровградта да, Ульяновскида да татар мәктәпләрендә булдыру кирәклеге турында да әйттеләр. Димитровград татарлары, әгәр ярдәм кирәк булса, читтә калмаячакларын белдерделәр.

Самара өлкәсе хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе, “Розалина” татар кафесы хуҗабикәсе Разия Әюпова бу оешманың филиалы Иске Җүрәйдә дә оештырылуы турында әйтте. “Хатын-кызлар оешмасы бик зур әһәмияткә ия һәм аңа без зур өметләр баглыйбыз”, - диде ул. Гакыйль Сәгыйровның музеен ачу өчен ярдәм сорап губернаторыбыз Николай Иванович Меркушкинга мөрәҗәгать итәргә чакырды.

- Ул, һичшиксез, булышачак. Ә калганы барысы да үзебездән — татарларыбыздан тора. Бу йортны халыктан, байларыбыздан ярдәм сорап, өмәләр үткәреп тә торгыза алабыз, — дип белдерде Разия ханым.

Самара өлкәсе татар мил­ли-мәдәни автономиясенең баш­карма директоры Шамил Галимовның да фикерләре әйтелгәннәр белән тәңгәл яңгырады. Чыннан да бу шулай ич. Теләк булса, барысы да үз кулыбызда, моның өчен бары теләк кенә, татарларыбызга бердәм булу гына кирәк.

Җир биләмәсен, йортны шәхси милектән авыл җирлеге милегенә күчерү озакка сузылу сәбәпле, эш һаман арткы планда кала бирде. Хәзер барысы да эшләнгән, тик менә тиешле карар чыгару гына һаман сузыла. Бу эшне ничек тә тизләтәсе иде.

Дөрес, авыл җирлеге башлыгы Равил Минебаевның әйтүенчә, хәзерге вакытта район мәдәният идарәсе шагыйрьнең йортын төзекләндерү һәм анда музей ачу өлкәнең “Авыл туризмы” проекты программасына кертеләчәге һәм моның мәдәният министрлыгында да хуплау табуы турында белдерде. Әгәр бу шулай булса, бик шәп, әлбәттә.

- Шулай да, быел ничек тә көзгә, көчле яңгырлар башланганчы алдыбызга йортны үзгәртүләрсез сипләп, башын ябып кую бурычын куярга кирәк, - диде авыл җирлеге башлыгы.

Без бу бурычның тормышка ашачагына ышанабыз. Барысы да үз кулыбызда!

Рәфгать ӘҺЛИУЛЛИН.

Шамил ГАЛИМОВ,

Лилия МӨБАРӘКШИНА, Нурзидә ФӘЙЗУЛЛИНА фотосурәтләре.

«Бердәмлек».

* * *

image (16)В минувшую субботу, 2 августа, в селе Старое Фейзуллово Кошкинского района состоялось памятное мероприятие, посвященное известному татарскому поэту и художнику Гакилю Сагирову. В нем приняли участие представители татарской национальной и мусульманской общественности Самарской, Ульяновской  областей и Республики Татарстан.

Пять лет назад окончил земной путь отважный человек, победивший все превратности судьбы и жизненные невзгоды, и показавший нам настоящий пример героизма. Гакиль Сагиров, с молодых страдавший тяжелой болезнью, а последние сорок пять лет совсем прикованный к постели, в течение пяти десятилетий писал стихи и прозу, и карандашом, зажатым в зубах, рисовал картины родного края, передавая через графические рисунки свое видение мира и дополняя мысли, положенные на бумагу.

Родившись в Нурлатском районе, основную часть своей жизни он провел в селе Старое Фейзуллово, которое стало местом рождения большей части его произведений. Последние годы он жил в Димитровграде соседней Ульяновской области. В июле 2009 года он нашел вечное пристанище на сельском кладбище в Старом Фейзуллово. Таким образом, жизнь Сагирова связана с тремя регионами.

Поэт и художник получил признание еще при жизни. Издано семь его стихотворных сборников, снабженных иллюстрациями автора. Одна из них на двух языках (русское название «Неповторимая мелодия») вышла в Самаре. А большинство произведений еще ждут публикации. Его стихи стали словами пятнадцати песен, которые исполняют артисты татарской эстрады.  

