Бердәм тарих дәреслеге яки тарих турында уйланулар…

китапМәктәп укучылары Россия тарихын әлегә яңа бердәм дәреслектән укый алмас, мөгаен. 2015 елның сентябрь аена дәреслекләр әзерләнеп бетәргә тиеш дигән фикерләр дөреслеккә туры килми. Җитмәсә, Россиянең мәгариф һәм фән министры Дмитрий Ливанов, бердәм дәреслек урынына бердәм концепция эшләнәчәк, дип белдерде. Тарихи-мәдәни стандарт нигезендә төрле тарих дәреслекләре чыгуы көтелә. Әлбәттә, алар халык тикшерүе һәм профессиональ экспертиза узачак.

Беркемгә дә сер түгел: Росия яшьләренең тарих белән кызыксынуы зәгыйфь хәлдә. Зур илдәге вакыйгаларны барлап бетерүе дә җиңелләрдән түгел анысы. Бигрәк тә, мәктәп программасы буенча, балалар өчен. Ни кызганыч, тарих фәне 5нче сыйныфтан гына укытыла башлый. Ә Татарстан турындагы сәхифәләр исә, 10нчы сыйныфта блок рәвешендә генә үтелә. Тарих белгечләре раславынча, Татарстан тарихы республикабыз мәктәпләрендә бераз өйрәнелсә дә, Татарстаннан читтә ул бөтенләй онытылган. Шуңа күрә, галимнәребез соңгы вакытта туган якны өйрәнү аркылы мәктәпләрдә татар тарихын кертеп булыр иде дигән фикер белдерә. Әмма әлегә андый аерым дәреслекләр юк.

Быел җәй башында Бөтендөнья татар конгрессы белән Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты төбәк тарихчылары җәмгыяте төзергә кереште. Җәмгыять аякка баса калса, аның аркылы да хәрәкәт башланыр дип көтелә. Хәзер төркемнәргә бүленеп, һәр төбәкнең тарихы барлана. Мәгариф системасы гомум федераль тармак булганлыктан, республиканың хокуклары чикләнгән. Милли компонент бетерелгәннән соң, хәлебез бигрәк тә авырлашты, ди республика тарихчылары.

Дамир Исхаков, тарих фәннәре докторы:
- Бердәм тарих дәреслеге концепциясен эшләгән дәвердә үк катнаштым. Татарстаннан бердәм фикер дә белдерелгән иде. Мәскәү безнең тәкъдимнәргә колак салды, ләкин барысын да эшләмәде. Андый дәреслекне язу җиңел әйбер түгел, чөнки Россия — күпмилләтле ил. Һәр милләтнең тарихка үз карашы бар. Менә шул карашта урталык табу бик авыр. 2015 елга бәлки берәр дәреслек әвәләп чыгарырлар. Әмма соңгы вакыттагы күзәтүләргә нигезләнгәндә, бәлкем бердәм дәреслек кирәк түгелдер дигән фикерләр дә туа. Мәскәү үзе дә шул фикердәрәк бугай. Киңәш ителгән бер дәреслек булыр ул. Тик аны гына кулланырга кирәк дигән сүз, бигрәк тә, интернет чорында, дөрес әйбер түгел. Чөнки балалар интернеттан теләсә нинди текстны алып укый ала. Кайбер сәяси даирәләрдә фәкать шул дәреслекне генә кулланабыз дип уйлыйлар икән, бу — ялгыш фикер.

Татарстанда тарих буенча барлык дәреслекләр дә әзер. Алар нәшер ителгән, башлангыч сыйныфтан алып, югары сыйныфларга кадәр. Татар тарихы буенча икенче буын дәреслек әзерләдек, ул шулай ук басылып чыкты. Татарстанда дәреслекләр юк дип әйтә алмыйбыз. Фәкать сәяси сәбәпләр аркасында татар мәктәпләрендә үз тарихыбызны өйрәнү генә кимеде. Татар тарихы томлыклары чыгарыла башлаган иде. Җиде томлык татар тарихының быел калган ике томы әзерләнеп бетәчәк. Бу эштә 500дән артык галим катнаша. Әлеге проектка хәтта чит ил галимнәре дә җәлеп ителгән. Чал тарихыбыз турында сөйләүче хезмәт әлегә рус телендә дөнья күрә. Әмма киләчәктә аның татар варианты да нәшер ителер дигән өмет бар. Әлбәттә инде, финанслау булса.

