Акыллы, максатчан, тәрбияле, ачык күңелле яшьләребез белән аралашуы бигрәк рәхәт тә инде! Өстәвенә, тыйнак, уңган-булган, үз милләтләрен хөрмәтләүче, күркәм холыклы, һөнәрләрен ихластан яратучы кешеләр дә булсалар, бу күңелгә аеруча хуш килә. Алар белән сөйләшү ләззәт китерә, киләчәгебезнең ышанычлы кулларда булуына зур ышаныч туа.
Нәкъ шушындый матур сыйфатларга ия булган гүзәл татар кызларыбызның берсе — 21 яшьлек Альбина Нияз кызы Сафиуллина белән аралашу да бары тик уңай тәэсирләр калдырды. Яшь милләттәшебез Самар дәүләт медицина университетында дүртенче курста укый. “Аллаһы бирсә, киләчәктә бик яхшы белгеч булырга хыялланам мин!” – ди Альбина. Һәм моның өчен, бар көчен куеп, тырышып-тырмашып гыйлем ала ул. Мәктәпне дә алтын медальгә тәмамлаган кыз, төрледән-төрле бәйгеләрдә, олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яулап килгән. Балачагыннан ук табиб булырга хыяллангач, аеруча химия һәм биология фәннәрен яратып үзләштергән. Химия буенча, гомумән, мәктәптә иң көчле укучы булган!
- Әлеге дәресне алып барган, безгә тирән белем биргән укытучым Татьяна Александровна белән бүгенге көндә дә аралашабыз, җылы мөнәсәбәтләребез сакланып килә. Мин аңа бик рәхмәтле, — ди Альбина.
Кызның альбомын актарып утырганда, аның әле курчакларын, әле аю, эт кебек йомшак уенчыкларын дәвалаганын сурәтләгән фотоларны күргәч:
- СөбханАллаһ, син, чыннан да, бик кечкенә чагыңнан ук табиб булып уйнагансың икән бит! – дип гаҗәпләндем.
- Әйтмәгез дә инде, — дип көлеп җибәрде Альбинаның әнисе – Илүсә ханым. – Хәтта дүрт-биш яшьләрендә Әлфирә әбисе үзенә табиблар кия торган ак халат белән ак башлык тектереп бүләк итте.
Кызыбыз һөнәрен дөрес сайлап алды, дип саныйбыз, чөнки ул – үтә дә җаваплы, көчле рухлы, максатына омтылышлы кеше.
- Рус Байтуганы авылында гомер итүче, 41 ел буена фельдшер булып эшләгән әбием Нурания дә миңа йогынты ясамый калмагандыр, — дип сүзгә кушылды Альбина. – Ап-ак халатына кызыгудан тыш, аның үз хезмәтенә, кешеләргә карата искиткеч яхшы мөнәсәбәтен, чын мәхәббәтен күреп соклана идем. Әбием мине тагын да илһамландырып җибәрде. Ә инде балаларны өзелеп яратканга, педиатрия бүлеген сайлап алдым.
- Синеңчә, табиб нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? – дип кызыксындым Альбинадан.
- Эмпат, ягъни тирә-ягындагыларның хис-тойгыларын күрә һәм аңлый белүче шәхес булырга кирәк. Иң мөһиме – кешеләрне чын күңелдән ярату. Аларга ихластан ярдәм итү теләге, түземлек, мәрхәмәтлек сыйфатлары булырга тиеш.
Безнең хезмәттә һич кенә дә хата ясарга ярамый! Шуңа күрә дә мин университетта яхшы билгеләр өчен түгел, ә тирән гыйлем алыр өчен, бик тырышып укыйм. Беренче өч елда авыр иде. Иң катлаулы предметлар өченче курста тупланган. Хәзер инде җиңелрәк, чөнки төп нигез салынды һәм шушы белемнәрне кулланырга гына кала.
Яшь милләттәшебез укый да, поликлиникада эшли дә икән инде. Биредә ул педиатрның шәфкать туташы вазифаларын башкара – табиб белән бергә авыру балаларны кабул итә, аларның өйләренә барып йөри.
- Анда мин практик тәҗрибә туплыйм, профессиямнең нечкәлекләренә тагын да төшенәм, белемемне баетам, — ди бу турыда язмам герое.
Альбина – бик актив, уңган кыз. Ул биш ел шәрык биюләре белән шөгыльләнгән, төрледән-төрле чараларда, конкурсларда катнашкан. Тәмледән-тәмле тортлар да пешерә ул.
Кул эшләренә дә бик оста. Картиналар чигә, алмаз мозаикасы белән мавыга, ыргак белән бәйләм бәйли.