О творчестве Гакиля Сагирова известно не только широкой татарской общественности. Его имя и творческое наследие – достояние всей нашей многонациональной культуры. В 1999 году он стал одним из первых в Самарской области лауреатом номинации «Благородство», министерство социальной защиты Ульяновской области ежегодно награждает жителей области с ограниченными возможностями специальной премией «Достижение» имени Гакиля Сагирова, в 2002 году поэт получил престижную международную премию «Филантроп»… 

Г.Сагирова уже пять лет нет с нами, но его присутствие постоянно ощущается в национально-культурной жизни. Много лет назад в одном из своих стихотворений он, предвидя жизнь после смерти, писал: «Я рад, что в песнях остаюсь…». На праздниках читают его стихи и поют песни, в школах Самарской, Ульяновской областей и Республики Татарстан проводятся уроки и литературно-музыкальные вечера, посвященные творчеству Гакиля Сагирова.

В минувшую субботу в Старом Фейзуллово собрались земляки поэта, те, кто был знаком и работал с ним, пропагандировал творчество Сагирова, а теперь делает много для того, чтобы увековечить его память. От татарских организаций Самары в памятном мероприятии участвовали главный редактор областной татарской газеты «Бердэмлек» Р. Н. Аглиуллин, представитель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, имам-хатыб мечети «Булгарское возрождение» города Самара Расих-хазрат Вакказов, исполнительный директор Самарской областной татарской национально-культурной автономии Ш. Х. Галимов, председатель совета областной татарской женской организации «Ак калфак» Р. А. Аюпова, учительница татарского языка и литературы самарской школы «Яктылык» Н. А. Файзуллина и вице-президент татарской общественной организации «Дуслык» Р. Г. Бадамшин.

image (8)

Гости памятного мероприятия.

image (7)

Гости, приехавшие из села Биккулово Нурлатского района.

image (6)

Главный редактор областной татарской газеты «Бердэмлек» Р. Н. Аглиуллин (слева направо), вице-президент татарской общественной организации «Дуслык» Р. Г. Бадамшин, представитель Регионального Духовного управления мусульман Самарской области, имам-хатыб мечети «Булгарское возрождение» города Самара Расих-хазрат Вакказов, исполнительный директор Самарской областной татарской национально-культурной автономии Ш. Х. Галимов.

image (12)

Сначала, по мусульманскому обычаю, у его могилы Гакиля Сагирова Расих-хазрат Вакказов и имам местной мечети Габделхак-ага Халитов прочитали положенные молитвы за упокой души ушедшего от нас поэта. Но перед этим состоялась небольшая гражданская церемония, которую выполнили представители Нурлатского района Республики Татарстан – они возложили на могилу цветы.

…В порядке маленького отступления от темы. В короткой проповеди на кладбище Расих-хазрат обратил внимание жителей Старого Фейзуллово на необходимость соблюдения религиозных канонов при захоронении покойных, указал на недопустимость установки фотографий на камнях, венков и прочих ненужных вещей. «В исламской религии совсем другие порядки, которые были установлены нашими предками в точном соответствии с канонами ислама, — отметил хазрат, — и  внедрении всякого рода «нововведений» является большим грехом».

image (15) image (16) image (17)

image (9)

Затем религиозный блок мероприятия получил продолжение в форме меджлиса, который прошел в доме родственников Гакиля Сагирова. Это – Руслан и Гельсина Абдулганеевы. Основные расходы по его проведению взяла на себя семья брата поэта – Наиля Шарифулловича.

image (11)

Добрые хозяйки и родственницы

Добрые хозяйки-родственницы поэта.