Руслан Айсин, сәясәт белгече:

- Беренче чиратта шуны әйтергә кирәк: тарих — милли үзаңны формалаштыруда зур роль уйный. Ул шулай ук көчле идеология механизмы да булып тора. Әйе, объектив тарихны язу гаять катлаулы нәрсә. Монда сорау туа: дәүләткә чын тарих кирәкме-юкмы? Совет чорында, мәсәлән, Алтын Урда тарихын өйрәнү тыелган иде. Татарны бөек тарихыннан мәхрүм калдырганнар. Хәзер дә шундый нәрсә килеп чыкмасын дип куркам. Дәрес, бер стандартлы әсбап, дәреслек кирәк. Әмма анда объектив татар тарихы, Татарстан тарихына урын табылырмы? Миңа калса, бу очракта төбәк тарихы, аның мәдәни-менталь үзенчәлеге исәпкә алынырга тиеш. Татарстан өчен аерым дәреслек, ә аңарга җирле кушымта булырга тиеш. Тарих бит ул зур сугышлар, патшалар, казанышлар тарихы гына түгел. Ул — гади кеше, җәмгыять, милләт, кече Ватан тарихы да. Аны, беренче чиратта, безнең балалар белергә тиеш. Чөнки бу җирлектә аларның ата-аналары, бабалары яшәгән, үзләре дә, монда туып, тормышларын дәвам итәрләр. Халкыбызның хикмәтле әйтеме бар: үз тарихын белмәгәннең киләчәге юк!

Нурулла Гариф, тарих фәннәре кандидаты, мәктәптә тарих укытучысы:

- Бүгенге көндә Россиядә зур тизлек белән идентификация дигән эш алып барыла. Аның фәнни аңлатмасы төрле милләтләр арасында яшәп тә, үзгәлегеңне (тел, дин, гореф-гадәтләрне) саклауга кайтып кала. Әмма аны Мәскәүдә унификация буларак аңлыйлар, кабул итәләр. Аңлаешлы телдә әйткәндә, бу эш Россия киләчәктә таркалмасын өчен, анда яшәүчеләрне бер төрле уйлатып, россиян милләтен “тудыру” максатыннан эшләнә. Бу максат алдан уйланылган. Уртак тарих китабын язу да шушы максатка хезмәт итәргә тиеш. Әмма бу мөмкин эш түгел. Беренчедән, урыс тарихы ул — сугышлар һәм яулап алулар тарихы. Бу дәүләттә яшәргә мәҗбүр ителүчеләр өчен яулану һәм юкка чыга бару тарихы. Аларны бәйләп, ябыштырып булмый. Икенчедән, тоталитар системада, урыс тарихчылары язган әллә нинди ялган тарихи китаплар укып та без үзлегебезне, тарихыбызны югалтмадык. Интернет заманында бу бөтенләй дә мөмкин эш түгел. Өченчедән, мәктәпләрдә хәзер башка чор балалары укый. Аларга ялган ябышмый! “Уртак тарих” язарга тырышучылар үзләренең 21 гасырда яшәүләрен онытып, 18-19 йөзләрдә яшәгәндәй фикер йөтәләр. Мәктәпләрдәге БДИ да нәкъ шушы, унификация максатына яраклаштырып эшләнгән. Ул белем бирсә дә, гыйлемлекне юкка чыгара. Моның Россия фәнен артка сөйрәгәнлеген аңлый башладылар инде. Уртак тарих дәреслеге белән дә шулай булачак.

Тагын шунысы мөһим: тарих фәне белән бала арасында укытучы шәхесе тора. Аның белеме, компетенциясе, әзерлеге җитәрлекме? Сабыйны тарих дигән мавыктыргыч дөньяга алып кереп китәрдәй осталыгы бармы? Дәреслек кенә түгел, баланың исеме, ата-бабаларының фамилияләре, йорт-җир бизәлеше, туган авылының инеш-чишмәләре дә гомуми тарихның кадерле бер кисәген тәшкил иткәнен аңлыймы? Бала шуларны йөрәгенә сеңдерә аламы?

Милли тәрбия гаиләдә бирелергә тиеш, моның белән күпләребез килеште бугай. Төрле илләрнең укыту системасын сынап карый торган тәҗрибә мәйданына әверелгән Россия мәктәпләрендә милли компонент авырткан җиргә әйләнеп бара. Милли тәрбия белән беррәттән, иң мөһим тарихи мәгълүматны да бала әти-әни, әби-бабайдан алырга тиештер, күрәсең. Әгәр дә өлкәннәр үсмерләрне компьютердан аерып алып, аларга шанлы Болгар дәүләте, шәүкәтле Казан ханлыгы, Сөембикә фаҗигасе турында сөйләсә, экскурсия, спектакльләргә алып барса — балаларның кызыксынучан зиһене һәр яңалыкны хисси яссылыкта сеңдерер иде бит. Кызганыч ки, тәүлек буе эшләп торучы телеканалларыбызда да фәнни-популяр эчтәлектәге кызыксынып карардай тарихи тапшырулар юк. Ә бит җәмгыятьтә кызыксыну бар. Үзләренең төбәге, авылы турында язучылар яки заказ биреп яздыручылар бихисап.

Ил тарихына мәхәббәт кече ватаныбызның үткәнен барлау, аларны белү, яратып өйрәнүдән башлана. Күренекле тарихчы, тарих фәннәре докторы Габделбәр Фәйзрахманов әйтүенчә, татар тарихы нечкәләп, хасиятләп өйрәнүгә мохтаҗ. Заманында ул тарихчы буларак аспирантураны ике кеше тәмамлавын әйтә. Безнең үткәнебезне бөтен тулылыгы белән яктырту өчен елына 20 аспирант та җитмәс иде, ди ул.

Мөршидә КЫЯМОВА.

intertat.ru

Просмотров: 1301

Комментирование запрещено