Иске Усман авылының социаль хезмәткәрләре төрледән-төрле кызыклы чаралар үткәреп торалар (ФОТОСУРӘТЛӘР)

imageКамышлы районы Иске Усман авылының социаль хезмәткәрләре төрледән-төрле кызыклы чаралар үткәреп торалар. Июньдә корылыкка каршы көрәштә булып, тәбигатьтә «яңгыр ашы» пешереп, Аллаһыга ялварсалар, июльдә «Милли ризыклар» бәйрәме үткәргәннәр.

Июньдә Иске Усман авылының  социаль хезмәткәрләре авыл карчыкларын, бала-чагаларны җыеп, елга буена яңгыр сорарга барганнар. Әбиләр һәм апалар чирәм өстенә намазлыкларын җәеп, кыйблага карап утырганнар һәм тәкбирләр әйтеп, ике рәкәгать намаз укып, догалар кылганнар. 
image (3) image (4) image (5) image (6) image (7) image (8)
Июльдә авылда «Милли ризыклар» бәйрәме үткән. Авыл карчыклары Мәрьям Нуретдинова, Мәрьям Хәфизова, Мәхрүсә Шәйдуллина һәм социаль хезмәткәрләр Эльмира Мөнирова, Айсылу Сәдриева, Резеда Нуретдинова, Зөлфия Хисамутдинова, Рәмия Нәдершина чарада бик теләп катнашканнар. Алар  кош теле, гөбәдия, өчпомак әзерләп килгәннәр һәм милли ризыклар пешерүдә үзләренең  серләре белән уртаклашканнар. Тәмле ризыклар белән тулы булган бәйрәм табыны тирәли чәйләр эчеп, аралашып күңелле һәм файдалы  вакытларын үткәргәннәр.  
- «Икмәк — һәр нәрсәгә баш», дигән мәкальгә таянып, татар халык ашларының тарихы сөйләнелде, милли ризыклар турында табышмаклар, мәкальләр, шигырьләр укылды. Әбиләр үзләренең зирәк булуларын күрсәттеләр, ахырдан оештыручыларга олы рәхмәтләрен белдереп таралыштылар, - дип сөйләде мәдәни чараларны үткәрүче Зөлфия Хисамутдинова.

Просмотров: 1875

Один комментарий

  1. янгыр вакытында булмады, аннары да авылларны сайлап кына яуды… Бездә сибәләп кенә киткәләде((( янгыр ашы пешеруче дэ булмады