Мөфти Талип хәзрәт Яруллин: “Коронавирус вакытында, барыбызның иминлеге өчен барлык кагыйдәләрне үтәп, сабырлык күрсәтеп яшик

Безымянный112Дөнья буйлап коронавирус пандемиясе таралды. Шул уңайдан бөтен җирдә үзизоляция режимы кертелде. Без, Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти Талип хәзрәт Яруллин белән әңгәмә корып, мәчетләрдә, дини оешмаларда коронавирус таралуны булдырмас өчен нинди чаралар күрелүе, нинди үзгәрешләр барлыкка килүе һәм башка мәсьәләләр турында сораштык.  

- Талип хәзрәт, коронавирус пандемиясе сәбәпле, илебездә урнашкан вакыйгалар мәчетләр эшенә нинди үзгәрешләр кертте?

- 19 мартта, Губернаторыбызның фәрманы нигезендә, Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте түбәндәге чикләмәләрне кертү турында карар чыгарды: шәһәребез һәм өлкәбез мәчетләрендә, гыйбадәт кылу йортларында күмәк намазларны, җомга намазларын уздыруны, барлык дини укуларны туктатырга; никах уку, исем куштыру һәм башка мәҗлесләргә 50дән артык кешене җыймаска; мөселманнар арасында гадәткә кергән кул биреп, кочаклашып сәлам бирүне тыярга; вафат булганнарны соңгы юлга озатырга җыелучыларның санын чикләргә һәм җеназа намазын ачык һавада укырга. Бу турыда халыкка игълан иткәндә алардан әлеге чараларны дөрес аңлап кабул итүләрен сорадык. 

Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. дә: “Әгәр берәр җирдә йогышлы авыру таралуы турында ишетсәгез, анда бармагыз. Әгәр сез шул җирдә яшисез икән, аннан чыкмыйча, шунда дәваланыгыз”, — дип әйткән бит.

Аллаһы Тәгалә: “Сакланганны саклармын”, — дигән. Бүгенге көндә кертелгән чикләүләрнең барысы да – үзеңне һәм кешеләрне саклау чаралары, һәм без барыбыз да аларны үтәргә тиешбез. Сәламәтлегеңне саклау динебез Исламда фарыз (үтәлергә тиешле) гамәлләрнең берсе булып тора.

- Коронавирус пандемиясе тагын нинди авырлыклар тудырды?

- Вафат булганнарны җирләргә килүчеләрнең саны нык чикләнгәнгә, күп туганнары, дуслары якын кешеләрен соңгы юлга озата алмыйча калалар. Ә инде коронавирустан үлүчеләрне җирләү тагын да катлаулы. Имамнарның һәм мәет юучыларның да саны чикле. Кайбер вакытта мәет юуны да, җеназа намазын кылуны да бер үк кеше башкара.

Мәетне өйдә юу мөмкинлеге булмаса, без моргта санитарлардан моны шәригать кануннары буенча башкаруларын сорыйбыз. Каршы килмәсәләр, үзләренә мөселманча мәет юу тәртипләрен аңлатабыз. Андый ихтимал юк икән, тәяммүм кылабыз да күмәбез. Әгәр дә инде мәетне юу бөтенләй мөмкин булмаса, әйтик, кешене цинк табутта кайтарсалар, бу очракта җеназа намазын укып кына күмәбез.

- Талип хәзрәт, быел Ураза гаете дә башка форматта узды бит, һәр елны Самар Җәмигъ мәчете һәм башка гыйбадәтханәләребез йортларында урнаштырылган махсус “Рамазан чатырлары”нда мохтаҗлар өчен оештырылып килүче ифтар мәҗлесләре дә булмады. 

- Әйе, Ураза бәйрәме онлайн форматта узды. Гадәттәгечә, вәгазь сөйләнде, Гает намазын, саклану чараларын үтәп, мәчет һәм Диния нәзарәте вәкилләре генә җыелып укыды. Ә халык моны телевидение һәм интернет аша карады. Шундый мөмкинлек тудырганы өчен Самар өлкәсе хөкүмәтенә зур рәхмәт.

Бу турыда сүз кузгаткач, бер мөһим нәрсә турында искәртеп узасым килә.  Ураза бәйрәменнән  соң мин кайберәүләрдән: “Телевизор аша Сезгә ияреп, гает намазын укыдым”, — дигәннәрен ишеттем. Бу – ялгыш фикер. Телевизор аша имамга ияреп, намаз укылмый.

Ифтар мәҗлесләренә килгәндә исә, әйе, ел саен Рамазан вакытында бер ай буена Самар Җәмигъ мәчетендә һәм башка гыйбадәтханәләребездә ифтар мәҗлесләре үткәрә идек. Быел, билгеле сәбәпләр аркасында, алар оештырылмады, халык тәравих намазына да йөри алмады.

Ел саен ифтар мәҗлесләрен уздырып килүче иганәчеләребез бу юлы да мохтаҗларга ярдәм итәргә теләүләрен белдергәч, бүгенге авыр шартларда моны ничек тормышка ашырып булачагы турында киңәш тоттык. Элгәреге спонсорларга яңалары да кушылды. Җыелышта ифтар мәҗлесләрен үткәрергә ниятләнгән акчаларга ризыклар сатып алып, аларны кешеләргә таратырга, дигән карар кылдык. Әйтергә кирәк, бу инициатива шәһәребезнең Тарихи мәчете вәкилләре тарафыннан күрсәтелде. Алар –  әлеге эшне башлап җибәрүчеләр.

Шулай итеп, мәчетләребез, “Нур” мәдрәсәсе хезмәткәрләре, Самар өлкәсе мөселманнарының Региональ Диния нәзарәте вәкилләре һәм булышырга теләк белдергән башка кешеләр, ярма, макарон, шикәр, он, хәлвә, хөрмә (финик), үсемлек мае, прәннек, печенье, консерва кебек ризыкларны туплап, аларны инвалидларга, фәкыйрьләргә, күп балалы гаиләләргә өләштеләр. Шушындый ярдәмгә мохтаҗ булган күп кешеләрнең исемлеге бездә бар иде инде, шулай ук төрле чыганаклардан яңа исемнәр дә өстәлде.

Шушы зур изге эштә катнашкан һәрбер кешегә, акча яки азык-төлек белән булышкан иганәчеләребезгә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын. Раббыбыз үзләренә савапларын күпләп кайтарсын иде.

- Талип хәзрәт, бөтен дөньядагы бүгенге авыр хәлләр вакытында мөселман кардәшләребезгә нинди киңәшләр бирер идегез?

- Коронавирус пандемиясе вакытында барлыкка килгән авырлыкларны сабырлык белән кичерик. Изге Китабыбыз Коръәни-Кәримдә җитмеш урында сабырлык турында әйтелә. Аллаһы Тәгалә түземлеләрне ярата.

Иң мөһиме -  шәхси иминлек чараларын катгый үтәргә өндим. Үзебезнең һәм башка кешеләрнең сәламәтлеген, гомерен саклыйк!

Миләүшә ГАЗИМОВА. 

«Самар татарлары» журналы, № 2(27), 2020 ел.

 


 

 

 

 

 

Просмотров: 830

Один комментарий