Хөрмәтле авылдашлар, якташлар, милләттәшләр!
Авыр хәбәр белән сезгә мөрәҗәгать итәбез. Янгын фаҗигасе нәтиҗәсендә Яңа Ярмәк авылында яшәүче Әсфирә апа Ибраһимова өен һәм барлык мөлкәтен югалтты. Иң аянычы – янгында аның 40 яшьлек улы Ринат та һәлак булды.
Кем ничек булдыра – шуның кадәр ярдәм итсә, зур изгелек булыр.
Ярдәм итү өчен реквизитлар:
Сбербанк картасы 8-919-69-51-309 телефон номеры белән беркетелгән, Марсель Раджанович Каримуллин. «Помощь погорельцам», диеп язып җибәрегез.
Зинһар, бу хәбәрне таратыгыз. Аллаһы Тәгалә һәрберегезнең хәер‑садакасын кабул кылсын, үзегезгә һәм якыннарыгызга иминлек, исәнлек‑саулык бирсен.
Авылның инициатив төркеме.
Камышлы районы.
Просмотров: 3811


