Авылда гына яшиләр димәссең…

12_big«Самар татарлары» сайтында  «Камышлыда яшәүче: Ник зур шәһәрдә калырга омтыласыз?» дип аталган язманы укыгач, язарга булдым әле. 

Чыннан да, авыл баласын шәһәр кочак җәеп каршы алмый шул, айлык хезмәт хакыңның яртысыннан артыгын вакытлыча алынган фатирга түләп, ай саен меңәр сум бетереп транспортта йөреп, тузанлы һава иснәп, таш йортлар арасында очны-очка ялгап гомер итүгә караганда, авылда яшәвең мең өлеш яхшырак, дип уйлыйм. 

Бертуган сеңелемнең улы Марат һәм аның тормыш иптәше Лилия очрашып йөргән вакытта авылда яшәрбез дип уйламаганнар, әлбәттә. Мәктәпне тәмамлап, икесе дә Самарда югары белем алганнан соң, яшьләр гөрләтеп туй уздыралар. Вакытлыча авылда төпләнеп торырга ниятлиләр. Лилия мәктәпкә эшкә урнаша, Марат исә шәһәргә йөреп эшләргә мәҗбүр була. 

Каенана белән каената йортында яшәүнең үз өстенлекләре булса да, гаилә аерылып чыгарга дигән карарга килә. Марат, җиде кат уйлагач,  үз эшен ача. Яшьләр программасы буенча ипотека ысулы белән субсидия алып, йорт салырга була алар.

Хәзер менә биш бүлмәле коттеджларында кызлары Әдилә, уллары Әмир белән бәхетле генә яшәп яталар. Теләсәң, мунчасы, душы бар. Йортларын заманча җиһазлаганнар. Чәчәккә күмелгән бакча, җәйге ял итү урыны, зур гына ишегалды дисеңме… Юл аша гына каенана белән каенатасы яши. Күрше авылда гына Лилиянең үз әти-әнисе, туганнары.

Авылда эш күп булса да, ял итәргә дә вакыт таба алар. Узган кыш Төркиядә ял итеп кайтканнар. Кыскасы, авылда гына яшиләр димәссең…

Дания.

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Камышлыда яшәүче: «Ник зур шәһәрдә калырга омтыласыз?»

Просмотров: 1795

2 комментариев

  1. Җирне елатып калдырып, киттек шәхәр төзәргә, таш бүлмәләрдә ябылып, картлык көнен гизәргә

  2. Кайда яшэу хэркемнен кунеленэ бэйле. Кемнендер шәхәрдән башы авырта, кайсынындыр авыл хавасыннан тыны кысыла…