Иске Ярмәк — талантларга бай авыл (ФОТОРЕПОРТАЖ)

1-DSC_1666

Тегермән дип аталган очта яшәүчеләр ике көн рәттән үзләренең тамашаларын күрсәттеләр.

26 һәм 27 мартта  Иске Ярмәк авылының Тегермән дип аталган очында яшәүчеләр «Туган авылыма — 280 ел» исеме астында зур концерт программаларын тәкъдим иттеләр.

Камышлы районы­ның Иске Ярмәк авылында “Урам концертлары” фестивале үтә. Авылның Котылдык (Биш мунча), Тегермән, Юкәле Тау һәм Ачы дип аталган дүрт очында яшәүчеләр һәм Иске Ярмәк җирлеге составына кергән Чулпан һәм Яңа Ярмәк авыллары халкы концерт программалары әзерләп, тамашачыларга күрсәтә, ә иң уңышлы номерлар Май бәйрәмнәре көннәрендә үткәреләчәк Гала-концертка тәкъдим ителә. Нәкъ шунда җиңүчеләр дә билгеле булачак. 

Котылдык (Биш мунча) һәм  Тегермән дип аталган очларда яшәүчеләр икешәр көн рәттән үзләренең тамашаларын күрсәттеләр дә инде. Концертлар зур аншлаг белән бара, билетлар берничә атна алдан сатылып бетә.

26 һәм 27 мартта тегермәнлеләр «Туган авылыма — 280 ел» дип аталган зур концерт программаларын тәкъдим иттеләр. Өч сәгать ярым дәвам иткән тамаша бер тындай үтте. 

Концерт театральләшкән күренеш белән башланып китте, ул Иске Ярмәк авылына нигез салынуга багышланган иде. Аннан соң бәйрәм җыр-биюләр, юморескалар һәм скетчлар, авыл тормышыннан сәхнәләштерелгән мәзәк күренешләр, шигъри тәлгәшләр  белән үрелеп барды. 

Сценарий шул кадәр матур, театраль эчтәлекле, профессиональ осталык белән төзелгән ки, сүз әйтерлек түгел. Артистлар үзләренең чыгышларын зур осталык белән башкардылар.  Концертны алып баручылар Гөлисә ханым Бәдретдинова һәм Әюп әфәнде Минһаҗев та сәхнәдә үзләрен иркен тотулары, тамаша дәвамында сәнгатьле итеп уйчан һәм моңлы, дәртле һәм назлы шигъри юллар укулары белән залдагыларны таң калдырдылар.

Һәр чыгыш тамашачылар тарафыннан җылы кабул ителде. Шыгрым тулы залга (биредә басып торырлык урын да юк иде, утыргычлар җитмәгәч, эскәмияләр һәм урындыклар чыгарып тезделәр хәтта), көчле алкышларга, чәчәк бәйләмнәренә һәм башка бүләкләргә күмелгән үзешчән артистларга сокланмый мөмкин түгел иде.

Концертны халык тын да алмыйча карады, бәйрәмгә җыелган кунаклар рәхәтләнеп ял иттеләр. Тамаша, залдагыларны ялыктырмыйча, бер гүзәл мизгел булып, сизелмичә, үтеп китте.

1-DSC_16401-DSC_1643 1-DSC_1647 1-DSC_1651 1-DSC_1654 1-DSC_1658 1-DSC_1660 1-DSC_1666 1-DSC_1672 1-DSC_16751-DSC_1676 1-DSC_1682 1-DSC_1685 1-DSC_1689 1-DSC_1693 1-DSC_1695 1-DSC_1711 1-DSC_1718 1-DSC_1725 1-DSC_1736 1-DSC_1738 1-DSC_1747 1-DSC_1752 1-DSC_1763 1-DSC_1768 1-DSC_1770 1-DSC_1776 1-DSC_1781 1-DSC_1784 1-DSC_1788 1-DSC_1792 1-DSC_1802 1-DSC_1808 1-DSC_1812 1-DSC_1820 1-DSC_1822 1-DSC_1826 1-DSC_1832 1-DSC_1838 1-DSC_1842 1-DSC_1845 1-DSC_1854 1-DSC_1863 1-DSC_1870 1-DSC_1874 1-DSC_1877 1-DSC_1888 1-DSC_1892 1-DSC_1897 1-DSC_1899 1-DSC_1903 1-DSC_1908 1-DSC_1913 1-DSC_1919 1-DSC_1927 1-DSC_1931 1-DSC_1938 1-DSC_1945 1-DSC_1949 1-DSC_1952 1-DSC_1963 1-DSC_1965 1-DSC_1968 1-DSC_1974 1-DSC_1979 1-DSC_1980 1-DSC_1982 1-DSC_1986 1-DSC_1990 1-DSC_1992 1-DSC_1997 1-DSC_2001 1-DSC_2006 1-DSC_2011 2-DSC_0004 1-DSC_0007Римма НУРЕТДИНОВА фотосурәтләре.

Иске Ярмәк авылы, Камышлы районы.

samtatnews.ru

Просмотров: 2010

7 комментариев

  1. Классно было я участвовала

  2. Здорово! ВЫ МОЛОДЦЫ!!!

  3. Людмила Мухаметзянова -Темникова в пишет:

    А кто победил? » 5 бань» или » мельница»? Я думаю, что » мельница»!!!! Потому, что там участвует наша красавица племянница Гульнарочка и уважаемый имам Абдулла (Рамиль)!!!!

    • гульнара ахмадуллина(бурганова) в пишет:

      Людмила апай спасибо!!!!!!!!!!!!!! это не соревнование, будут ещё другие улицы ставить., удачи им.

  4. Молодцы! Это же наша сторона села поставила концерт.

  5. ИСКИТКЕЧ ИСКЕ ЯРМӘК! Татарлыгыбызны саклый ,үстерә торган,кешеләргә тормыш авырлыкларындан сыгылмаска,сынмаска көч бирә торган чаралар башка авыллардада үткәрелсә иде ,аларны оештыручылар табылса иде! Иске Ярмәкнең бу чараларын ТНВ һәм ТАТАРСТАН матбугаты күрсәтеп,алар турында язып бөтен татар авылларын кызыктырсыннар иде.Камышлы,Иске Ярмәк чакырсыннар иде ТНВ-ны,журналистларны.

  6. Шушы хэтле талант бер авылда!Камышлыга да килегез кадерле артистлар!!!!