Яңа Ярмәк авылының балалар бакчасында «Сөмбелә»не бәйрәм иттеләр

smartҺәркайда да муллык, сөенеч,
Һәрбер җирдә көзге шатлыклар.
«Кара көз» дип сиңа беркем әйтмәс,
Кочагында муллык, байлыклар.

Һәрбер чорның үз матурлыгы бар. Кыш үзенең әче бураннары, яз — тезелешеп кайткан кыр казлары белән матур. Җәйнең йөзен аллы-гөлле чәчәкләр бизи. Ә көз? Алтын көз! Исеме дә әнә нинди матур яңгырый. Болай әйткән вакытта без табигатьтәге буяу-бизәкләрне генә күздә тотмыйбыз. Көзнең алтынлыгы, аның муллыгы һәм күркәмлеге көзге муллык белән билгеләнә.

Һәр ел көз белән бергә уңыш бәйрәме дә килә, ә уңыш бәйрәме белән «Сөмбелә» дә килә. Элек сентябрьгә туры килүче ай «Сөмбелә» дип йөртелгән. Безнең ата-бабаларыбыз «Сөмбелә»не уңыш җыеп алу ае итеп кенә түгел, ә шул айның иясе һәм уңыш-уңдырышлылык алиһәсе итеп тә күз алдына китергәннәр. Һәм ул алтын-сары толымлы, “сөмбел” чәчле кыз кыяфәтендә күзалланган.

Менә без дә көзнең бер “елак” көнендә балалар бакчасына “Сөмбелә” бәйрәмен билгеләп үтәргә юл тоттык. Сабыйлар безне чорнап алдылар, чөнки алар бәйгеләрдә катнашырга  яраталар.

Балаларны ике төркемгә бүлеп, көзге эстафетаны башлап җибәрдек. Бәйгеләр төрле иде: яфраклар да, алма уңышы да җыйдык, рәсем дә ясадык, кабак тәгәрәтеп тә карадык, табышмакларга җавапны да биз тик таптык.

smartsmart smart smart smart smart

Бәйгеләр азагында балаларга күчтәнәчкә алып килгән кәнфитләрне, алмаларны өләштек. «Тагын безгә кунакка килегез», — дип озатып калдылар нарасыйларыбыз.

Яңа Ярмәк авылының клуб мөдире Алия ХӘМИДУЛЛИНА.

Камышлы районы.

Просмотров: 853

Комментирование запрещено