Иске Ярмәктәге «Урам концертлары» фестиваленең беренче концертын «Биш мунча» очы һәвәскәрләре күрсәтте

image11 март кичендә Халик Садри исемендәге авыл мәдәният йортының тамаша залында алма төшәрлек тә урын юк иде (265 урынлы залда 320 кеше жыелды). Халык зур түземсезлек белән көтеп алган тамашасын, авылыбызның 280 еллыгына багышланган «Урам концертлары» фестиваленең беренче концертын — «Биш мунча» урамы һәвәскәрләрен карарга җыелды.

34 катнашучы арасында гомерләрендә беренче мәртәбә сәхнәгә менүчеләр дә бар иде. Концерт программасы моңлы җырларга, дәртле биюләргә, кыска театраль күренешләргә (скетч) бай итеп әзерләнде.

Бер номерны махсус әйтеп узмыйча булмастыр. Гөлсинә апа Галиуллина тирән хис белән авылдашыбыз, чит җирләрдә гомерен үткәргән Наил Хәйретдиновның туган авылын өзелеп сагынганда язган «Ярмәгем” шигырен укыганда, Гөлсинә апа белән Гамил аганың кызлары һәм оныклары лирик бию башкардылар. Бу мизгелдә күпчелек тамашачыларның күзләрендә яшь иде.

Барлык катнашучыларны да атап бетерү мөмкин түгел. Аларга, иганәчеләргә, киңәшчеләргә рәхмәтләребезне җиткерәбез.

Иске Ярмәк авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре Наил ГАЛИМУЛЛИН, Айгөл ГАЛИУЛЛИНА. 

Камышлы районы.


КОНТЕКСТ:

Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

* * *

Бездә – шулай. Сездә ничек?

Просмотров: 1093

Комментирование запрещено