После полуденного намаза гости вместе с жителями Старого Фейзуллово собрались в сельском клубе. Здесь прошел музыкально-литературный вечер, в основу которого легли песни и стихи Гакиля Сагирова. Главными действующими лицами вечера стали многолетние пропагандисты творчества Сагирова, заслуженные работники культуры Российской Федерации Гамиль и Райса Шакуровы, работающие в Доме культуры села Средний Сантемир Новомалыклинского района. Участники мероприятия также делились воспоминаниями об удивительном человеке, поэте и художнике, говорили об огромном и непреходящем значении его художественного слова в жизни каждого человека, его примере подлинного героизма и несгибаемости человеческого духа.

image

image (1)

Опытом работы первого пока музея Гакиля Сагирова, а также одноименного сайта поделились глава Биккуловского сельсовета Нурлатского района (здесь Г. Сагиров учился в школе) Рамиля Ахметшина и учительница татарского языка и литературы местной школы Гелюса Аглиуллина. О роли творчества Гакиля Сагирова в воспитании подрастающего поколения говорили представители Димитровграда — член совета городской национально-культурной автономии Риваль Идрисов и поэт Равиль Шафигуллин. Этому же было посвящено выступление преподавателя родного языка самарской татарской школы «Яктылык» Нурзиды Файзуллиной. Разыя Аюпова рассказала собравшимся о работе возглавляемой ею новой общественной организации – «Ак калфак» и призвала женский актив села вступить в ее ряды. Главной мыслью речи одного из главных пропагандистов творчества Гакиля Сагирова – главного редактора газеты «Бердэмлек» Рафката Аглиуллина была необходимость открытия музея поэта в селе Старое Фейзуллово…

image (13)

image (14)

Разговор об этом идет уже не один год, не один раз появлялись и конкретные предложения, как осуществить идею. Но дело как-то не сдвинулось с места. Только в прошлом году появилась реальная возможность реализации замысла татарской общественности и местных органов власти: в Самарской области заработала программа реконструкции учреждений культуры, в рамках которой возможно финансирование подобных работ. 22 ноября минувшего года в администрации Кошкинского района состоялось рабочее совещание, на котором был выработан рабочий план реализации этого проекта. После этого дом Сагирова был передан в собственность сельского поселения.

image (3)

Дом, в котором более пятидесяти лет жил и работал Гакиль Сагиров.

Кстати, этот вопрос был одним главных на протяжении всего мероприятия 2 августа. И начинали мы свой день с осмотра дома, в котором более пятидесяти лет жил и работал Гакиль Сагиров и из которого 30 июля 2009 года мы провожали его в последний путь. Есть разные варианты реконструкции дома и решения всего вопроса. Глава местной администрации Равиль Минибаев, принявший деятельное участие в подготовке и проведении памятного мероприятия, рассказал о недавних мерах руководства района в деле открытия музея Сагирова. Слово «музей» здесь следует употреблять условно. Дело в том, что управление культуры района сейчас занимается осуществлением проекта «Сельский туризм» и в ее рамках — обустройством национальных домов: немецкого, мордовского и так далее. Татарский дом предполагается открыть в Старом Фейзуллово – в доме Гакиля Сагирова. Конечно, с представлением соответствующих материалов об отважном земляке. По мнению руководства района, этот путь предпочтительнее, чем открытие собственно музея. Он позволит с меньшими затратами содержать объект, обеспечить его постоянную работу и посещение туристами и другой публикой.

image (5)

Делегация из Самары обсуждает разные варианты реконструкции дома поэта.

image (4)

Преподаватель родного языка татарской школы «Яктылык» г.Самара Нурзида Файзуллина (слева направо) и руководитель общественной организации «Ак калфак» Разыя Аюпова.

Думается, что татарской общественности следует поддержать этот проект. Тем более работа по его реализации идет и предложения района, по словам Равиля Минибаева, получили поддержку в министерстве культуры Самарской области. Однако сил и средств бюджета может оказаться недостаточно. Тогда будет необходима общественная поддержка со стороны татарского населения и органов власти Самарской области и других регионов.

Шамиль ГАЛИМОВ,

исполнительный директор Самарской областной татарской национально-культурной автономии .

Фотографии предоставила  Нурзида Ахметовна ФАЙЗУЛЛИНА,

учитель татарского языка и литературы школы «Яктылык» г.Самара.

Старое Фейзуллово – Самара.

samtatnews.ru

 

Просмотров: 2396

Один комментарий

  1. Могила папочки рядом c ним…