Самар өлкәсе вәкилләре Әлифбага һәйкәл ачу тантанасында катнаштылар

8084534 июнь көнне Арча шәһәрендә, педагогика көллияте йортында, барыбызга да иң кадерле, тәүге китап булган Әлифбага һәйкәл ачылды. Бу тантанага Камышлы районыннан да делегация чакырулы иде һәм без, иртән-иртүк, ике машина белән мәркәзебез Казан артында урнашкан Арча шәһәренә юл тоттык. Барасы юл ерак, озын. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфия апа Баһаутдинова талгын, моңлы тавышы белән Арча яклары, Тукай, Кырлай турында сөйләп бара. Арча ягында булмасам да, “Сөембикә”, “Идел” журналлары аша искиткеч бай табигатьле, мул уңыш үстерүче төбәк буларак дан тоткан, милли мәдәниятле, бөек мәгърифәтчеләре, күренекле язучылары, сәнгать эшлеклеләре, галимнәре, тырыш һәм эш сөючән халкы белән данлыклы икәнен белә идем. Моңа өстәп ачык йөзле, кунакчыл халкы белән дә данлыклы ул арчалылар, дияр идем мин. 

Арча дигәч тә, күңелдә иң элек Тукай, Кырлай, Шүрәле образлары калка. Тукай, димәк шигърият, татар җаны, туган тел. Арча ул чын мәгънәсендә туган телебезнең нигезен тәшкил иткән Казан арты. Юкка гына шулкадәр күп язучы, мәгърифәтче чыкмаган бит бу яктан. Халык язучылары гына да өчәү: Гариф Ахунов, Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев! Арча дигәч, Мөхәммәт абый Мәһдиев сурәтләгән торналар төшкән җирләр, Гомәр Бәшировның “Туган ягым-яшел бишек” дигән үтә дә төгәл һәм тирән бәяләмәсе искә төшә. Бу яшел бишек-әкияти Кырлай урманнары да, тоташтан артыш белән капланган Казансу яры-Гариф Ахуновның туган авылы урыны да, илне икмәк белән туендырган иксез-чиксез кырлар да. Олуг язучыларның әсәрләре аша әдәби геройлар булып күңелебездә яшәгән шаян һәм җор телле, тырыш һәм сабыр Арча халкының рухый бишеге ул. Арча тагын безнең аңыбызда данлыклы педагогика көллияте, халкыбызның милли йөзен билгеләүче бер бизәге-атаклы арча читекләре дә.

Бүген Арча заман рухын тоеп, икътисадый яңалыкларны үзләштереп, шул ук вакытта үткәндәге традицияләрне саклап, киләчәккә карап яшәүче район.

Безне педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова ачык йөз белән каршы алды. Бер бүлмәгә кереп өс-башыбызны тәртипкә китергәннән соң, тамак ялгап алдык.

Язмамда Габдулла Тукай исемен йөртүче педагогика көллияте турында кыскача гына булса да язып китмәсәм, язмам тулы булмас иде. Гөлбакча эчендә утыручы, заманча төзекләндерелгән һәм җиһазландырылган белем учагы бер сүз белән әйткәндә-искиткеч! Җитәкчеләреннән алып, ишек төбендә вахтада утыручыларына кадәр ачык йөзле, тәмле теллеләр, студентлары итәгатьле, талантлы. “Без нигездә, башлангыч мәктәп, музыка, әдәбият, чит тел укытучылары әзерлибез. Төп максатыбыз-яхшы тәрбия биреп, укытучы исеменә лаек белгечләр әзерләү. Безнең һәр укучы укытучы-тәрбияче, сыйныф җитәкчесенең күз уңында, үзенә шөгыль таба алмыйча аптырап йөрүче юк. Сәләтле баланы күреп, талантын ачу, үстерү гаять мөһим. Шунысы сөенеч, бездә укыган яшь белгечләрне бөтен мәктәпләрдә дә көтеп алалар, яраталар. ә бу-абруебыз югары дигән сүз. Кайсы гына чорны алып карасак та, дәрәҗәле, эзләнүчән, намуслы җитәкчеләр эшләгән монда. Сыналган, эшенә зур җаваплылык белән карый торган остаз-мөгаллимнәрне туплаган тотрыклы коллектив бу”, ди, Гөлнара Фидаиль кызы, үзе җитәкләгән коллектив өчен горурланып.

