Минҗәүдәткә фикердәшләр кирәк!

555 002Авыллар телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклау учаклары, милли мирасыбызның чыганагы булып торалар. Кызганыч ки, хәзер, икътисади, сәяси, социаль сәбәпләр аркасында, күп авыллар ташландык хәлгә килеп, көчкә сулыш алалар. Әле дә ярый шушындый авылларның язмышын чын күңелләреннән кайгыртып, аларны ничек тә булса саклап калу, үстерү юлында хезмәт итүчеләр бар. Шундый кешеләрнең берсе – Чаллы-Баш районының Совет Нурлаты авылында туып-үсеп, Самарда яшәүче Минҗәүдәт Илмухин, редакциябезгә килеп, үзенең борчулары белән уртаклашты һәм уй-фикерләрен, кичерешләрен гәҗитәбез аша халыкка җиткерүне сорады.

“Совет Нурлаты 1923 елда барлыкка килгән. Тип-тигез җирдә йортлар салып, зур хезмәт куеп, авыл булдырганнар ата-бабаларыбыз.

Үз вакытында биредә зур ферма эшләп килгән. Анда өч меңгә якын мөгезле эре терлек үрчеткәннәр. Ындыр табагы (ток), тимерче алачыгы (кузница), тегермән, машиналар паркы булган. Мул сулы елга агып торган.

Элек авылда меңнән артык кеше яшәгән. Хәзерге вакытта исә халык саны 200гә якын. Мәктәптә барлыгы 23 укучы белем ала.

Бүгенге көндә Совет Нурлатындагы иң төп проблема – ул чиста су булмавы. Үз вакытында ферманың пычрак сулары агып торганга, кайчандыр гөрләп торган елгабыз сазлыкка (болото) әверелде. Ташкын вакытларында янәшәдә генә урнашкан кырлардан ләмле су да шунда агып төшә. Ә 2006 елда елгага  нефть эләкте. Авылыбыз буенча өч чакрымга сузылып, ул хәтта бездән дүрт чакрым ераклыктагы Якты күлгә (Татарстан) да барып җитте.

Әлбәттә, елганың пычрак суы йортлардагы коеларга да агып төшә. Чистартып маташсалар да, әле бүген дә, язларын, аларда нефть таплары калкып чыга. Нефтьчеләрнең эшенең җитешсезлекләре аркасында, анда башка химик матдәләр дә кушылды. Коелардагы суның тәме генә түгел, гомумән, сыйфатлары үзгәрде.  Медицина күрсәткечләре буенча, Чаллы-Баш районында иң күп бөер авырулары теркәлгән. 

Шулай итеп, Совет Нурлатының халкы чиста сусыз калды. Нәтиҗәдә, бакчага су сибү, малларны эчертү кебек проблемалар да үзлегеннән килеп басалар. Халык, казлар, үрдәкләр үрчетеп, көн күрә. Алар өчен дә, әлбәттә, су кирәк.

Тагын бер куркыныч нәрсә – янгын сүндерүчеләр йортларны уттан саклап калырга өлгермиләр, чөнки су алыр өчен аларга 12 чакрым юл үтәргә кирәк.

Елга авыл уртасыннан уза. Ике яклап өйләр урнашкан. Язгы ташкын вакытында балаларга район мәктәбенә берничә чакрым урап йөрергә туры килә.

Шуңа күрә Совет Нурлаты өчен шулкадәр кирәкле буа — ул су чыганагы гына да түгел, ул — авылыбызга  яңа сулыш өрү мөмкинлеге.

Монда авыл хуҗалыгын үстерергә, ферма, теплицалар төзергә булыр иде.

Гомумән, яхшы мөмкинлекләр барлыкка килер иде. Мисал өчен. Халыкка пайга бирелгән кыр аркылы газ торбасы үтә. Елга янәшәдә генә. Әгәр су тиешле күләмдә булса, биредә бакчалар булдыру мөмкинлеге дә туачак.  Элеккеге заманнарда колхоз кырларында карбыз, кыяр үстерү белән шөгыльләнгәннәр бит.

Ә хәзер безнең йомык боҗра килеп чыга. Әйтик, мин, ипотека өлкәсендә эшләгән кеше буларак, яхшы беләм – төзелеш өчен кредитка акчаны бары тик үсеш перспективасы булган авыл кешеләренә генә бирәләр.

Бу проблемалар аркасында, Совет Нурлаты халкына мондый бәхет татымаячак. Үзәкләштерүче суүткәргеч булмагач, авыл сүнә дигән сүз.

Быел кышын без елганың берникадәр өлешен чистартып алдык. Мин эшләгән “Волгоспецподземстрой” компаниясе (җитәкчесе – Павел Олохов) моның өчен техника биреп торды. Казып, берничә чишмәне булса да ачарга тырыштык. Торбалар, плитәләр кайтардык. Күләмле эш башкарсак та, кызганычка, бу диңгездәге бер тамчыга тиң.

Хәлебездән килгәнчә, киләчәктә дә елганы буып куярга һәм тагын чистартырга ниятлибез дә бит. Ләкин барыбер үз көчебез белән генә бу глобаль мәсьәләнең башына чыгып булмаячак. Моның өчен көчле техника һәм зур матди чыгымнар таләп ителә. Шуңа күрә әлеге проблема буенча без район, өлкә түрәләренә мөрәҗәгатьнамәләр язып җибәрдек. Махсус өлкә программасына керә алсак, инша Аллаһ, бу эшне хәл итеп булыр иде дә. Тик әлегә хакимият вәкиләреннән хәбәр юк.