Ә күптән түгел яшь милләттәшебез Бөтендөнья татар конгрессы оештырган “Оста куллар-2023” конкурсында катнашып, Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән. Әлеге бәйгедә Россиянең төрле төбәкләреннән, хәтта чит илләрдән дә кул эшләрен тәкъдим итүчеләр булган. Шулай ук Альбина Самарда узган “Мирас” Халыкара татар мәдәнияте фестивалендә “Декоратив-гамәли сәнгать” номинациясендә призлы урыннарга лаек булган.
- Бер 9 – 10 яшьләремдә чалыштырып (крестиком) чигү белән кызыксына башладым. Тора-бара ыргак белән курчаклар, җәнлекләр һәм башка әйберләр бәйләргә тотындым.
Алмаз мозаикасы да бик ошады миңа. Иҗатның әлеге юнәлеше әле алмаз картинасы дип тә атала, ягъни бу — ташлар белән рәсем ясау. Клей белән капланган киндергә ташлар кую схемасы төшерелгәнһәм шуның буенча пинцет ярдәмендә рәсем урнаштырыла.
Боларның барысына да интернеттан өйрәндем. Беренче мәлләрдә килеп чыкмый, сүтеп, барысын да яңадан ясарга туры килә иде. Әмма мин башлаган эшне җиренә җиткерергә күнеккәнмен. Хәзер инде нинди генә кул эшләрем юк!
Чигүгә килгәндә исә, картиналарымда күбрәк табигать күренешләрен сурәтлим, аеруча ямьле җәйне яратам.
Әниемә дә чигү җене кагылган. Икәү бергә кул эше белән шөгыльләнеп утырганда, әтиебез, шаярып, безне: “Минем үрмәкүчләрем”, дип атый (көлә).
Иҗатым тормышымда мөһим урын алып тора. Бу күңелемне тынычландыра, — дип сөйли яраткан мавыгуы турында Альбина.
- Әти-әниең синең табиб һөнәрен сайлавыңны ничек кабул иттеләр? Һәм, гомумән, алар белән мөнәсәбәтләрең нинди? – дип кызыксындым әңгәмәдәшемнән.
- Әти-әнием – дөньядагы иң якын, иң газиз кешеләрем. Аларны мин өзелеп яратам. Мөнәсәбәтләребез, шөкер, искиткеч яхшы. Әтием дә, әнием дә һәрвакыт минем башлангычларымны хуплап, ярдәм итеп тордылар һәм хәзер дә шулай ук. Табиб һөнәрен сайлавыма да каршы килмәделәр. Мин ата-анама барысы өчен дә бик рәхмәтле, үзләренә сокланам, алар белән горурланам.
Әнием Илүсә бер генә минут та тик тора торган кеше түгел, үткен, чая. Шул ук вакытта хискә бирелүчән, йомшак, нечкә күңелле дә.
Әтием Нияз – гаилә башлыгы, безнең ышанычлы терәгебез, таянычыбыз, җитди, уйчан кеше.
- Әти-әниең синдә нинди сыйфатлар тәрбиялиләр?
- Үзләрендә булган барлык күркәм сыйфатларны миндә тәрбияләргә тырышалар алар. Яхшы күңелле, тәртипле, ярдәмчел булырга, олыларны хөрмәт итәргә, кечеләргә булышырга өйрәтәләр. Мин аларның һәр сүзен күңелем түренә салып куям, битләренә кызыллык китермәскә тырышам.
- Ә әби-бабаларың сине тәрбияләүдә катнашалармы? Аларның нинди үгет-нәсыйхәтләрен исеңдә калдыра барасың?
- Әтиемнең ата-анасы – Газизҗан һәм Әлфирә Сафиуллиннар, әниемнең әти-әнисе – Фәргат һәм Нурания Абзаловлар, әлбәттә, балачактан алып, бүгенге көнгә кадәр миңа тәрбия сабакларын бирәләр.
Аларның миңа кечкенәдән: “Кызым, акыллы, тәртипле, тыйнак, тырыш булсаң, барысына да ирешерсең”, — дип әйтеп килгән сүзләрен гомерлеккә истә калдырдым.
Нурания әбием — “Әлифба” китабы авторы Сәләй Вагыйзовның туган авылы — Татар Байтуганында аның хөрмәтенә йорт-музей ачкан кеше. Бабам Газизҗан Самар Җәмигъ мәчетендә хезмәт итә. Аларны күпләр белә, халык арасында танылган кешеләр, дип әйтәсем килә.