Ә хәзер әйдәгез, бергәләп “Әлифба” бәйрәменә сәяхәт кылыйк. Билгеләнгән вакытта бу бәйрәм-тантана ачылды. Бәйрәм чарасының беренче өлешен Гөлнара Фидаиль кызы бик эчтәлекле, зәвыклы, матур итеп алып барды. Ул әлифба бәйрәмен ачык диеп белдерде һәм күркәм бәйрәмгә килгән мөхтәрәм кунаклар белән таныштырып үтте. Менә алар: район җитәкчесе Илшат Нуриев, шагыйрь, күренекле җәмәгать эшлеклесе, Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Русия Гуманитар Фәннәр Академиясенең шәрәфле академигы Рәзил Вәлиев, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары-Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе урынбасары Данис Шакиров, “Казан утлары” журналы редакторы Илфак Ибраһимов ,Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе урынбасары шагыйрь Рәмис әймәт, язучы-шагыйрә, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Сәләй ага Вәгыйзовның шәкерте Флера Тарханова, Гариф Ахуновның кызы Наилә Ахунова, Сәләй ага һәм Рәмзия апаларның шәкерте, гомере буе үз һөнәренә тугрылыклы булып калган шәхесләрнең берсе-Халидә Фәйзрахманова, хәзерге әлифба дәреслеге авторларының берсе, Казан педагогия көллияте укытучысы- Илсөяр Мияссәрова, килгән иде. Чакырылган кунаклар арасында, әлбәттә гаиләсе белән шушы олы шәхесләребезнең уллары Камил абый, Сәләй Гататовичның ерак туганнары Нурания һәм Фәргать Абзаловлар, Гөлфия һәм Мәсхүт Ибятовлар, безнең делегация җи­тәкчесе Римма Галимуллина, татар теле һәм әдәбияты укытучысы әльфия апа Баһаутдиновалар да бар иде.

Әлбәттә беренче сүзне район җитәкчесе Илшат Габделфәт улына бирде Гөлнара Фидаиль кызы.
-Мөхтәрәм кунаклар, хөр­мәтле арчалылар! Сезне чын күңелдән шушы олы, тантаналы бәйрәм белән котлыйм. Хөрмәтле кунакларны Арча җирендә күрүебезгә шатбыз. Безнең яклар данлыклы, бай як. Ләкин аның иң зур байлыгы-хезмәт сөючән, зирәк, киң күңелле, Тукайча әйтсәк, авылыбызның ямен, суы тәмен белгән тырыш халкы. Бу халык киләчәктә дә туган җиренең данын үстерер, Арчабызны зурлар. Менә без бүген һәр баланың күңеленә тәүге китап булган әлифба бәйрәменә, аңа багышланган һәйкәл ачылу тантанасына җыйналдык. Сәләй ага һәм Рәмзия апа, укытучылар әзерләп чыгаручы көллиятебез- безнең горурлыгыбыз. Укытучыларга хөрмәтем зур минем. Әллә нинди танылган кешеләрне бер күрәсең дә, онытасың, ә укытучылар мәңге күңелдә, онытылмый.

Менә шундый җылы сүзләр белән башлап җибәрде ул үзенең чыгышын һәм без барыбыз да аның белән килештек. Чөнки укытучы ул-әти-әни кебек кадерле кеше. Башка кунакларга да берәм-берәм сүз бирде Гөлнара Фидаиль кызы. Чыгыш ясаучыларның һәркайсы изге теләкләр теләде, истәлекләре белән бүлеште, шагыйрьләр шигырьләрен сөйләде. Менә һәйкәлне ачу вакыты җитте. Яшь скульптор Михаил Рөстәм улы Сафинның иҗат җимешен күреп барыбыз да сокландык. Бу вакытта һәрберебез беренче кат шушы китапны кулга алуыбызны, хәрефләр, сүзләр, җөмләләр укырга өйрәнүебезне искә алгандыр. Мин дә үземнең беренче укытучыбыз Рәхимә апа Зәйнуллина белән “Әлифба белән хушлашу” дигән бәйрәм үткәргәнебезне искә алып, янә дә күз яшьләремә ирек бирдем.

Әлифбага багышланган шигырьнең соңгы юлларын укыдым да, елап җибәрдем мин шулчакны:
…Әлифба, Әлифба,
Китәсең бит инде.
Җыр итеп җырлыйбыз
Иң соңгы битеңне.

Шулвакыт укытучы апам мине кочып алып: “Елама балам, бу китап белем сукмагының беренче баскычы гына, алда сине тагын матур, эчтәлекле китаплар көтә. ә әлифба тәүге китабың булып күңелеңдә мәңге сакланыр”, дигән иде. Әйе, беренче китап, беренче укытучы, беренче мәхәббәт… Алар барысы да мәңге күңелдә, һич тә онытылмый.

Тантаналы бәйрәмнең икенче өлеше көллиятнең концертлар залында узды. Бу чараны көллият студентлары Илүсә Мөхәммәтгалиева, Илһам Яруллин кечкенә Лилия һәм Азат алып бардылар. Анда да теләкләр теләнде, мәктәп һәм көллият укучылары катнашында бик матур, эчтәлекле концерт булды. Камышлы төбәгеннән барган кунакларга бүләк булып Фәндүс Гыйльметдинов башкаруында “Олы юлның тузаны” җыры яңгырады. Бик моңлы егет, җыры да матур. Бу җырны Сәләй ага да бик яратып җырлый булган икән. Талантларга бай як, Арча.

Тантаналы кичә татар халкының гимны булган “Туган тел” җырын башкарып тәмамланды.

Арчалылар аш-суга да оста, кунакчыл халык икән. Тәм-томнардан сыгылып торган, зәвык белән бизәлгән өстәлләр артында сыйлап, кунак итте алар безне. Камышлыдан алып барган милли ризыгыбыз бавырсак та табын түренә кунаклаган иде, Абзаловларның балын да авыз итте кунаклар. Шундый да җылы бәйрәм, дусларча очрашу булды бу һәм ул безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Рәйсә ТӨХБӘТШИНА.

«Камышлы хәбәрләре».

Просмотров: 1237

Комментирование запрещено