Губернатор Николай Меркушкин быел җәй өлкәбезнең Похвистнево районына эшлекле визит белән баргач, беренче чиратта данлыклы Гали авылы, аның фермерлары, фермалары, уңдырышлы кырлары һәм, әлбәттә инде, “Авыл яме” агротуризм үзәге белән танышып йөргән иде. “Авыл яме” хуҗасы Расих Латыйпов белән сөйләшкәннән соң губернатор:
- Бик кызыклы проект һәм өлкәбезнең бик матур урынында урнашкан. Хуҗасы да үзенең эшен бик яратып башкара, күрәсең. Без аңа ярдәм итәрбез, — дип әйткән булган.
Губернатор сүзе — аткан ук. Усть-Кинель авылында уздырылган көзге ярминкәдә Расих Латыйповны күреп алгач, Николай Иванович аңа дөя бүләк итәргә җыенуы турында хәбәр иткән. Читать полностью