«Белемне һәм тәрбияне күңел җылысына кушып бирде ул» (ВИДЕОЯЗМАЛАР)

Алия Шәкүровага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дип аталган билге тапшырылганда.

Алия Шәкүровага Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дип аталган билге тапшырылганда.

Исән булса, бүген, 2016 елның 15 мартында, Алия Әләветдин кызы Саләхетдинова-Шәкүровага  86 яшь тулыр иде. Ләкин ул безнең арабызда юк инде, авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын…

Алия Шәкүрованың гомер юлы, һичшиксез,  олы хөрмәткә лаек. Ул аны Тупли авылы урта мәктәбенең балаларына татар теле һәм әдәбиятын укытуга багышлаган.  Күпсанлы укучылары дәрәҗәле белгечләр, уңышлы эшкуарлар һәм җәмәгать эшлеклеләре булып танылганнар. Аларның сүзләренә караганда, Алия Әләветдин кызы ана телебезгә мәхәббәт уяткан, мөстәкыйль фикер йөртергә өйрәткән, белемне һәм тәрбияне күңел  җылысына кушып биргән.

Мөгаллимәнең намуслы хезмәтен дәүләтебез дә югары бәяләгән. Ул “Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәтләре өчен”, “Хезмәт ветераны” медальләре белән бүләкләнгән. Аңа Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан «Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дип аталган билге тапшырылган. Әмма бүләкләрегезнең иң зурысы – акыллы, уңышлы, укымышлы, татар милләтенә игелекле балаларын үстергән.

4 мартта туганнары Самар Җәмигъ мәчетендә  зурлап мәрхүмәнең җидесен үткәрделәр. Мәҗлескә җыелган кунаклар да Алия Әләветдин кызын җылы сүзләр белән искә алдылар. Аларны видеоязмага төшердек һәм бүген сезгә дә тәкъдим итәбез:

Видеоязмада чыгыш ясаучылар: Ибраһим Минәхмәт улы ХӘСИЯТУЛЛИН, Нурислам Нурулла улы ШӘРӘПОВ, Тупли авылы имамы Туктаргали Минвәли улы МӨТӘЛЛӘПОВ,  Якуб Госман улы АБДУЛЛОВ, Иршат хәзрәт САФИН,  Таһир Борхан улы ӘБҮЗӘРОВ, Тәлгать Туктар улы ХУҖИН, Гөлфия ЯҺУДИНА, Ильяс Гомәр улы ШӘКҮРОВ.

Күптән түгел, 2016 елның февралендә, «Самарские судьбы» хәбәрчеләре Камышлы районының юбилеена багышланган документаль фильм төшерү белән мәшгуль иделәр. Алар Алия Әләветдин кызы Шәкүрова белән дә әңгәмә кордылар. Алия апа үзенең тормышында Камышлы районының нинди зур роль уйнавы турында сөйләде. Җидееллык мәктәптән соң ул Камышлы татар педагогия училищесына кереп, аны тәмамлый. Яшь укытучыларны эшкә билгеләүче комиссия кызны Елховка районының Тупли җидееллык мәктәбенә татар теле һәм әдәбият укытучысы итеп билгели. Яшь укытучы җиң сызганып эшкә керешә, тырышып эшли, укучыларның һәм ата-аналарның ихтирамын тиз арада яулап ала.

Әлеге әңгәмәдән дә өзекләр тәкъдим итәбез:

samtatnews.ru

КОНТЕКСТ:

Ушла из жизни Алия Аляветдиновна Шакурова… / Алия Аләветдин кызы Шәкүрова вафат булды…

Просмотров: 1940

Комментирование запрещено