Бездә – шулай. Сездә ничек?

image

Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә.

“Бердәмлек” газетасы редакциясенә өлкәнең төрле авыл­ларыннан һәм шәһәрләреннән даими рәвештә хатлар килеп тора, телефоннан шалтыратучылар да байтак. Шулай ук интернет-сайтларда, социаль челтәрләрдә дә яңалыклар күп. Ә газетабызның күләме зур түгел. Шуңа да “Өлкә хәбәрләре” дип аталган рубрика ачарга һәм соңгы мөһим яңалыкларга күзәтү ясап, аларны кыскача форматта сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәргә ниятлибез. Бүген бу сәхифәбез беренче мәртәбә дөнья күрә. Рәхим итеп укыгыз!

Күптән түгел Самара өл­­кә­сенең “Ак калфак” оеш­масы әгъзалары Разия Әю­пова, Гөлнара Насыйрова, Асия Сәйфетдинова һәм Рә­симә Алюшева “Яктылык” татар мәктәбе укытучыларын калфак тегәргә һәм чигәргә өйрәттеләр. Чарада 26 укытучы катнашты, дип яза “В контакте” челтәрендә өлкә “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе урынбасары Айсылу Әбдиева.

“Камышлы хәбәрләре” газетасы хәбәрчесе Илүсә Гайнуллина Камышлы районы Мәдәният сараенда хатын-кыз­лар арасында конкурс үткә­релүе турында хәбәр итә. Медицина һәм мәгариф, икътисад һәм фән, мәдәният һәм спорт, авыл хуҗалыгы һәм матбугат тармакларында эшләүче 13 хатын-кыз бүләкләнгән. “Хатын-кыз — җитәкче” номинациясендә җиңеп, “Ел хатын-кызы” исеменә район администрациясенең кадр­лар бүлеге җитәкчесе Лилия Абзалова лаек булган.

Ә менә Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале башланган. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтә, ә иң уңышлы номерлар Май бәйрәмнәре көннәрендә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителә. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак. Бу турыда  “Бердәмлек”кә Иске Ярмәк авылы Мәдәният йорты мөдире Наил Галимуллин сөйләде.

image

Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә.

image2

Биш мунча дип аталган очта яшәүчеләр концерты.

Похвистнево районының Яңа Мансур авылында “Карга боткасы” бәйрәме соңгы елларда даими рәвештә уздырылып килә. Менә быел да бу бәйрәм авылның Мәдәният йорты каршында гөрләде. Башта тамашачылар авыл үзешчәннәре әзерләгән концертны карадылар, күңелле конкурсларда, бәйгеләрдә катнаштылар.  Ә арып-талып өстәл янына җыелгач, халкыбызның борынгы гореф-гадәте буенча, учакта пешкән “Карага боткасы”ның беренче кашыгын мул уңышлар теләп, Җир-анага, икенчесен — җирне туендыручы суга, өченчесен — яңгырны вакытында яудырып торган һавага, дүртенчесен — язны алып килгән кошларга багышладылар. Шуннан соң гына үзләре дә тәмле  боткадан, коймактан авыз иттеләр, тәмләп хуш исле чәй эчтеләр, — дип яза Яңа Мансур авылы мәктәбенең укыту бүлеге мөдире Рузалия ФӘТКУЛЛИНА.

Камышлы районының  Яңа Ярмәк авылы клубы мөдире Розалия ГАФУРОВА да кара каргаларны ничек  итеп каршы алулары турында хәбәр итә.

Милли ризыклардан сыгылып торган өстәлләр артында авылның олысына да, кечесенә дә урын табылды. Эдуард Зәйдуллин -  шашлык, Пулатхановлар  гаиләсе — пылау, Гөлсинур Гафурова — «карга боткасы» пешерсә,  Алисә һәм Рамил Хаматшиннар ит кыздырдылар. Башкалар да салатлар, тозлы кыяр-помидор һәм кәбестә, камыр ризыклары алып килгәннәр иде. “Карга боткасы”н авыз итәр алдыннан авылдашлар ихлас күңелдән илләргә — тынычлык, җир хуҗаларына җылы язлар, кояшлы җәйләр, мул яңгырлар, кырларда игеннәрнең күкрәп үсүен теләделәр. Язны каршылау бәйрәме авыл үзешчәннәре концерты белән тәмамланды.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Ки­ләсе сәхифәләребезгә сездән кыс­ка хәбәрләр, яңалыклар кө­тә­без.

Сәхифәне Эльмира ШӘВӘЛИЕВА әзерләде.

 «Бердәмлек».


КОНТЕКСТ:

Праздник «Карга боткасы» — самое популярное весеннее мероприятие села Новое Мансуркино

* * *

Әйләнә дә килә язлар…

* * *

Яңаярмәклеләр Карга боткасын авыз иттеләр (ФОТОСУРӘТЛӘР)

* * *

Акция открывает талантливых и инициативных женщин

Просмотров: 1324

Комментирование запрещено