Быелдан, Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры, Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгыш ясый башлады.
Бу матур башлангыч ТР Президенты карары белән башкарыла. Әлеге чараның чираттагысы 7 сентябрьдә сәгать 11дә Оренбург өлкәсе Тоцк хәрби гарнизонында уза. Казаннан килеп хезмәт итүче солдатларга Т. Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә.
Тагын да сөенечлерәк вакыйга, уллары белән очрашырга теләүче әти-әниләр дә бара ала. Барырга теләүче әти-әниләр Г.Кариев исемендәге театрга түбәндәге телефоннарга мөрәҗәгать итә ала.
БУ ТЕМАГА:
Бөтенроссия татар теле hәм әдәбияте укытучылары форумында Габдулла Кариев исемендәге татар яшь тамашачылар театры артистлары да катнаша
Просмотров: 1618