В ДК на площади им. Кирова г.Самара в рамках Международного проекта «Волга в сердце впадает моё» прошел конкурс-фестиваль «Планета талантов».
Солист народного ансамбля татарской эстрадной песни «Идель» Искандар Саитов принял участие в фестивале, исполнил песни на родном языке и стал лауреатом I степени в номинации «Вокал эстрадный соло (26 лет и старше)». Наш соплеменник, как достойный претендент на звание Абсолютного победителя проекта с денежным призом до 100 000 рублей, получил специальное приглашение для участия в финале Международного проекта «Волга в сердце впадает мое», который пройдет в г.Нижний Новгород с 26 по 29 марта 2015 года.
* * *
Идел буенда урнашкан зур шәһәрләрдә инде бишенче ел рәттән “Идел йөрәгемә коя” (“Волга в сердце впадает мое”) проекты эшләп килә. Бу проект кысаларында талантлар фестивале уздырылып, анда төрле коллективлар, аерым башкаручылар, вокал, хореография, инструменталь һәм башка жанрларда (оригиналь жанр, мода театры, әдәби сүз) көч сынашалар. Атаклы мәдәният хезмәткәрләреннән торган жюри әгъзалары иң талантлыларны сайлап ала һәм проектның абсолют җиңүчесе 100 мең сум акчалата премия белән бүләкләнә.
Быел “Идел йөрәгемә коя” фестиваль-конкурсы Самарада 27 — 30 ноябрьдә үткәрелде. Әлеге бәйгедә “Эстрада соло вокалы” (26 яшь һәм өлкәнрәкләр) номинациясендә Самараның Мидхәт Әминов җитәкчелегендәге Идел” халык ансамбле солисты Искәндәр Сәетов тә чыгыш ясады. Ул “Ялгыз агач” һәм “Кил син” дип аталган татар җырларын башкарып, I дәрәҗә лауреат исемен яулады.
Кардәшебез 26 — 29 мартта Түбән Новгородта үтәчәк “Идел йөрәгемә коя” халыкара проекты финалына махсус чакырунамә алды. Искәндәр Сәетов башкаруында татар моңы андагы җюри әгъзаларының да күңелләренә үтеп кереп, милләттәшебез җиңү белән кайтыр, дип өметләнәбез.
Просмотров: 1835
Горжусь Вами.