Әти-әнием дә, әби-бабайларым да мине сүз белән генә түгел, күбрәк үз үрнәкләрендә тәрбиялиләр. Аларның үзара һәм башкаларга булган мөнәсәбәтләрен күреп, гыйбрәт алам.
Әби-бабайлар тәрбиясен күреп үскән бала бәхетле, дип саныйм мин, чөнки алар – катлаулы тормыш юлын үткән тәҗрибәле кешеләр, акыл ияләре, һәр сүзләре алтын бөртегенә тиң.
Әти-әнием, әби-бабаларым – минем иң якын, сөекле кешеләрем. Һәр адымнарында миңа үрнәк күрсәтәләр, минем киңәшчеләрем, сердәшчеләрем. Барысы өчен дә үзләренә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләре яусын.
- Альбина, үз холкыңны берничә сүз белән ничек тасвирлар идең?
- Мин максатчан, үткен, авырлыкларга бирешмәскә тырышам, бары тик алга барырга омтылам.
- Кимчелекләрең өстендә эшлисеңме?
- Әлбәттә. Әйтик, мин – интроверт. Кешеләр белән танышып китүе авыррак бирелә миңа, яңа коллективта беренче мәлләрдә үземне уңайсызрак хис итәм, башкаларга озак ияләшәм. Мин моны җитешсезлегем итеп кабул итәм һәм бу яктан үзгәрергә тырышам.
Гомумән, кешегә гомере буена үз өстендә эшләргә, кимчелекләрен төзәтергә, холкын яхшы якка үзгәртергә тырышырга кирәк, дип саныйм.
- Камил гаиләне ничек күз алдыңа китерәсең?
- Минем өчен әти-әнием – камил гаилә. Үзара мөнәсәбәтләрен күреп, чын күңелдән сокланам. Алар бербөтен булып яшиләр. Бер-берсенә тавыш күтәргәннәрен, талашкан-бәхәсләшкәннәрен ишеткәнем юк. Араларында чын мәхәббәт хөкем сөрә. Бер-берсенең кадерен белеп, тыңлап, хөрмәтләп гомер итәләр.
Киләчәктә, Аллаһы бирсә, минем гаиләмдә дә шундый ук мөнәсәбәтләр булсын иде, дип телим. Алар мине ничек тәрбияләде, минем дә үз балаларыма шундый тәрбия бирәсем килә.
- Ә, гомумән, синең өчен тормышта гаилә яисә карьера мөһимрәкме?
- Минем өчен икесе дә мөһим. Карьера ясыйм, дип, гаиләмне ташламаячакмын. Һәм башым белән гаилә тормышына гына чумып, балачактан хыялланган һөнәремнән баш тартмаячакмын. “Мөселманның көймәсе елганың уртасыннан барырга тиеш”, диләр. Динебез Ислам буенча уртадан бару хәерле. Мин дә бар нәрсәдә дә алтын урталыкны тоту ягында.
- Кешеләрдә нинди сыйфатларны өстен күрәсең?
- Ачык, мәрхәмәтле, ышанычлы шәхесләрне яратам. Алдакчыларны җенем сөйми.
- Иптәшләрең күпме?
- Әлһәмдүлилләһ, янымда чын дусларым бар. Шатлыкта да, авыр чакларда да без бергә. Мин үзләренә теләсә нинди мәсьәлә, проблема белән мөрәҗәгать итә алам, һәм алар беркайчан да үтенечемне кире какмыйлар. Мин дә иптәшләремә карата шундый ук мөнәсәбәттә.
- Альбина, китап укырга яратасыңмы?
- Элек әдәби китапларны бик күп укый идем. Хәзер күбрәк медицина темасына өстенлек бирәм.
- “Бәхет” төшенчәсен ничек аңлыйсың?
- Әби-бабаларым, әти-әнием, якын кешеләрем исән-сау, янымда булсалар, аларның йөзләрендә елмаю балкыса, шушы минем өчен иң зур бәхет.
- Тормыш шигарең (девиз) бармы?
- Беркайчан да бирешмәскә, көчле рухлы булырга! Кыенлыклар кешене, аның холкын чыныктыралар, шуңа күрә авырлыклардан курыкмыйм.
- Әгәр тылсымчы сиңа берәр теләгеңне чынга ашырырга тәкъдим итсә, нәрсә сорар идең?
- Илләребезгә тынычлык, күгебезнең һәрчак аяз булуын теләр идем.
Миләүшә ГАЗИМОВА.
«Самар татарлары» журналы, №2 (39), 2023 ел.
Просмотров: 780
Афәрин, Альбина, диясе генә кала! Алма агачыннан ерак китмәгән! Нурания Минсахиевнага- әбисенә чын алмаш булыр Альбина!