Авылга җан кертер өчен кайбер эшләрне башлап җибәрдек. Көзен туганым Шәүкәт белән елга янында агачлар утырту буенча өмә оештырдык. Рәхмәт яугыры, бу чарада авылдашларыбыз да, Нурлаттан, Самардан да кешеләр катнашты. Урманчы Минтаһир Гайнетдинов үсентеләр белән ярдәм итте. Берничә сәгать эчендә 400гә якын агач утырттык. Биредә парк төзергә телибез.

Бүгенге яшьләр үз тамырларын белмиләр. Безнең изге максатыбыз – аларга тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне өйрәтү, милли мирасыбызны тапшыру.

Авылдан чыгып китеп, читтә гомер иткән кешеләрнең күбесе үзләрен туган туфракларында җирләргә васыять итеп калдыралар. Ә аларның балалары, оныклары, туруннары борынгы бабаларының туып-үскән җирләре турында да, аларның яшәү рәвеше турында да берни белмиләр.

Нинди авыр заманнарда да әби-бабайларыбыз динебезне, милли горефләребезне саклап, безгә тапшырганнар. Белгән догаларыбызны да күбесенчә алар өйрәтеп калдырды. Ә без үз балаларыбызны авылга җибәрә алмыйбыз, чөнки анда үзләрен кызыксындырып, җәлеп итәрлек нәрсә юк. Кайтып, рәхәтләнеп су да керә алмагач инде!

Авылда минем әнием яши. Без – шушыннан чыккан кешеләр. Туган ягыбызның ташландык хәлгә килеп, сүнеп баруы йөрәкне әрнетә, җанны телгәли. Авылда балалар аз, шуңа күрә мәктәпне дә ябарга мөмкиннәр. Ул булмаса, яшьләр кайтып йөрмәсә, аянычлы хәлгә киләчәкбез. Шуңа күрә ничек тә булса, бергәләшеп, авыл дигән учагыбызны сүндермәскә тырышыйк, туганнар.

Быел августта парк булачак урында, тир түгеп, үз куллары белән Совет Нурлатын булдырган, үз авыллары,  илләре иминлеге өчен тырышкан фидакарь хезмәт ияләренең эшен символлаштырган сабан (плуг) рәвешендә һәйкәл куярга җыенабыз. Анда шушы 15 гаиләнең исемнәре язылачак.

Аллаһы теләсә, нәкъ шушы җирдә Сабан туен үткәрүне гадәткә кертү хыялы бар.

Бу матур урынга бәйрәмгә җыелып, яшь буыныбыз, шәһәрдә яшәүче авылдашларыбыз очрашып, аралашырлар иде. Шулай ук аларның биредә бүген яшәүче картларны күреп, Совет Нурлатының проблемаларына күзләрен ачу теләге дә бар.

Һәйкәл якты дөньядан киткән якташларыбызның истәлеген мәңгеләштерү өчен куелса, башка гамәлләребез белән авыл халкының рухын күтәреп җибәрү, ватанпәрвәрлек хисләрен уяту, йөрәкләрендә киләчәккә өмет, бердәм булганда гына уңышларга ирешә алуыбызга ышаныч булдыру максатын күздә тотабыз.

Мин Совет Нурлатында туып-үскән кешеләргә, башка мәрхәмәтле милләттәшләребезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәм.

Авылыбыз мәктәбенә 45 ел тула. Августта без бу юбилейны үткәрүне һәм һәйкәл ачу тантанасын берләштерергә телибез. Моңардан тыш, булачак парк зонасында утыртылган агачларны мал-туардан саклар өчен, аны койма белән әйләндереп алырга кирәк. Моның барысына да матди чыгымнар кирәк.

Мөмкинлеге булган халыктан шушы игелекле гамәлләребезне тормышка ашыруда булышлык күрсәтүен сорыйбыз.

Бердәм эш бәрәкәтле була бит ул. Раббыбыз рәхмәте белән, сезнең ярдәмегез белән, Совет Нурлатын саклап калу, аны торгызу һәм үстерү юлында уңай нәтиҗәләргә ирешербез.

Ярдәм итәргә теләүчеләр акчаны 4276540021288984 санлы Сбербанк карточкасына күчерә алалар.

Минҗәүдәт ИЛМУХИН

сөйләгәннәрне басмага

Миләүшә ГАЗЫЙМ

әзерләде. 

«Сәлам» газетасы.


КОНТЕКСТ:

Активисты Советского Нурлата в августе планируют провести в селе открытие памятника в виде плуга

* * *

Одного желания возродить село — недостаточно, нужны возможности, необходима помощь государства (ФОТО, ВИДЕО)

* * *

«Если нам удастся реанимировать наш Советский Нурлат, то мы получим чувство выполненного долга» (ФОТО и ВИДЕООТЧЕТ со схода жителей села)

* * *

Сочинения-размышления и рисунки школьников поселка Советский Нурлат на тему: «Село мое родное»

* * *

Малому селу жизненно необходима большая вода

Просмотров: 1434

Комментирование запрещено